Уфа районы татар авыллары

Уфа районы (рус. Уфимский район, баш. Өфө районы) — Башкортстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан район.

Уфа районы
Уфа районы һәм шәһәр округы авыллары

Районда барлыгы 89 авыл бар, шуларның 8-е татар авылы.[1][2]

Районда татар авыллары: Әсән, Кармасан, Юлыш, Лесной, Мөдәрис, Комлыкүл, Нөрле, Авдон. Алардан тыш Иске Турбаслы һәм Аркавыл авыллары хәзер Уфа шәһәре эченә кергәннәр. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]

Татарлар шулай ук Чернолесовский, Федоровка, Волково, Подымалово, Опытное хозяйство, Ягодная Поляна, Горново, Вольно-Сухарево, Лебяжий, Южная, Ушаково, Юматовского сельхозтехникума, Алексеевка, Якшиваново, Черновский, Ольховое, Юмат, Лекаревка авылларында да күпчелекне тәшкил итәләр.[3]

Әсән, Кармасан авылларында күбесенчә мишәрләр яши.[4] Комлыкүл авылын типтәрләр белән мишәрләр нигезләгән. Юлыш, Мөдәрис, Комлыкүл, Нөрле, Иске Турбаслы һәм Аркавыл авылларында казан татарлары яши. Калган авылларда халык катнаш. Иске Турбаслы (һәм аннан аерылып чыккан Аркавылда) авылында минзәлә ягы татарлары яши.

Татар авылларында татар теленең минзәлә сөйләше таралган, мишәр сөйләшләре минзәлә сөйләшенә күчкән.[5]

Юкка чыккан татар авыллары юк.[6]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Уфимский район.
  3. 3,0 3,1 База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Население Уфимского уезда по переписи 1920 года: справочник / ИИЯЛ УНЦ РАН. СПб.: ООО «Свое издательство», 2014. 144 с.
  5. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  6. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.