Троица Живоначальная гыйбадәт йорты (Олы Тәрбит, Кайбыч районы)

Троица Живоначальная гыйбадәт йорты (рус. Троицы Живоначальной молитвенный дом) — Татарстан Республикасы Кайбыч районы Олы Тәрбит авылында урнашкан православие гыйбәдәтханәсе.

Чиркәү
Троица Живоначальная гыйбадәт йорты
Большое Тябердино. Троицы Живоначальной молитвенный дом
Зур Тәрбит чиркәве
Зур Тәрбит чиркәве
Зур Тәрбит чиркәве
Ил Россия
Район Татарстан, Кайбыч, Зур Тәрбит
Дин Православие
Мәхәллә Казан епархиясе 
Бина төре агач гыйбадәтханә
Төзелеш еллары 18981901 еллар
Халәте гамәлдә

Тарихы үзгәртү

Олы Тәрбит авылы XVI гасыр ахырында – XVII гасыр башында барлыкка килә. Ә моңа кадәр мәҗүсиләр булган авыл халкы XVIII гасыр уртасында чукындырыла.[1]

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында Изге Троицк чиркәве 1898 елда халык акчасына төзелә башлаган. Аны 1901 елның июнендә Троицага изгеләндерәләр. Беренче рухани булып Никита Комиссаров куела, ул 1910 елда вафат була һәм әлеге гыйбадәтханә янында җирләнә. 1935 елда чиркәүне ябалар һәм, гөмбәзне салдырып башлангыч мәктәп ачалар. 2007 елда балалар бакчасына янкорма ясаталар, анда мәктәпне дә күчерәләр. Ә иске чиркәү бинасында хәзер гыйбадәт йорты урнаштырыла.[1]

2015 елда чиркәү бинасын реконструкцияләү урынына яңа чиркәү төзелеше хуплана[2] 2015 елда халыктан иганәләр җыела, бу акчаларга чиркәү нигезе салына. Казан епархиясе Яңа Изге Троицк чиркәве проектын тәкъдим итә. Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан аны төзүгә игелек бирә.[1]

Урнашуы үзгәртү

Чиркәү Татарстан Республикасының Кайбыч районы Олы Тәрбит авылының Үзәк урамында, 23А йорт адресы буенча урнашкан.

Казан шәһәреннән алып Р-241 «Казан - Ульяновск» автоюлыннан көнбатыш юнәлешкә "Олы Кайбыч" күрсәткече буенча борылып тагын 24 км дан соң Колаңгы авылына кергәндә уңга борылырга, тимер юл кичүе узарга кирәк. 14 км-дан соң Олы Кайбыч авылын әйләнеп чыгу юлы буйлап Иске Чәчкаб, Корноухово һәм Турминское авылларыннан соң Мәлки авылына таба сулга борылырга, аннары төп юл юнәлеше буенча уңга борылырга, аннары "Чүти, Олы Тәрбит" күрсәткече буенча Мәлкидән чыгу юлында сулга борылырга. Чүти һәм Олы Тәрбитне узганда төп юл сакларга кирәк. Гыйбадәт йорты төп юлның уң ягында Олы Тәрбит авылы уртасында урнашкан.[3]

Искәрмәләр үзгәртү