Тыва дәүләт университеты

Кызыл (Тыва, РФ) вузы

Тыва дәүләт университеты (рус. Туви́нский госуда́рственный университе́т, 2011 елга кадәр — рус. Тывинский государственный университет [1], тыв. Тываның күрүне университеди) — Тыва Республикасы башкаласы Кызыл шәһәрендә урнашкан классик университет. 1952 елда укытучылар институты буларак нигезләнгән.

Тыва дәүләт университеты
Халыкара исем
Tuvan State University
Нигезләнгән 1952
Ректор О. М. Хомушку
Адрес 667000, Русия байрагы РФ, Тыва байрагы Тыва, Flag of Kyzyl (Tuva).png Кызыл, Ленин ур., 36
Сайт tuvsu.ru
Баш уку корпусы

ТарихҮзгәртү

Тывада милли дәүләтчелекне торгызу, икътисадны һәм мәдәниятне алга таба үстерү иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә квалификацияле кадрларны даими арттыруны таләп итә. Беренче елларда республика Мәскәү, Ленинград (Санкт-Петербург), Красноярск, Иркутск, Абакан югары уку йортларында югары белемле белгечләр әзерләү мөмкинлеген киң куллана, әмма кадрлар проблемасын хәл итүдә гомуми белем бирү мәктәпләрен ныгыту, аларны квалификацияле укытучылар белән тәэмин итү төп мәсьәлә булып кала. Шулай итеп, урында квалификацияле укытучылар әзерләү яшь автономияле өлкә өчен тормыш кирәклегенә әверелә.

Тыва дәүләт университетының тарихы Кызыл дәүләт педагогика институты тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1950-еллар башында Тыва АССР икътисадының ның һәр тармагы белемле кадрларга мохтаҗ була. Укытучылар да җитми. Республика хөкүмәте СССР Министрлар Советына Тывада институт ачу үтенече белән мөрәҗәгать итә. 1952 елның 30 июнендә Кызылда укытучылар институты ачыла. Ул вакытта анда ике бүлек: тел һәм әдәбият, физика-математика бүлекләре була. Институт елына 100 (ике бүлектә: 50 + 50) абитуриент кабул иткән. 1959 елда өченче факультет — педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы, 1963 елда биология һәм химия факультетлары ачыла. 1961 елның беренче чыгарылышында институтны 85 укытучы тәмамлый. 1961 елдан 1995 елга кадәр институтны 9 849 югары белемле белгеч тәмамлаган[2].

"Тыва дәүләт университеты" — Тыва Республикасының бердәнбер югары уку йорты. Аның барлыкка килү тарихы 1995 ел белән билгеләнә. Ул вакытта Кызыл дәүләт педагогика институты һәм Красноярскиның политехник институты һәм дәүләт аграр университетының Кызылда урнашкан филиаллары бер вузга берләшә. Россия Федерациясе Президентының 1995 елның 30 сентябрендәге Указы белән Тыва дәүләт университеты (ТывДУ) ачыла. 3 югары һөнәри белем бирү учреждениесенең белем бирү һәм фәнни потенциалын берләштерү Тыва Республикасы икътисадының мөһим тармакларын югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

Университет структурасында Кызыл педагогия институты, кадрлар әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү институты һәм югары уку йортына кадәр белем бирү институты бар. Шулай ук вуз составына Кызыл педагогика көллияте, тугыз факультет, кырык бер кафедра, музей комплексы, ботаника бакчасы, сигез уку залы булган фәнни китапханә, мәгълүмати-аналитик үзәк, сәламәтлек үзәге, йөзү бассейны булган физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы, җиде спорт залы, спорт-сәламәтләндерү лагере һәм башка уку-укыту, фәнни һәм ярдәмче хезмәтләр керә.

РекторларҮзгәртү

  • 1995—1999 — доцент Орлан Базыр улы Бузур-оол
  • 1999—2009 — профессор Николай Григорий улы Дубровский
  • 2009—2014 — профессор Сергей Октяй улы Ондар
  • 2014—х. в.профессор Ольга Матпай кызы Хомушку

СтруктураҮзгәртү

  • Табигать белеме-география факультеты
  • Тарих факультеты
  • Икътисад факультеты
  • Инженерлык-технология факультеты
  • Авыл хуҗалыгы факультеты
  • Физика-математика факультеты
  • Филология факультеты
  • Физик тәрбия һәм спорт факультеты
  • Юридик факультет
  • Кызыл педагогика көллияте
  • Кызыл педагогика институты
  • Кадрларны һөнәри яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү институты
  • Югары уку йортына кадәр белем бирү институты

Университетның 6 уку корпусы, 6 тулай торагы бар.

ЖурналҮзгәртү

  • Вестник Тувинского государственного университета. 2009 елдан чыга.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Тывинский госуниверситет переименован в Тувинский // Сетевое информационное агентство «Тува-онлайн», 05.05.2011
  2. Историческая справка