Тугай (Бүздәк районы)
Тугай — Башкортстанның Бүздәк районындагы татар авылы, Сабай авыл советына карый. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 300 кешенең яшәве мәгълүм.
Тугай | |
---|---|
Ил | Россия |
Җөмһүрият | Башкортстан |
Район | Бүздәк районы |
Координатлар | 54°52'15.41"тн, 54°22'42.89"кнч |
Халык саны | 306 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | мөселман-сөнниләр |
Сәгать кушагы | UTC+5, җәен UTC +6 |
Почта индексы | 452716 |
Демография үзгәртү
2010[1] |
---|
300 |
2002 елда Тугайда 56% халык татар итеп, 42% башкорт итеп яздырылган.
Мәгариф үзгәртү
Тугай төп (9 еллык) мәктәбенең 1902 елда салынган элекке ике катлы агач бинасы авария хәлендә иде. 2008 елда ул прокуратура кисәтүе белән ябылган.(үле сылтама) Иске бина ремонтланганнан соң 2009 елда мәктәп яңадан ачылды. Тасма кисү тантанасында Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов катнаша.[2]. 2008-09 уку елында биредә 45 бала укый, шул исәптән 16сы күрше Яңа Сабай (Идәшбаш) авылыннан йөреп укый. Алар өчен 16 урынлык интернат эшләнгән.
Географик урынлашу үзгәртү
- район үзәгенә кадәр (Бүздәк): 50 км
- авыл җирлеге үзәгенә (Иске Сабай): 5 км
- тимер юл станциясенә (Бүздәк): 43 км
Танылган шәхесләр үзгәртү
- Сабах Сәлимов (1930-1997), Социалистик Хезмәт Каһарманы.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ https://www.webcitation.org/6Rxi3K6iw?url=http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/2f055a804e303140ba45fe3bf8d20d64/%D0%A7%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D0%BE%D1%81%D1%82%D1%8C+%D0%BD%D0%B0%D1%81%D0%B5%D0%BB%D0%B5%D0%BD%D0%B8%D1%8F+%D0%BF%D0%BE+%D0%BD%D0%B0%D1%81
- ↑ Тугай авылында мәктәп ачылды, archived from the original on 2010-03-14, retrieved 2011-06-08
Чыганаклар үзгәртү
- Сельское поселение Сабаевский сельсовет 2012 елның 6 апрель көнендә архивланган.