Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте
Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, КБР МДН (кабард.-чирк. Къэбэрдей-Балъкъэрым ис муслъымэнхэм я дин Iуэхущӏапӏэ; карач.-балк. Къабарты-Малкъарны муслиманаларыны дин идарасы, рус. Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Кабардино-Балкарской Республики, ДУМ КБР) – Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының бәйсез төбәк оешмасы. Диния нәзарәте Нальчик җәмигъ мәчете комлексында урнашкан. Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге составына керә (1999).
Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте | |
кабард.-чирк. Къэбэрдей-Балъкъэрым ис муслъымэнхэм я дин Iуэхущӏапӏэ карач.-балк. Къабарты-Малкъарны муслиманаларыны дин идарасы | |
![]() Диния нәзарәте урнашкан Нальчик җәмигъ мәчете | |
офис: |
360000 |
---|---|
Оешма төре: |
үзәкләштерелгән дини оешма |
Җитәкчеләр | |
Рәис |
мөфти Хәзрәтали Дзасежев |
Нигезләү | |
Диния нәзарәте оешу турында игълан итү | |
http://www.kbrdum.ru |
Тарих үзгәртү
- 1989 елның 29 ноябре – республика мөселманнары Диния нәзарәте оешу турында игълан ителә.
- 1990 елның 30 августы – Нальчикта КБР мөселманнарының беренче корылтае була, анда устав кабул ителә һәм Диния нәзарәте рәисе сайлана.
- 1991 елның 9 октябре – Диния нәзарәте Уставы КБР Юстиция министрлыгында теркәлү үтә (N 91) [1]
- 1992 елның 2 феврале – КБР мөселманнарының II съезды.
- 1994 елның апреле – КБР Диния нәзарәте Россия мөселманнарының Диния нәзарәте Югары координацион үзәге составына керә.
- 1996 ел – Ислам институты ачыла, директор итеп Шәрәфетдин Чочаев, урынбасары итеп Әнәс Пшихачев билгеләнә.
- 1998 елның марты – КБР МДН III съезды.
- 1999 ел – КБР Диния нәзарәте Төньяк Кавказ мөселманнарының Координация үзәгенә керә.
- 2004 ел – КБР МДН IV съезды.
- 2006 елның октябре – КБР Диния нәзарәте Кавказ мөселманнарының Югары Советын (ВСМК) төзүдә катнаша.
- 2007 ел — Ислам институты Әбү Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ университеты итеп үзгәртелә.
- 2009 елның 25 марты – КБР МДН V съезды [2][3].
- 2011 елның 15 марты – КБР мөселманнарының VI корылтае [4][5].
- 2016 елның 14 марты – КБР МДН VII съезды [6][7].
Эшчәнлек үзгәртү
Устав үзгәртү
Оешма уставында күрсәтелгән: КБР МДН
- «...Исламны бергәләп тоту һәм тарату максатыннан, ирекле нигездә оештырылган үзәкләштерелгән дини оешма булып тора. Аның составына КБР торак пунктларында дини мөселман төркемнәре һәм җирле дини оешмалар керә»
- «...үз эшчәнлеген РФ Конституциясе, КБР Конституциясе, шулай ук «Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында» Федераль закон, РФнең башка норматив актлары нигезендә гамәлгә ашыра».
- «...үз дини эшчәнлегендә КБР мөселманнары Диния нәзарәте Коръәнгә һәм Пәйгамбәр сөннәтенә, 4 изге Хәлифнең әйткән сүзләренә, дүрт мәзһәбнең юриспруденциясенә, шулай ук КБР мөселманнарының Диния нәзарәте карарлары һәм КБР мөселманнары съездлары карарларына таяна».
- «.. дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, башка дәүләт учреждениеләре функцияләрен үти алмый, сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр эшчәнлегендә катнашмый.» [8]
Уку йортлары үзгәртү
КБР Диния нәзарәте каршында югары уку йорты — Имам Әбү Хәнифә исемендәге Төньяк Кавказ ислам университеты эшли [9], шулай ук аның төрле филиаллары һәм җирле мәдрәсәләр бар.
Басма орган үзгәртү
ККР Диния нәзарәте каршында ай саен «Свет Ислама» (Ислам нуры) газетасы чыгарыла.
Рәисләр үзгәртү
Сылтамалар үзгәртү
Моны да карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 1,0 1,1 Новейшая история мусульманского сообщества Кабардино-Балкарской Республики.
- ↑ На съезде мусульман Кабардино-Балкарии переизбрали муфтия (рус.), KP.RU - сайт «Комсомольской правды» (2009-03-25). 7 июнь 2017 тикшерелде.
- ↑ Анас Пшихачев вновь стал муфтием Кабардино-Балкарии - ИА REGNUM (рус.), ИА REGNUM. 7 июнь 2017 тикшерелде.
- ↑ Нальчик готов стать центром исламской грамотности (ингл.). 7 июнь 2017 тикшерелде.
- ↑ Мусульмане Кабардино-Балкарии избрали нового муфтия республики (рус.), РИА Новости (20110315T1722+0300Z). 7 июнь 2017 тикшерелде.
- ↑ Сегодня в Нальчике пройдут выборы главы Духовного управления мусульман Кабардино-Балкарии, Кавказский Узел. 7 июнь 2017 тикшерелде.
- ↑ Приветствие Главы КБР Ю.А. Кокова делегатам и участникам VII съезда мусульман КБР - Глава КБР Юрий Коков. glava.kbr.ru. 2017-06-07 тикшерелгән.(үле сылтама)
- ↑ http://www.kbrdum.ru/ustav.pdf
- ↑ В Северо-Кавказском Исламском университете имени Абу Ханифы в полном разгаре сессия.
- ↑ Пшихачев Шафиг Ауесович. әлеге чыганактан 2017-06-29 архивланды. 2017-06-05 тикшерелгән.
- ↑ Дзасежев Хазраталий Олиевич.