Турбинелла пирум

Турбинелла пирум[1] яки кубаревик груша[2] яки груша-сыман кубаревик[3] яки изге чанк[4] (лат. Turbinella pyrum) — Turbinellidae семьялыгыннан корсаксыман моллюск. Төр атамасы лат. pyrum — «груша», моллюскка аның кабырчыгы груша җимеше формасына охшаш булганга күрә бирелгән булган. Һинд океанында яши. Бу моллюскның кабырчыгы Һиндулар һәм Буддачылар ышанулар системасында әһәмиятле урын алып тора.[5].

Турбинелла пирум
Сурәт
Кыскача исем T. pyrum
Халыкара фәнни исем Turbinella pyrum L., 1758
Таксономик ранг төр
Югарырак таксон Turbinella[d]
Таксонның халык атамасы chank shell, chank, divine conch, sacred chank, வெண் சங்கு һәм 印度铅螺
 Турбинелла пирум Викиҗыентыкта

Тасвирламасы үзгәртү

Кабырчыкның биеклеге 90—290 мм[6]. Моллюскның кабырчыгы каты һәм авыр, бөтеркәсе күтәрелүе төрле дәрәҗәдә. Кабырчыкның әйләнмәсе киңәйтелгән. Бөтерелмәләрнең иңбашы шома һәм аерылып тормый диярлек. Кабырчыкның бөтерелмәләре арасында җөйләр — нечкә, әмма бераз батырылган. Сифональ үсенте туры яки бераз бөгелгән, озын, киң канал белән хаслана. Кабырчыкның авызы озынча формага ия. Эчке ирене тышка бөгелгән. Эчке кырыенда аның берничә яхшы аерылып торган теше бар (гадәттә алар ике яки өч). Тышкы ирен калынайтылмаган, бераз бөгелгән формада. Кабырчыкның тышкы өслеге скульптурасы бары тик кискен һәм бераз бөгелгән үсеш сызыкларыннан гыйбарәт. Кабырчыкның төсе — сары яки көрән. Авызы аксыл яки саргылт төстә.[7][8]. 10—27 м кече тирәнләкләрендә яши[9]. Хищник. Обычный вид в местах своего обитания[10].

Ареалы үзгәртү

Һиндстанның көньяк-көнчыгыш яры, Шри-Ланка[11].

Кеше тарафыннан кулланылышы үзгәртү

Шанкха үзгәртү

 
Пала империясе чоры шанкхалары.
 
Turbinella pyrum кабырчыгыннан ясалган конхка өреп уйнаучы Һинду каһине

Ша́нкха (санскр. शंख, санскр. (IAST) Śaṇkha, Калып:Lang-bo-w, лхас. [tʰúŋkar]) — Һинд динендә ритуаль әйбер, турбинелла пирум кабырчыгыннан гыйбарәт[12][13]. Шанкха Һинд динендә Вишну атрибутларының берсе булып тора[13]. В Һинду текстларында шанкха дан, озын гомер, чәчәк ату, гөнаһлардан арыну һәм муллылык Алиһәсе һәм Вишну хатыны Лакшминың мәңге сыену урыны белән ассоциацияләнә. Һинду сәнгатендә шанкха Вишну атрибуты буларак сурәтләнә.[13]. Шанкхалардан конхларга Һинду ашрам ритуалларында өрәләр. Элек аны шулай ук гаскәрне җыю, һөҗүм турында игълан итү өчен яки сугыш башлану алдыннан кулланганнар. Яңа туган балаларга беләк кия торган булганнар, ә муеннарына бу төр моллюск кабырчыкларыннан муенсаны. Кечкенә кабырчыклар балаларны имезгәндә мөгез буларак кулланырга мөмкин. Турбинелла пирумның бөтен кабырчыгын төзелгән йортның нигезенә салганнар. [5].

Изге чанк үзгәртү

Турбинелла пирумны кертеп күпчелек корсаксыман моллюскларда кабырчык уң якка (сәгать йөреше буенча) борылган һәм дексиотроп дип атала. Әмма шулай ук сулга борылган кабырчыклар да бар, алар синистраль дип аталалар. Әгәр дә кабырчыкка авыз ягыннан карасаң, уң якка борылганнарның ул уң яктан урнашкан, ә сул якка борылганнарның — сул яктан. Кайбер диңгез төрләре өчен, мәсәлән, Busycon contrarium өчен норма булып нәкъ менә сулга борылган кабырчыклар тора. Ә күпчелек диңгез төре корсакаяклылар өчен норма булып уңга борылган кабырчык тора. Чыгарылма буларак сулга борылган кабырчыклар бик сирәк уңга борылган кабырчыклы төрләрдә очрарга мөмкин.[14][15]. Изге чанк (панчаянья санкья) — турбинелла пирум сул якка борылган кабырчык булган шанкха төре, ул Буддачылык тарафдарларында изге булган.[4][16]. Һиндстанда бу кабырчыкта шуны Вишну Ходае җиңгән шәйтан яши дип санала, шуңа күрә бу кабырчык шул Илаһның символы булып киткән. Тибетта бу изге кабырчык «дунгкар» атамасы астында мәгълүм, моның мәгънәсе «ак кабырчык». Бу кабырчыктан ясалган конхларга дини бәйрәмнәр вакытында монахлар өреп уйныйлар. Буддачылык монахлары кабырчык тавышы белән гыйбадәтханәгә чакырып дини чыгыш башлану турында игълан итәләр. Мондый кабырчыкларны көмеш белән каплаганнар һәм бай итеп кисеп бизәгәннәр һәм асыл ташлар куйганнар. Бирма хөкемдарларында өске өлеше тулаем алтын һәм асылташлар белән бизәлгән изге чанк скипетр булып хезмәт иткән.[1]. Һиндстаннан изге чанк культы Индонезиягә, ә соңыннан Кытайга үтеп киткән. Ламаизм дине формалашкан Тибет аша “изге кабырчыклар” бу дин үткән бөтен җирләргә үткән. Бөек географик ачышлар эпохасында Һиндстанга барып җиткән Аурупалылар кабырчык культын табыш чыганагы ясаганнар. Алар Һиндстанга Кариб диңгезеннән Busycon төре моллюскларының кабырчыкларын кертә башлаганнар, аларның кайбер төрләре сулга борылган кабырчыкларга ия, бу алар өчен норма булып тора. Busycon төре моллюскларының кабырчыклары формасы буенча турбинелла пирум кабырчыкларына охшаш, әмма андый ук талгын контурларга ия түгел. Һиндулар еш бу кабырчыкларны аларны изге дип санап сатып алганнар. Әмма алдау ачыкланып сул якка борылган кабырчыкларга сорау төшкән. XX гасыр уртасында көньяк-көнбатыш Һиндстан суларында 2—3 миллион экземпляр турбинелла пирум экземпляры алынган булган, алар арасында 0,01 % артык түгел сулга борылган кабырчыклар алынган булган (елына якынча 200 данә)[1].

İskärmälär үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Буруковский Р. О чем поют ракушки. — Калининградское книжное издательство, 1977. — 110 с., тв. переплет. — 90 000 экз.
  2. Полный зоологический и ботанический словарь на французском, русском и латинском языках. Прибавление к Французско-русскому словарю, составленному В. Эртелем. — СПб.: Типография Н. Греча, 1843. — 404 с.
  3. Полный немецко-русский словарь, составленный по лучшим источникам В. Эртелем. С.-Петербург. 1846 (рец.) — Финск. вестн., 1847, № 1, Т. XIII.
  4. 4,0 4,1 Ершов В. Е., Кантор Ю. И. Морские раковины. Краткий определитель. М., 2008. — С. 180.
  5. 5,0 5,1 Буруковский Р. Н., Подольская М. А. О чем поют ракушки? — «Kazan-Казань», 2013. — 304 с.
  6. Turbinella pyrum pyrum napus (var.) — Hardy’s Internet Guide to Marine Gastropods
  7. I. Jagadis, G. Syda Rao, K. K. Joshi, P. Kandan (2010). Fishery and population dynamics of the sacred chank Turbinella pyrum (=Xancus pyrum Linnaeus, 1758) off Kayalpattinam in the Gulf of Mannar Indian Journal of Fishery 57(3): 1—5.
  8. Heinrich Carl Küster: Purpuracea Menke. Purpurschnecken. Dritte Abtheilung. Purpurschnecken mit verlängerter Basis, ohne Querwülste. Turbinella, Lamarck. Wirbelschnecke. Systematisches Conchylien-Cabinet. Nürnberg, 1879. S. 28f. Nr. 21. Turbinella pyrum, Linné. Linne. Die Birn-Wirbelschnecke.
  9. S. Mahadevan, K. Nagappan Nayar (1968). Notes: Underwater ecological observations in the Gulf of Mannar off Tuticorin. Journal of the Marine Biological Association of India 7(1): 197—198.
  10. A.P. Lipton, P. Thillairajan, M. Bose, J.R. Ramalingam, K. Jayabalan (1996). Large-scale exploitation of sacred chank Xancus pyrum using modified trawl net along Rameswaram Coast, Tamil Nadu. Marine Fisheries Information Service, Technical and Extension Series 143: 17—19.
  11. D. W. Devanesen, P. I. Chacko (1943). On the bionomics of the Sacred Chank, Xancus pyrum (Linn). (PDF; 154 kB). Proceedings of the National Institute of Sciences of India IB: 141—142.
  12. Шанкха // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  13. 13,0 13,1 13,2 Краснодембская Н. Г. Шанкха // Индуизм. Джайнизм. Сикхизм / Под общ.ред. М. Ф. Альбедиль и А. М. Дубянского. — М.: Республика, 1996. — С. 457. — 576 с. — ISBN 5-250-02557-9.
  14. Московская Н. Раковины мира. История, коллекционирование, искусство. — Аквариум-Принт, Харвест, 2007. — 256 с., тв. переплет.
  15. Кантор Ю. Улитка, высуни рожки. — М.: Аргус, 1997.
  16. The Religious Use of Turbinella pyrum (Linnaeus), The Indian Chank, by Kenneth D. Rose, The Nautilus 88(1): 1—5, 1974.

Сылтамалар үзгәртү