Улугбәк Рәшитов
Улугбәк Исматулла улы Рәшитов (үзб. Ulugbek Ismatullaevich Rashitov; 2002 елның 23 марты, Үзбәкстан) — Үзбәкстан тхэквондочысы, Үзбәкстан җыелма командасы әгъзасы. 2019 елда Үһәндә узган Бөтендөнья армия уеннарында алтын медаль яулаган. 2022 елда Азия һәм Азия уеннары чемпионы, дөнья чемпионаты призеры. «Үзбәкстан ифтихоры»мактаулы исеме иясе. 68 кг га кадәрге ике тапкыр олимпия чемпионы (Токио-2020, Париж-2024). Үзбәкстанның тхэквондода Олимпия алтынын откан бердәнбер вәкиле. Шулай ук, тарихта ир-атлар арасында бер тапкырдан артык Олимпия чемпионы булган бердәнбер тхэквондист.
Улугбәк Рәшитов | |
---|---|
Туган | 23 март 2002[1] (22 яшь) Ташкәнт, Үзбәкстан[2] |
Ватандашлыгы | Үзбәкстан |
Әлма-матер | Үзбәкстан милли университеты[d][3] |
Һөнәре | тхэквондист |
Карьера
үзгәртү2018 елда Улугбәк Рәшитов Буэнос-Айреста (Аргентина) узган яшүсмерләр җәйге Олимпия уеннарында егетләр арасында 48 кг га кадәр авырлык категориясендә, финалда Россия спортчысы Дмитрий Шишкога оттырып, көмеш медаль яулый[4].
2019 елда Улугбәк юниорлар арасында тхэквондо буенча Азия чемпионатында 55 кг га кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулый[5]. Шул ук елны ул, 2019 елгы Бөтендөнья хәрби уеннарында 58 кг га кадәр авырлык категориясендә финалда Кытай спортчысы Лян Юйшуйны җиңеп, алтын медаль яулый.
2021 елда Амманда (Иордания) узган тхэквондо буенча Азия Олимпия сайлап алу турнирында Токиода (Япония) XXXII җәйге Олимпия уеннарында чыгыш ясау хокукын ала[6].
2020 елгы Җәйге Олимпия уеннарында 68 килограммга кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясый, квалификациядә Мали спортчысы Сейду Фофанны җиңә[7]. 1/8 финалда Көньяк Кореядан ике тапкыр Олимпия призеры Ли Дэ Хунны җиңә[8]. Ярымфиналда ул даянга Недзад Хушичка (Босния һәм Герцеговина) каршы чыга һәм 28:5 исәбе белән җиңү яулый[9]. Финалда Британия тхэквондочысы Брэдли Синденны 34:29 исәбе белән җиңеп, Үзбәкстан җыелмасы тарихында тхэквондо буенча Олимпия уеннарында беренче алтын медаль яулый[10].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ https://www.olympedia.org/athletes/2504275
- ↑ 2,0 2,1 https://judo.uz/newws/2079
- ↑ https://olympics.com/tokyo-2020/olympic-games/en/results/taekwondo/athlete-profile-n1310979-rashitov-ulugbek.htm
- ↑ Wayback Machine (2018-10-15). әлеге чыганактан 2018-10-15 архивланды. 2021-07-31 тикшерелгән.
- ↑ Iran dominate Asian Junior Taekwondo Championships with 10 gold medals (1563816900).
- ↑ Сборная Узбекистана по таэквондо впервые поедет на Олимпийские игры полным составом. әлеге чыганактан 2021-07-25 архивланды. 2021-07-31 тикшерелгән.
- ↑ Узбекский тхэквондист Улугбек Рашитов одержал победу в первом туре на Олимпиаде(фото).
- ↑ Улугбек Рашитов победил трехкратного чемпиона мира и вышел в четвертьфинал Олимпийских игр. әлеге чыганактан 2021-07-25 архивланды. 2021-07-31 тикшерелгән.
- ↑ UzDaily. Токио-2020: Улугбек Рашитов вышел в финал турнира по таэквондо.
- ↑ Taekwondo Schedule & Results - 25 Jul | Tokyo 2020.(үле сылтама)