Фатыйма ВәлиффАделаидадагы (Австралия) татар милли-мәдәни тормышын башлап җибәрүче, Австралия татары.

Татарларның күпчелеге Австралиягә Шәркый Төркестаннан килеп төпләнә. Фатыйма ханымның гаиләсе – Сафалар да шундыйлардан була. Алар башта Шәркый Төркестанның Өремче каласына Кукмара якларыннан килеп урнаша.

Сафиннарның кызлары Фатыйма күршеләре булган һәм кечкенәдән үк бергә уйнап үскән Салих Вәлигә кияүгә чыга. Үз тормыш юлларында алар барлыгы 9 бала табып үстерә. Һәм аларның һәркайсы милли җанлы, ислам динен хөрмәт итүче булып тәрбияләнә.

30дан артык онык һәм оныкчыклары да гореф-гадәтләргә тугры булып яши. Шуларның берсе Мөшәррәф Вәлифф бүгенге көндә Аделаидада татар берләшмәсен җитәкли.

2010 елның 28 маенда Фатыйма Вәлифф 90 яшендә вафат булды. Татар милләте үсешенә керткән өлеше өчен Фатыйма Вәлиффнең вафаты Австралиядәге татарлар өчен зур югалту булды[1].

Искәрмәләр үзгәртү