Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге

дини оешма (Төньяк Кавказ, Россия)

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге (рус. Централизованная религиозная организация «Координационный центр мусульман Северного Кавказа», КЦМСК) ― 1998 елның 16 октябрендә «Кавказның төбәкара мөфтияте» буларак теркәлгән үзәкләштерелгән дини оешма. Штаб-фатиры Черкесск шәәрендә (яңа офисы Кисловодскида, вәкиллеге Мәскәүдә) урнашкан. 2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны яки Россиядә теркәлгән барлык Ислам оешмалары саныннан 28 % ын берләштерә һәм структур бүлекчәләре (мөфтиятләр) бар. 2003―2024 елларда координация үзәге рәисе – мөфти Исмаил Али улы Бердиев (1954 елгы), Карачай-Чиркәс Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе; 2024 елдан ― мөфти Салах Митаевич Межиев, Чечня Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе.

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге
рус. Координационный центр мусульман Северного Кавказа
офис:

369000 Россия байрагы Россия / Черкесск, Ленин ур., 276а

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

мөфти Салах Межиев

Нигезләү

1998 ел

https://kcmsk.ru/
 
2003―2024 елларда үзәк рәисе Исмаил Бердиев
 
2024 елдан үзәк рәисе Салах Межиев

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге Ичкерия баш мөфтие (1995―1999) Әхмәт-хаҗи Әбделхәмид улы Кадыйров (1951―2004) инициативасы белән оештырылган, оешманың беренче рәисе ― Ингушетия мөфтие Мөхәммәд Албогачиев [1].

1998 елның 16 октябрендә Россия Федерациясе юстиция министрлыгында «төбәкара мөфтият» буларак теркәлгән.

2012 елның 1 гыйнварына 1216 юридик затны яки Россиядә теркәлгән барлык Ислам оешмалары саныннан 28 % ын берләштерә (чагыштыру өчен: Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (1126 юридик зат, Казан мөфтияте җәмгыятьләре белән бергә, яисә 26 %), Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте (1040 юридик зат, яки 24 %), Россия мөфтиләр шурасы (697 юридик зат, яки 16 %) һәм 2011-2016 елларда гамәлдә булган [2] Россия Ислам ризалыгы ассоциациясе (Бөтенроссия мөфтияте) (125 юридик зат, яисә 3 %) берләштерә.

2003 елда Мәскәүдә узган Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге утырышында Исмаил Али улы Бердиев үзәкнең яңа рәисе итеп сайлана. 2022 елның 15 мартында Владикавказда узган үзәк шурасы утырышында Исмаил-хаҗи Бердиев яңа срокка Үзәк рәисе итеп, Үзәкнең башкарма комитеты рәисе итеп Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Мөхәммәт-хаҗи Рәхимов сайланган [3].

Төньяк Кавказ мөселманнары Координация үзәге рәистәше (2012 елдан) ― Төньяк Осетия-Алания Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Хаджимурат Гацалов.

2024 елның 28 сентябрендә Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге рәисе итеп Чечня Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Салах хаҗи Межиев сайланган[4].

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгенең иң югары органы ― Үзәк составына керүче төбәк мөселманнары Диния нәзарәтләре рәисләреннән (мөфтиләрдән) торучы Шура (Совет).

Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәгенең иң югары гамәлгә куелган бүләге ― «Өммәт алдындагы казанышлары өчен» (рус. За заслуги перед Уммой) ордены.

Составы

үзгәртү

2020 елга Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына түбәндәге оешмалар керә:

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү