Фирдәвес Хисамитдинова
Хисамитдинова Фирдәвес Гыйльметдин кызы (баш. Хисамитдинова Фирҙәүес Ғилмитдин ҡыҙы, 1 гыйнвар 1950, Рәхмәт, Әбҗәлил районы) — Башкортстанның дәүләт һәм җәмәгать эшмәкәре, галим, башкорт теле белгече, филология фәннәре докторы, профессор. Россия Федерациясенең (2008) Һәм Башкортстан Республикасының (2003) атказанган фән эшмәкәре, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры. 2005-2015 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры.
Фирдәвес Хисамитдинова | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | баш. Фирҙәүес Ғилметдин ҡыҙы Хисаметдинова |
Туган | 1 гыйнвар 1950 (73 яшь) Рәхмәт, Әбҗәлил районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | галим |
Эш бирүче | РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Гыйльми дәрәҗә: | филология фәннәре докторы[d] |
Гыйльми исем: | профессор[d] |
БиогррафиясеҮзгәртү
Фирдәвес Гыйльметдин кызы Хисамитдинова 1950 елның 1 гыйнварында Башкорт АССР-ының Әбҗәлил районы Рәхмәт авылында туган.
1970 елда Белорет педагогия училищесын, 1974 елда Башкорт дәүләт педагогия институтының филология факультетын белем ала.
1976 елда нче елда СССР Фәннәр академиясенең Тел белеме институтының аспирантурасына кабул ителә.
1978 елдан алып 1985 елгача Тарих, тел һәм әдәбият институтында олуг хәзмәткәр. 1980 елда кандидатлык, 1993 елда докторлык диссертациясе уңышлы яклый.
1987 елдан БДПИ-ның башкорт филологиясе факультетында кафедра мөдире, 1992 елдан шул ук факультетның деканы була, 1993 елдан — профессор.
1995-1998 елларда Башкортстан Мәгариф министры була, 1998 елдан Тарих, тел һәм әдәбияты институтында директор урынбасары, 2005-2015 елларда Тарих, тел һәм әдәбият институты директор.