Төркистан рейхскомиссариаты

Төркистан рейхскомиссариаты — Өченче рейх тарафыннан ССРБ территориясендә оештырылырга тиешле булган бишенче рейхскомиссариаты.

Бөек Ватан сугышы башлану алдыннан алман теоретигы Альфред Розенберг ССРБ җирлегендә алман вәкилләре җитәкләгән берничә ярымдәүләт - рейхскомиссариат - оештыру планын эшләгән иде.  Бу планга ярашлы Алмания җиңүдән соң биш рейхскомиссариат төзелергә бурычлы иде: Украина, Кавказ, Остланд, Мәскәвия һәм Төркистан.

Территорияләр һәм административ бүленеш

үзгәртү

Баштан Төркистан рейхскомиссариаты эченә биш Урта Азия республикасы (Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кыргызстан)[1], ике Идел-Урал республикасы (Татарстан, Башкортстан), Алтай республикасы һәм кайбер мәгълүматларга караганда Мари Иле белән Удмуртия[2] җирләре керергә тиешләр иде.

Төркистан һәм Идел-Урал легионнары

үзгәртү
 
Төркистан легионының эмблемасы

1941 елның көзендә алман әсиренә эләккән төрки халыклар вәкилләреннән Төркистан һәм Идел-Урал легионын туплау эше башлана.

 Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Безыменский А. А. Генеральный план «Ост»: замыслы, цели, реальность // Вопросы истории. — 1978. — № 5. — С. 78
  2. План раздела мира между странами Оси, archived from the original on 2012-02-08, retrieved 2015-05-14 

Сылтамалар

үзгәртү