Флорида (ярымутрау)

Флорида (ингл. Florida) — Төньяк Американың көньяк-көнчыгыш өлешендәге ярымутрау, көнчыгышта Атлантик океаны вә көнбатышта Мексика култыгы белән юыла. Мәйданы 115 мең км². Рельефы — яссы тигезлек, иң биек урыны 100 м. Нигездә известьшлардан төзелгәнлеге өчен карст рельеф шәкелләре күп.

Флорида
28°0′0″ т. к. 81°30'0" кб. о. (G) (T)
Юа торган акваторияләрМексика култыгы, Атлантик океаны
Мәйдан115 000 км²
ИлАКШ АКШ
Беренче дәрәҗә АБФлорида
Флорида (ярымутрау) (АКШ)
 Флорида Викиҗыентыкта

Климаты: төньякта субтропик, көньякта тропик океан климаты. Кышы былы, җәе яңгырлы. Гыйнварның уртача температураси 14…21°, июльнеке 27…29°. Еллык явымнар саны 1200 –1400 мм. Көчле туфаннар булалар. Күл вә сазлыклар күп. Елгалары кыска вә күпсулы. Төньякта субтропик, көньякта тропик үсемлекләр үсә.

Эверглейс милли паркы бар. Көнчыгыш яр буенда курортлар күп: Майами, Майами-Бич, Уэст-Палм-Бич һ.б. Канаверал борынында һәм Мерритт утравында Кеннеди ис. космик үзәге урнашкан.