Торак милекчеләре ширкәте

Торак милекчеләре ширкәте (рус. Товарищество собственников жилья)- торак милекчеләре белән төзелгән табышсыз оешма, шулай ук коммерция(ле) булмаган оешма, коммерция нигезендә булмаган оешма.

Русияда 1996 елда «Торак милекчеләре ширкәте турында» федераль канун чыкканнан соң әүвәле ТСЖ-лар барлыкка килде[1] . Алар һәр йортта яки бер биләмәдәге күп катлы биналарда оештырылды. Аңа кадәр йорт идарәлекләре эшләп килеп, коммуналь хезмәтләр өчен кая, кемгә, ник түләгәнен дә билгесез кешеләр башта бу яңалыктан аптырап калды. Гомумән, һәр яңалык та кеше баласын икеләнүләргә, шикләнүләргә дучар итә − кешенең табигате шулай корулы. Шуңа да ТСЖ хәрәкәте тик 2002 − 2003 елларда гына әүземләште китә.

Реформа механизмы әлегә кадәр бер калыпка, көйгә салынмаган һәм ике якта да − торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләрдә дә, аларның хезмәте белән кулланучыларда да шактый сорау тудыра. Элек күп фатирлы катлы биналарда яшәүчеләргә торак-коммуналь хезмәтләрне коммуналь хуҗалык күрсәтсә, хәзер бу сыктагы законнарга үзгәрешләр, өстәмәләр кертү аркасында ике якның үзара мөнәсәбәте бераз үзгәрешкә дучар булды: күп кенә йортлар белән хәзер ТСЖ (торак милекчеләре ширкәте), УК-лар (идарә итүче компания) эш итә. Һәм, тормыш күрсәтүенчә, дөрес, оста итеп оештырылган мондый оешмаларның эшмәкәрлегеннән халык, ягъни фатир хуҗалары − милекчеләр бик риза.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү