Геракл
Геракл (бор. грек. Ἡρακλῆς) — борынгы юнан мифологиясенең бер каһарманы. Атасы — борынгы юнаннарның баш тәңресе Зевс, анасы — гади грек хатыны Алкмена. Үзенең 12 батырлыгы белән дан казанган.
Гераклның батырлыклары
үзгәртүБу мәкалә бүлеге әлегә язылмаган. Монда аерым махсус бүлек куела ала. Сез аны язып Википедиягә ярдәм итә аласыз.
|
- Арсланны җиңү. Гаҗәеп зур арыслан терлекләргә, көтүчеләргә һәм игенчеләргә Һөҗүм итә икән. Геракл тауларга киткән. Арысланның оясын ул бик озак эзләгән. Ниһаять зур бер мәгарә күргән... Кичкә таба куе яллы куркыныч ерткыч үзе дә күренгән. Геракл аңа җәядән бер-бер артлы өч ук җибәргән. Ләкин уклар, ерткычның калын тиресенә тиеп, бер нинди дә зыян китермичә, читкә очканнар. Арыслан, куркыныч үкереп, куркусыз батырга ташланган. Гераклның кулындагы күсәге яшен кебек уйнаган. Каты сугудан аңгырайган арыслан җиргә ауган. Геракл аңа ташланган Һәм буып үтергән.
- Авгий патшаның ат абзарын тирестән арындыру. Авгий патшаның бик зур ат көтүе булган һәм абзарларнан күп еллар буе тирес чыгарылмаган, хайваннар анда муеннарыннан тирескә батып торганнар. Авгий патша Гераклга, әгәр дә бер көн эчендә терлек абзарын арындырып чыгарса, хисапсыз зур көтүенең уннан берен бирергә вәгъдә иткән. Геракл ике инешнең юлын ташлар белән томалаган да аларның агышларын үзгәрткән. Су ташкыны абзарга бәреп кергән Һәм бөтен тиресне агызып алып киткән.
- Микена шәһәре патшасы Гераклга җир читендәге тылсымлы бакчадан өч алтын алма алып кайтырга кушкан. Ә җир читендә күк гөмбәзен иңнәренә терәтеп Атлант басып тора икән. «Зевс улы, мин сиңа алмаларны алып киләм, — дигән ул, — ә син минем урында күкне терәтеп тор!» Гераклның өстенә гаҗәеп зур йөк төшкән, аның тәнен тир баскан... Ниһаять, Атлант әйләнеп килгән. Ул алмаларны Микенага үзем илтәм дигән. Геракл, ризалык белдергән булып, бары тик иңбашына куяр өчен мендәр генә ясыйм дип, Атлантка гөмбәзне кире күтәрткән. Шунда ул алмаларын алган да: «Хуш, Атлант, күк гөмбәзен тотып тору синең генә хәлеңнән килә!» — дигән.
- ...
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Каталог Немецкой национальной библиотеки
- ↑ Любкер Ф. Hercules // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
- ↑ Любкер Ф. Tlepolemus // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.
- ↑ Халкиопа // Энциклопедический словарь — СПб: Брокгауз — Ефрон, 1903.
- ↑ performing-arts.ch / мөхәррир Швейцарский архив исполнительских искусств