Тутырган күркә
Тутырып кыздырылган күркә, тутырган күркә — күркә түшкәсе эченә төрле ризык тутырып пешерелгән татар милли ризыгы. Тутырган тавыктан аермалы буларак, каз яки күркә түшкәсе эченә туралган алма яки башка җиләк-җимеш турып духовкада кыздырылган булырга мөмкин. Яңа суйган күркәне эшкәрткәннән соң, бер-ике көн салкын урында тоталар. Югыйсә яңа суйган күркә ите кыздыру өчен бик йомшак була.
Әзерләү
үзгәртүКүркәнең бавыры, бүтәкәсе (итләч ашказаны), йөрәге тозлы суда җиңелчә генә пешереп алына һәм күмәч йомшагы белән бергә ит машинасыннан үткәрелә. Бу массага бер-ике аш кашыгы сары май салып, ике-өч йомырка сытып, кирәгенчә тоз һәм борыч сибеп бик яхшылап болгаткач, күркә эченә тутыралар. Шулай тутырылган күркәне майлы табага салып, өстен каплап мичтә яки духовкада кыздыралар. Мичтән алгач аны махсус зур тәлинкәгә салып, тирәсенә табада кыздырылган һәм күркә эченнән алынган эчлекне куеп табынга бирәләр.
Рецепт:
үзгәртүТутырып кыздырылган күркә пешерү өчен 3—4 килограммлы бер күркәгә: 3—4 йомырка, 2—3 аш кашыгы май, 150—200 грамм ак икмәк йомшагы, кирәгенчә тоз һәм борыч, күркәнең бавыры, бүтәкәсе, йөрәге алына.
Шулай ук карагыз
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
- Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
- Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.