Туба ( гарәп. طُوبَىٰ‎ ‎ хозурлыҡ, рәхәтлек), Ислам эсхатологиясендә - оҗмахта үскән агач ( җәннәт ).

Туба
Урын Җәннәт[d]

Бу термин Коръәндә бер тапкыр гына хозурлыҡ контекстында искә алына һәм агач буларак телгә алынмый. Туба сүзен агачка күрсәтүче бердәнбер чыганак - Мөхәммәд пәйгамбәр хәдисе [1] .

Бу термин озак еллар язучыларның әсәрләрендә сүрәтләнеп килә. Мәсәлән, Яхья әл-Сухраварди иске Фарсы мифологиясе нигезендә сюжет уйлап тапкан һәм бу чыннан да мифик сәмруг кошы йомырка сала торган оҗмахтагы агач, дип фараз итә [2] . 1449 елда Мехмед Языджиоглу охшаш оҗмах агачын Мөхәммәдия дип аталган кулъязмасында сурәтли [3] [4] .

Сенегалдагы изге Туба шәһәре оҗмах агачы исеме белән аталган. Гарәп хатын-кыз исеме Туба да агач исеменнән килә. Туба, яки Тугба, Төркиядә 1970-нче еллардан бирле киң таралган исемгә әйләнгән [5] .

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ṣaḥīḥ al-Bukhārī 4:474 2016 елның 2 апрель көнендә архивланган. Retrieved 30 April 2016.
  2. Sohrevardi’s The Philosophy of Illumination..
  3. Book of Muhammad (Muhammediye)..
  4. Medieval Sourcebook: The Legends & Poetry of The Turks, selections. 2014 елның 17 ноябрь көнендә архивланган. from Charles F. Horne, ed., The Sacred Books and Early Literature of the East.
  5. Derya Duman.