Төлкечура Алдагулов

 

Төлкечура Алдагулов
Тулькусура-батыр Алдагулов.jpg
Үлгән 1739
Минзәлә шәһәре, Уфа провинциясе, Себер губернасы[d], Россия империясе
Һөнәре хәрби хезмәткәр

Төлкечура Алдагулов (билгесез — 1739) — Уфа өязе Себер даругасы Кенә волосте башкорт старшинасы, 1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелеше җитәкчеләренең берсе, батыр.

Күтәрелешләрдә катнашуыҮзгәртү

Төлкечура Алдагулов Уфа провинциясе башкортлары исеменнән императрица Анна Иоанновнага барлык 4 даруганың 22 волостенә 38 вәкиле төзегән һәм кул куйган челобитныйны имзалауда катнашкан[1].

 
Төлкечура-батыр Аллагулов

Беренче тапкыр 1735-1740 еллардагы башкорт күтәрелешләренең башлангыч чорында Төлкечура Алдагулов Йосоп Арыков белән бергә үзенең башкорт отрядлары белән Югары Җаек пристане янындагы Мангыш авылы янында 1735 елның августында прапорщик Гладышевның олавына каршы һөҗүмдә катнаша. 1736 елның февраль аенда Уфа тирәсендә эш итә.

1736 елның 14 февралендә Себер даругасының Кобау авылы янында 450 морза, казак һәм солдатлардан торган Ырынбур экспедициясе отрядын җиңүдә уңышка ирешә.

1736 елның язында Мәндәр Карабаев белән Себер даругасы территориясендә баш күтәрүдә катнашучылар белән җитәкчелек итә.

1736 елның июнь башында Мөслим Ходайбирдин һәм Якуп Чынморзин командованиесе астындагы хөкүмәткә «туры» отрядларын, шул ук елның июнь уртасында Себер даругасының Кызыл Яр (хәзерге Красноуфимск каласы) ныгытмасыннан ерак булмаган полковник П. Мараков җитәкчелегендәге команданы җиңә.

1737 елның язында баш күтәрүчеләрнең башка җитәкчеләре — Мәндәр Карабаев һәм Бәпәнәй Торыпбирдин белән бергә Көдәш Рахмангулов һәм Таймас Шәһимов отрядларына каршы сугыша.

Июнь азагында — август башында башкорт отрядлары Аллаголов, Бәпәнәй Торыпбирдин, Мәндәр Карабаев, Юлдаш Сөярембетов һәм башкалар җитәкчелегендә Бөре, Көңгер, Усы калаларыннан, Катай острогыннан, Красноуфимск ныгытмасыннан һәм Исәт һәм Уфа провинцияләренең башка туплавык пунктларыннан ерак түгел җирдә сугыш алып баралар.

1738 елның июль башында Төлкечура үзенең отрядлары белән полковник И. С. Арсеньев җитәкчелегендәге хөкүмәт командасы өстеннән җиңү яулый, шулай ук Майор Люткин отрядлары белән алышлар алып бара.

Август уртасында Төлкечура Алдагулов Табын ныгытмасына Башкорт комиссиясе начальнигы — генерал Л. Я. Соймоновка гаебен танып килә һәм иреккә җибәрелә.

1739 елның язында башкортлар халык санын алуга каршы чыга. 1739 елның август аенда Төлкечура Себер даругасы Тырнаклы волосте территориясендә капитан Стрижевский җитәкчелегендәге команданы җиңү планын төзи, әммә хыянәт аркасында команданы җидү килеп чыкмый, ә Төлкечура үзе берничә яугир белән патша администрациясенә «туры» булган башкортлар тарафыннан камауга эләгә һәм сугыш барышында әсиргә эләгеп, Л. Я. Соймоновка Минзәләгә алып барыла.

1739 елның сентябрь аенда ул Минзәлә шәһәрендә җәзалап үтерелә.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Акманов И. Г. Башкирия в составе Российского государства в XVII — первой пол. XVIII в. Свердловск, 1991.
  • Алеврас Н. Н., Конюченко А. И. История Урала. XI — XVIII века. — Челябинск: Южно-уральское книжное издательство, 2000. — 280 с. — ISBN 5-7688-0771-3.
  • Алтын С. Доннелли. Завоевание Башкирии Россией. Тәрҗемә с английского Л. Р. Бикбаевы. Уфа, 1995.
  • История башкирского народа: в 7 к./ гл. ред. М. М. Кульшарипов; Ин-к истории, языка и литературы УНЦ РАН. — Уфа: Гилем, 2011. — 476 с.: ил. — ISBN 978-5-02-037008-1. К. III. — 2011. — ISBN 978-5-7501-1301-9 (к. 3) (в пер.)

ИскәрмәләрҮзгәртү