Франсиско де Сурбаран
Франси́ско де Сурбара́н (испан телендә: Francisco de Zurbarán, 7 ноября 1598 елның 7 ноябренда чукындырылган, Фуэнте-де-Кантос, Эстремадура — 27 августа 1664 елның 27 августы, Мадрид) — барокко чоры испан живописецы, Севилья живопись мәктәбе вәкиле. Испан сәнгатенең Алтын гасырының контрреформация сәнгатенең күренекле остасы[14]. Франсиско де Сурбаран картиналарында хас яктылык-күләгә кулланылышы өчен «Испан Караваджосы» кушаматын алган. Аның улы Хуан де Сурбаран шулай ук живописец булган.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүСурбаран Фуэнте-де-Кантос шәһәрчегендә ( Эстремадура провинциясе) туган. Аның әтисе шул шәһәрдә 1582 елдан бирле торган баск килеп чыгышлы сәүдәгәр Луис де Сурбаран һәм Исабель Маркес булган. Аның документларга кайчак Франсиско де Сурбаран Саласар дип ни өчен имзалаганы мәгълүм түгел. 1614 елның 15 январендә ул Севильяда рәссам Педро Диас де Вильянуэва остаханәсенә кергән[15]. Аның өйрәнчек булуы 1617 елда Ллеренада Мария Паескага өйләнгәч тәмамланган, хатыны аннан тугыз яшькә олырак булган. Бу никахтан өч бала туган: Мария (1618), Изабель Паула (1623) һәм яшь булып үлгән сәләтле рәссам Хуан де Сурбаран (1620). Мария Паес 1624 елда өченче бала туганнан соң үлгән. 1625 елда ул янә бай тол хатын Беатрис де Моралеска өйләнгән.
1622 елда Сурбаран инде мәшһүр оста булган, храм һәм монастырьлардан заказлар алган. 1626-1627 елларда Севильяда Сан-Пабло-эль-Реаль монастыре өчен доминиканецлар ордены настоятеле белән контракт буенча сигез ай эчендә егерме бер картина ясаган, шул исәптән мәшһүр “Хачта Гайсә” картинасын. Ундүрт картина изге Доминик тормышын сурәтләгән; калганнары изге Бонанвентураны, изге Фома Аквинолыны һәм Чиркәүнең дүрт остазын чагылдырган [16]. 1628 елның 29 августында Севилья мерседарианецлары Сурбаранга монастырьлары өчен егерме бер картина иҗат итәргә кушканнар. 1628-1630 елларда Сурбаран изге Педро Ноласко турында картиналар циклын һәм Изге Бонавентура турында картиналар циклын ясаган. Рәссамның әсәрләре шул кадәр югары репутациягә ия була башлаган ки, 1629 елда Севилья аксакаллары Сурбаранны шәһәрләренә күчәргә чакырганнар. Ул чакыруны кабул иткән һәм Севильяга хатыны Беатрис де Моралес, беренче никахтан өч баласы, Изабель де Сурбаран дигән туганы һәм сигез хезмәтче белән күчкән. 1639 елның маенда аның икенче хатыны Беатрис де Моралес үлгән. 1631 елда Сурбаран иң яхшы әсәрләренең берсен – живописецның замандашлары тарафыннан әле шедевр дип танылган “Изге Фома Аквинолы апофеозы” картинасын иҗат иткән [17]. 1634 елда рәссам Мадридка сәфәр кылган, анда ул сарай яны живописецы титулын алган. Мадридта күптән түгел төзелгән Буэн-Ретиро сарае бизәве өстендә эшләгәндә оста дини тематикадан читләнгән – аның тарафыннан Геракл батырлыкларын сурәтләүче ун тукымадан цикл һәм “Кадисны яклау” тарихи-монументаль композицияне ясаган. Италия живописецларының эшләрен өйрәнү һәм башкалада эшләгән башка күренекле осталар белән аралашу рәссамның иҗатын баеткан. Севильяга кайтканнан соң ул Хереста монастырь өчен картиналар сериясен ясаган – иң мәшһүрләре “Благовещение”, “Раштуа” һәм “Волхвларның иелеше”. Әкренләп аның даны үскән, Көньяк Америкада яңа нигезләнгән монастырьлар испан монастырьлары белән беррәттән Сурбаранга теләп картиналарга заказлар биргән. 1630-ынчы еллар ахырына рәссамның иҗади активлыгы һәм популярлыгы пигы туры килә. Иҗатның соңгы чорында Сурбаран Гайсәнең һәм бала чагында һәм яшүсмер вакытында Мәрьям Кыз лирик образларына мөрәҗәгать иткән – “Бала белән Мадонна”, “Мадоннаның яшүсмер чагы”. 1658-1664 елларда Сурбаран Мадридта торган. Аның популярлыгы кими барган; дусты Диего Веласкес ярдәм итүенә карамастан, ул матди авырлыклар кичергән. Сурбаран Мадридта 1664 елның 27 августында үлгән.
Иҗаты
үзгәртүСурбаранны Хосе де Рибера дәвамчысы дип саныйлар, әмма Риберадан аермалы буларак ул Италиядә булмаган һәм Испаниядән бер дә китмәгән. Эшчәнлегенең иң башында үзенә кагыйдә итеп натурадан гына язарга кирәклеген куйган Сурбаран гомер буе шулай эшләгән. Аның картиналарында композиция, рәсеме дөрес булып, күбесенчә катлаулы түгел һәм гадәттә берничә маһир итеп драпирланган фигурадан гыйбарәт; алар гади, табигый, әмма мәһабәт позалар белән аерылып тора. Колоритта һәм яктылык-күләгәдә Сурбаран Караваджодан үрнәк алган, шуңа күрә “испан Караваджосы” дип аталган булган. Сурбаран живописеның хас алымы: ян яктырту эффекты белән ирешелгән алгы план фигураларының рельефлыгы һәм күләгәгә батырылган, кайвакыт гади итеп кара фонда ерак планның фигуралары һәм предметлары.
Саломон Рейнах билгеләмәсе буенча:
“Сурбаранның живописе гадәти булмаган сылау киңлеге белән кушылган дәртле һәм тупас натурализм мисалы булып тора... Сурбаран монахларны күренеш экстазында ясаган... Лондон милли галереясендә аның “Тезләнгән доминиканецы” курку белән кушылган соклану китереп чыгара һәм аның белән кайчан да булса сокланган шәхес аны беркайчан да онытмас»[18]
Сурбаранның шәхси художество стилен һәм живопись манерасын бәлки гадел түгел итеп “тәкәббер авыр йөклелек” дип билгелиләр:
«Бу шул вакытның католик Испаниянең мистик кәефләре белән натурализм кушылмасы. Сурбаран картиналарында яктылык-күләгә моделировка шулкадәр көчле эффект барлыкка китергән ки, храмда булган кешеләр, аның алтарь картиналарын сыннар дип белгән, яки аның тарафыннан сурәтләнгән фигуралар аларга тере дип тоелган... Шулай да рәссамның шәхси стиле тирәнрәк, рухи һәм монументаль»[19]
Шулай да, шундый очракларда һәрвакыттагыча кебек рәссам турында А. Н. Бенуа язган:
“Ул иң күбе изге хатыннарның сурәтләрен ясарга яраткан, аларны ул заманча Севилья модасы буенча киендергән, һәм шулай ук монахларны, монастырь могъҗизаларын һәм вакыйгаларын, монах булган яки рухани булган изгеләрне ясарга яраткан. Хәзерге фикерләргә шулкадәр ят булган темалар булып та Сурбаран күңелсез түгел – мөгаен, анда икейөзлексез һәм позасыз саф самими ышану һәм нык торучан ихласлылык чагылгангадыр. Шул ук вакытта Сурбаранның живопись системасы terre-à-terre булуын билгеләргә кирәк. Ул барысын да: изгеләрнең йөзләрен дә, ачылган күкләрне дә – башкалар үле натураны ясаган кебек, кырыс пластиклыкта, иң гади иллюзорлык эзләве белән ясый. Шулай да аның сәнгате христианлык барлыкка китергәннең иң рухландырганга карый. Һәм иң рухландырылганга гына түгел, иң олыга
Ләкин Сурбаранның тормышы вакытында ук Б. Э. Мурильо җиңел һәм нәфис стиль популяр булып киткән. Сурбаран аны кабатлап караган, әмма уңышсыз булган [21]. Сурбаранның замандашы тагын бер мәшһүр живописец Алонсо Кано булган. Санкт-Петербург Эрмитажында Сурбаранның дүрт картинасы (һәм аның остаханәсенең берәү) бар. А. Н. Бенуа шедевр дип “Изге Лаврентий” картинасын һәм “Мадоннаны тәрбияләү” (соңрак атамасы: «Ходай Анасы Яшүсмер чагы» картинасын атаган.
Галерея
үзгәртү-
Геркулес Лерна гидрасын җиңә. 1634. Киндер тукыма, май. Прадо, Мадрид
-
Тезләнгән Изге Франциск. 1635 һәм 1639 арасында. Киндер тукыма, май. Милли галерея, Лондон
-
Изге Касильда. 1630 һәм 1635 арасында. Киндер тукыма, май. Тиссен-Борнемиса музее, Мадрид
-
Фра Франциско Зумель портреты. 1633. Киндер тукыма, май. Сан-Фернандо король нәфис сәнгать академиясе, Мадрид
-
Изге Серапион. 1628. Киндер тукыма, май. Уодсворт Атенеум, Хартфорд, Коннектикут, США
-
Гайсә хачта. 1627. Киндер тукыма, май. Сәнгать институты, Чикаго
-
Көтүчеләрнең иелеше. 1638. Киндер тукыма, май. Нәфис сәнгать музее, Гренобль
-
Мадонна Иммакулата. 1628 һәм 1630 арасында. Киндер тукыма, май. Прадо, Мадрид
-
Изге Лаврентий. 1636. Киндер тукыма, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Ходай Анасының яшүсмер чагы. 1658 һәм 1660 арасында. Киндер тукыма, май. Дәүләт Эрмитажы, Санкт-Петербург
-
Изге Андрей. 1630 һәм 1632 арасында. Киндер тукыма, май. Нәфис сәнгать музее, Зугло, Венгрия
-
Agnus Dei. 1635 һәм 1640 арасында. Киндер тукыма, май. Прадо, Мадрид
-
Изге Руфина Севильяле. 1635 һәм 1640 арасында. Киндер тукыма, май. Ирландия милли галереясе, Дублин
-
Лимоннар, апельсиннар һәм роза белән натюрморт. 1633. Киндер тукыма, май. Нортон Саймон музее, Пасадина, АКШ
Иң мәшһүр картиналары
үзгәртү- Гайсә хачта (1627; сәнгать институты, Чикаго).
- Изге Педро Ноласко күренешләре (1629; Прадо, Мадрид).
- Изге Бонавентураны күмү (1629; Лувр, Париж).
- Изге Маргарита (1631; Милли галерея, Лондон).
- Изге Фома Аквинолы апофеозы (1631; Сәнгать музее, Севилья).
- Изге Андрей (1632; Будапешт).
- Лимоннар, апельсиннар һәм роза белән натюрморт (1633]; Нортон Саймон музее, Пасадина).
- Геракл батырлыклары (1634; Прадо, Мадрид).
- Кадис сагы (1634; Прадо, Мадрид).
- Изге Аполлония (1636; Лувр, Париж).
- Изге Лаврентий (1636 ел; Эрмитаж)
- Көтүчеләрнең иелеше (1639; Нәфис сәнгать музее, Гренобль).
- Изге Бонавентура (1640—1650); Иске осталар галереясе, Дрезден
- Изге Франциск (1658; Мюнхен).
- Ходай Анасының яшүсмер чагы (Якынча 1658—1660; Эрмитаж, Санкт-Петербург).
- Иаков һәм аның унике улы — унөч картинадан серия; 12-се Англиядә, Окленд епископлыгында, Окленд кальгасында һәм берсе Линкольнширда Гримсторп кальгасында урнашкан.
Шулай ук карарга мөмкин
үзгәртү- Франсиско де Сурбаран картиналары [1]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ 1,0 1,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 2,0 2,1 KulturNav — 2016.
- ↑ 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 3,5 Encyclopædia Britannica
- ↑ 4,0 4,1 Itaú Cultural Enciclopédia Itaú Cultural — São Paulo: Itaú Cultural, 2001. — ISBN 978-85-7979-060-7
- ↑ Internet Speculative Fiction Database — 1995.
- ↑ Gran Enciclopèdia Catalana — Grup Enciclopèdia, 1968.
- ↑ National Gallery of Art - Collection
- ↑ 8,00 8,01 8,02 8,03 8,04 8,05 8,06 8,07 8,08 8,09 8,10 8,11 RKDartists
- ↑ 9,0 9,1 The Fine Art Archive
- ↑ Benezit Dictionary of Artists — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ Union List of Artist Names — 2017.
- ↑ https://muscarelle.wm.edu/exhibition_record/spanish-baroque-new-world-sibyls-zurbarans-studio/
- ↑ Smithsonian American Art Museum person/institution ID
- ↑ Thieme / Becker. Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart. — E.A. Leipzig, 1899
- ↑ Zurbarán, Francisco de — Museo Nacional del Prado/ Francisco de Zurbarán, Catálogo Razonado y Crítico. — Pp. 53—54
- ↑ Alcolea S. Zurbarán. — Barcelona: Polígrafa, 2008. — ISBN 978-84-343-1171-8. — Рp. 86—87
- ↑ Gállego Julián; Gudiol, José. Zurbarán. — London: Alpine Fine Arts Collection, 1987. —ISBN 0-88168-115-6. — Р. 73
- ↑ Рейнах С. История искусств (Аполлон). — М.-Л., 1938. — С. 228
- ↑ Власов В. Г. Сурбаран Франсиско де // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 3. — Словарь имён, 1997. — С. 348. — ISBN 5-88737-010-6
- ↑ А. Н. Бенуа. Путеводитель по Картинной галерее Императорского Эрмитажа (1910). — М.: Изобразительное искусство, 1997. — С. 68
- ↑ Власов В. Г. Сурбаран Франсиско де, 1997. — С. 348
Әдәбият
үзгәртү- Сурбара́н Франсиско де // Популярная художественная энциклопедия. Архитектура. Живопись. Скульптура. Графика. Декоративное искусство. В 2 т. / Под ред. Полевого В. М. Ред. кол.: В. Ф. Маркузон, Д. В. Сарабьянов, В. Д. Синюков (зам. гл. ред.) — М.: Издательство «Советская энциклопедия», 1986. — Книга II. М—Я, 1986. — С. 269—270. — 432 с, ил., 32 л. ил. — 200 000 экз.