Турфанлылар (турпанлиқләр) — уйгырларның этнографик төркеме (йорт). Яңа уйгыр теленең үзәк диалектының турфан сөйләшендә сөйләшәләр. Антропология буенча күбесенчә көньяк себер расасының катнаш төренә керәләр, шулай ук монгол расасының һәм аурупалы расасының памир-фәрганә төренең вәкилләре очрашалар. Тулаем исәбе якынча 0,5 млн. кеше. Гомум алганда Турфан үзәнендә торалар, шулай ук күпләр Урумчи, Карамай, Кумул шәһәрләрендә яшиләр, Турфандан чыккан уйгырлар Казакъстанда һәм Кыргызстанда да бар.

Турфанлылар
Үз аталышы

турпанлиқләр

яшәү җире

Көнчыгыш Төркистан

Теле

уйгыр теле

Дине

ислам

Бүтән халыкка керүе

уйгырлар

Кардәш халыклары:

төрки халыклар