Урта Тирескә

Урта Тирескә (рус. Средняя Терешка) — Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районында урнашкан сала. Урта Тирескә авылы Иске Кулатка районының төньяк өлешенә урнашкан.

Урта Тирескә
Сәгать поясы UTC+03:00, UTC+04:00
География
Ил Русия
Почта индексы 433934 Edit this on Wikidata


Тарихи сыйфатламаҮзгәртү

Урта Тирескә авылыннан ун километр төньякта Иске Яндука авылыннан ерак түгел таш балта табыла. Хәзерге вакытта ул Иске Яндука крайны өйрәнү музеенда саклана. Шулай ук Тирескә елгасының сулъяк ярында эш коралларына ошаган ташлар,таш тәлинкә кисәкләре табылган. Археологик казылмалар һәм тарихи чыганаклар Урта Иделнең уңъяк яры элек - электән төрле кабиләләрнең бер-берсе белән бәйләнешен күрсәтә. Төрле тарихи чорларда кабиләләрнең кат-кат күчереләре мәгъләм. Алтын Урда чорында төрки телле халык Урта Иделнең уңъяк ярыннан төньяккарак сөрелә, Темников төбәгенә кадәр җиткән дигән мәгълүматлар бар. Төрле архив докуметларда күренгәнчә, 14 - 15 гасырларда алар “мещерәкләр”, ә 16-17 гасырларда “темников татарлары” дип йөртеләләр. Мәскәү дәүләте киңәйтелгәч, 16нчы гасырда Урта Иделдә зур үзгәрешләр күзәтелә. Безнең крайга йомышлы кешеләр җибәрелә. Безнең якларга йомышлы татарларны җибәрү сәбәпле, хөкүмәт аларга җир бүлеп бирә һәм аларны даими яшәү урыны белән тәэмин итә.

17нче гасырда христианлаштыру көчәйгәч, бик күп татар-мөселманнары яшәгән урыннарын ташлап ерак урыннарга күченәләр, алар халык арасында “кыргый кырлар” дип йөртелә. Чынлыкта, Тирескә елгасының киң сулыклары, үтә алмаслык урманнар,сазлыклар бик күп качкын өчен яшеренү урыны булып торалар. Картлар сөйләве буенча, безнең якларда Җамали дигән кеше җитәкчелегендә качкын крестьяннар яшәгән. Алар турында халык легендалар, бәетләр чыгара. 17нче гасыр башында йомышлы татарларга җирләр бүлеп бирелә. Пётр I патшалык иткәндә Урта Тирескә волостенда 92 татар гаиләсенең 20 мең десятинә җир алуы турында архив документлары саклана. Бу гаиләләр Югары Тирескә, Урта Тирескә, Мансур авыл, Карамалы, Кири авылларга нигез салалар.

Архив документларда күрсәткәнчә, югарыда саналган авылларга 1704 -1714нче елларда нигез салынган. Нигез салучылар арасында кенәз Акбалкай, сугышчы Илач, Мансур, Биги, Кири, Адоев һәм башкалар була. Шулай итеп бу кешеләр Тирескә елгасы үзәненә урнашып, Урта Тирескә авылына нигез салалар. Ни өчен авыл Тирескә дип аталган соң?

Безнең көннәргә кадәр Тирескә турында берничә легенда сакланган. Шуларның берсе турында Ленин ордены кавалеры, укытучы Сипаев Мәхмүт болай дип сөйли: Елга буендагы уңдырышлы җирдә бик зур бер таш ята. Бер кешегә генә аны урыныннан кузгату мөмкин булмый. Сугышчы Илач үзенең баһадир көчле булуы белән шаккаттыра. Ул бәхәскә керә һәм ташны күчерә, ташның икенче ягыннан үзенә җир ала, ә бу татарча “тирес таш җире” дип атала. Алга таба бу “тиресташ”терминыннан русча яңгырашлы “Тирескә” (тиресташ) торак пунктлары барлыкка килә. Ә кнәз Акбалкай ул заманда иң дәрәҗәле кеше булганга, Ак кизләү янындагы иң уңдырышлы җирләрне үзенә ала, ә Мансур бабай Мансур авыл урыныннан җир ала. үзе исән вакытта ук зур таш әзерләп куя һәм үзенә күмәргә урын күрсәтеп калдыра. Мансур бабайның каберен малайлары ул әйткәнчә ясыйлар, башка каберләрдән өстәрәк күренеп тора ул. Ә каберташ язуларында 1671-1727 ел дип язылган.

Икенче легенда болай яңгырый: Моннан 300 еллар элек 7 крепостной крестьян (татарлар һәм ике рус кешесе) үзләренең помещикларыннан качып китәләр. Шуңа аларны “качкын” крестьяннар диләр. Аларга бу яклар бик ошый. Алар шунда качып көн итәргә тотыналар. Бераздан соң бу якларга башка кешеләр җибәреләчәге билгеле була. Шуңа күрә аларның үзләре урнашкан җирләргә хуҗа булып каласылары килә. Тиз арада киңәшәләр дә һәм тиз генә Югары Тирескә, Югары оч, Урта авыл, Биги авыл (Урта Тирескә), Кири авыл, Коры Тирескә, Адоевщина авыллары урынына берәр өй салырга карар кылалар.

Озакламый безнең якларга монда элек булып киткән йомышлы татарлар килеп чыга. Элек буш булган урыннарда өйләр күреп, бу кешеләрнең исе китә һәм алар: ”Менә ничек тырышкан!” - диләр. һәм шуннан бу районга “Тырышкан” дигән исем кала һәм ул тора-бара русчалатып “Тирескә” дип йөртелә башлый. Иске карталарда бу авылларның беренче исемнәре сакланып калган. Авылның исеме турында менә шул ике легенда халык арасында, телендә йөри.

Тирескә елгасы буена кешеләрнең күпләп килүе алга таба да күзәтелә. 1885 елда Урта Тирескә, Мансур авыл, Биги авыл торак пунктларында 487 өй булып, 1715 ир кеше, 1616 хатын-кыз яшәгән.

Авылга илдә барган бөтен тарихи вакыйгаларның җиле кагыла. Халык нигездә иген үстерү белән шөгыльләнгән. Ачлык-ялангачлык безнең якларны да читләтеп үтмәгән. 1905 нче елда ерак шәһәрләрдә булган вакыйгаларны авылдашлары кайтып сөйли. 1917 нче елгы революцияне Тирескә крестьяннары шатланып каршылый. Урта Тирескә авылы колхозлар төзү кампаниясеннән дә читтә калмый. 1925 нче елда биредә авыл хуҗалыгы берләшмәләре барлыкка килә.

Бөек Ватан сугышы Урта Тирескә халкына да зур кайгы алып килә. 320 сөлектәй ир - егетне фронтка озаталар. Кызганычка каршы, бик күп ирләр кире әйләнеп кайта алмыйлар. Безнең авылдан батырларча көрәшкән 100 кешегә Советлар Союзының тәрле орден - медальләре бирелә. Бер кеше - Хабиев Вилдан Сәет улына Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соң хуҗалыкны аякка бастыруда халык армый - талмый хезмәт итә. 60 - 80 нче елларда безнең колхоз районда иң эре хуҗалыкларның берсе була, ә авыл иң зур авылларның берсе була. Авылдашлар елдан-ел югары үрләр яулыйлар, ә бу үз чиратында, халыкның тормыш шартларын яхшырту мөмкинлеге тудыра.

Авылның 300 елдан артык тарихы бар. Шул еллар эчендә ул бик зур үзгәрешләр кичерә. 1980 елларда сигезьеллык һәм урта мәктәп, участок хастаханәсе, тегү фабрикасы филиалы, МТМ, АТП, 7 кибет, азык-төлек комбинаты, ике катлы административ бина, мәдәният йорты, ветеринария участогы, китапханә, балалар бакчасы, ике бригадасы бөтен куәтенә эшләп, аларда күпме кеше хезмәт итә иде.

Үзгәртеп кору җилләре авылга да кагылды. Авылда яшьләр калмый да диярлек, чөнки эш урыннары юк. Күп кенә ирләр, хатыннар гаиләләрен калдырып, читкә китеп акча эшләргә мәҗбүрләр.

Сәгать поясыҮзгәртү

Урта Тирескә Мәскәү вакыты (Moscow Time Zone, MSK) сәгать поясында урнашкан. UTC белән аермасы +3:00 сәгать тәшкил итә.

ХалыкҮзгәртү

2002[1] 2010[2]
897 695

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: татарлар (100%).[3][4]

ШәхесләрҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

ЧыганакларҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү