Тутырып кыздырылган каз, тутырган казказ түшкәсе эченә төрле ризык тутырып пешерелгән татар милли ризыгы. Тутырган тавыктан аермалы буларак, каз яки күркә түшкәсе эченә туралган алма яки башка җиләк-җимеш турып духовкада кыздырылган булырга мөмкин.

Тутырган каз

итле ризык

авторлык
Үз исеме

Тутырган каз

Автор

халык ашы

Компонентлары
Төп
  • каз түшкәсе
  • алма
  • май
  • тоз
Өстәмә
  • борыч
аналоглары

тутырган үрдәк

Азык кыйммәте
Калориялеге:

югары

Эченә алма тутырып кыздырылган каз

үзгәртү

Эшкәртелгән (йолкынган, өтелгән, эче ачып чистартылган) казны яхшылап юалар, эченә һәм тышына җиңелчә генә тоз сөр­теп чыгалар.

Антон алмасының кабыгын әрчеп үзәкләрен чистарткач, урта­лай ярып каз эченә берәмләп тутыралар да майлаган тирән та­бага салып, өстен капламыйча гына, янып торган мичтә әйлән-дерә-әйләндерә кыздыралар. Мичне тарткач, табаның буш кал­ган урыннарына да үзәкләре алынган, урталай ярылган алмалар тезеп чыгыла һәм өстенә шундый ук зурлыктагы икенче таба каплап, мичкә утыртыла. 1,5—2 сәгать торгач, каз өлгереп җитә (яшь каз булса). Мичтән алгач аны махсус зур озынча тәлинкә­гә салып, тирәсенә табада кыздырылган һәм каз эченнән алын­ган алмаларны тезеп табынга бирәләр.

Рецепт

үзгәртү

3—3,5 килограммлы 1 казга 1—1,5 килограмм алма, 2—3 аш ка­шыгы май, кирәгенчә тоз һәм борыч, алына.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге (өченче томда) Казан, 1977.
  • Юныс Әхмәтҗанов, "Татар халык ашлары" китабы, 1969 ел.
  • Татар халык ашлары. Руcчадан Р.Х. Камалова,, В.Р. Шәрипова тәрҗемәсе. - Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1987.