Татар халкының милли бәйрәмнәре

Милли бәйрәмнәрнәр — халыкның милләтенә бәйләнгән бәйрәмнәрнәр.

Татар халкы бәйрәмнәренең әһәмияте

үзгәртү

“Сабантуй”, “Нәүрүз”, “Каз өмәләре”, “Мәүлид кичәләре” ел фа сыллары белән бәйле бәйрәмнәр буларак, аларның тәрбияви яктан әһәмияте гаять зур.

Кеше тулаем бәхетле булсын өчен тәмле ашау-эчү, матур киенү генә җитмәгәнен без әйбәт беләбез. Камил бәхет өчен аңа тулы рухи байлык һәм җан азыгы да кирәк. Әгәр дә ул җанына “азык” таба алмаса, аның күңеле “китек”, психик дөньясы төшенке була. Ә төшенке күңелле булу үл – авыру тууга иң уңай җирлек. Авыруны да бит яхшы дару гына төзәтми, ә бәлки табибның яхшы мөгамәләсе дә дәвалый.

Бәйрәмнәрдә кеше күңел ача, рәхәтләнеп уйный, көлә, күзе матурлыкны күреп хозурлана. Кеше чын күңеле белән көлгәндә, аның аның бөтен мускуллары чишелгәндәй булып, ул үзе җиңеләеп кала. Битендәге мимик мускуллары йомшарып, бите алсулана (кан йөгерә, кан белән кирәкле матдәләр килә), күзләреннән ваемсыз, шатлыклы нур чыга. Гомумән, кеше бу мизгелдә бәхетле була. Ә кешене усалланып көлгән чакта алып карагыз: аның бите агарына, күзеннән зәһәр очкын сибелә, бөтен тәне куырылгандай була, тәненә адреналин тарала... Кыскасы милләтебез тормышында бәйрәм һәм йолаларның сәламәтлек ягыннан әһәмияте сөйләп бетергесез дәрәҗәдә зур.

Аның башы шулай ук ерак тарихка барып тоташа. Шуларның берсе – Сабантуй бәйрәменең туу шартларын күзаллап узыйк... Борынгы Мисыр илләрендә җир эшкәртүдә дә динни ышану һәм йолалар була. Иң әүвәл җирне яклаучы алла – Дельтада була, бер үк вакытта ул җимеш алласы булып саналган. Осирис һәрвакыт үсемлекләр белән янәшәдә лилия чәчәге, йөзем куаклары арасында күрсәтелә. Казу эшләре алып барганда табылган Осирис рәсемнәрендә ул рам эчендә, чәчкән орлыклар балчык катламында кеше итеп ясала. Үскән уңышлар җанлы алла рәсемен барлыкка китерә.

Сабан ашлыклары чәчү бәйрәмен Африка, Греция, Кытай, Украина, Чичен-Ингушетлар һ.б. бәйрәм итеп билгеләп үтә.

Сабан туе соңгы еллардагы кебек бер-ике көн түгел, сабан ашыклары чәчү беткәч, төрле көндә төрле авылга күчеп, 2 атнадан артыкка сузыла торган булган. Шуңа күрә аның исеме дә сабан туе, ягъни сабан ашлыклары чәчеп бетергәч, шытып чыкканчы бәйрәм итү. Ул нәкъ шул 18 көн буена була да.

Җыен – элек-электән үк дәүләтебездә булып килә торган хокукый мәсҗәләләрне, төрле мөһим карарларны бөтен халык катнашында җыелып хәл итә торган чара. Аны икенче төрле “Мир җыены” дип тә атаганнар. Бу җыен турында халыкка мәйданга җыелырга өндәп хәбәр салганнар, без хәзер митингларга җыелган кебек.

Мәйданга бару һәркем өчен җәҗбүри булган. Җыенда катнашмаган кеше күпмедер дәрәҗәдә гаепле саналаган. Язылмаган законнар буенча элекке Союзның Көньяк өлешендә ул әле бүген дә шулай.

Ә бәйрәмнәр исә, мөселман календарендә билгеле булганча, аз түгел. Аларның һәрберсенең үз исеме бар – моңа тагын һәр гаиләнең үз өе эчендә була торган бәйрәмнәр дә өстәлә.

Авылда шулай ук көзен каз өмәләре була. Кышын кызлар “утырмага” кунакка йөрү кебек төрле ял һәм күңел ачулар яшәп килгән.

Шулай итеп, бәйрәмнәр һәм күңел ачу кичәләре күбрәк булган саен, балаларда халкыбызның яшәешен аңлау өчен күзаллау барлыкка килә һәм кешеләр белән бергә күңел ачарга, шатланырга өйрәнә.

Бәйрәмнәр тасвирламасы[1]

үзгәртү

Сөмбикә бәйрәме

Сөмбикә – башак дигән сүз. Өлгергән башак, уңыш, байлык, көзге муллык дигән сүз. Менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Сөмбелә. Көзге көн белән белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул бәйрәм. Шулай ук, җитен чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны Сөмбелә дип атаганнар.

Халык йолаларын, йола бәйрәмнәрен фәндә икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә йолалары һәм ел фасылларына караган бәйрәм. Татар халкы һәр ел фасылының асылын, гүзәллеген үзенең бәйрәмнәрдә кулланган. Борынгыдан килгән төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та торалар. Ел фасылларына караган йолалар табигать белән, ел тәүлегенең үзгәреше белән бәйле рәвештә яшәп киләләр. Ел фасылларына караган йолалар һәм бәйрәмнәрнең тарихы бик ерактан килә. Алар буыннар арасында дәвамлылык, бер-берсеннән өйрәнү, үрнәк алу, бердәм рухи халәт тудыруга хезмәт итәләр. Бәйрәмнәр алар – күп кешеләр катнашып уздырыла торган уздырыла торган күмәк күренеш, һәм кешеләр арасында уртак рухи бәйләнеш булган очракта гына бәйрәм төсе барлыкка килә. Кеше һәрвакыт бәйрәмнәрне, рухи бәйләнешне һәм уртаклыкны кирәксенгән.

Нардуган бәйрәме

Нардуган – ул кышкы бәйрәм. Татар халкы ши торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманнарда ук Яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип йөрткәннәр. Гадәттә ул 22 нче декабрь – кышкы торгынлыгы көне. Бу – елда иң кыска көн.

Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый календарь бәйрәм татарларда “нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасы монголча “нар” (кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Димәк, нардуган, “кояш туган” дигән сүз була.

Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган.

Нардуган бәйрәмендә яшьләр, җыелып, ят киемннәр киенеп, үзләрен танытмый гына йорттан-йортка кереп, уйнап-шаярып йөргәннәр.Араларында ике төп образ – Нардуган Атасы һәм Нардуган Анасы аерылып торган. Алар озын киемнәр кияләр. Нардуган Атасы җитен яки тиредән сакал аса, Нардуган Анасы зур яулык ябына йөзенә корым яисә иннек сөртә.

Алар өйдән-өйгә йөреп, җырлар, такмаклар әйткәннәр, йорт хуҗаларына Яңа елда муллык, иминлек, бәхет теләгәннәр:

Нардуган, нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы, мөбәрәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын –

Йомыркадай тук булсын,

Нардуган, нардуган!

Яңа ел алдыннан һәркем үзенең киләчәк бәхете, язмышы турында күбрәк уйланучан була. Шуңа күрә бу бәйрәм көннәрендә фал ачу, йөзек салыш уеннары күп урын алган.

Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.

Яшьләрнең, укучы балаларның – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:

Ач ишегең, керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез,

Хәер-дога кылабыз,

Аш-сый көтеп торабыз,

Нәүрүз мөбәрәкбад!

Нәүрүз такмаклары төрлелеге белән аерылып торган. Кыскасы, тапкырлык чишмәсе шиңмәгән, кипмәгән!

Мәкальләр:

  • Яз яме чәчкә белән, көз яме көлтә белән.
  • Язгы көн ел туйдыра.
  • Яз сөрсәң, көз урырсың.
  • Язгы хезмәт – көзге хөрмәт.
  • Яз кайгысын кыш кайгырт, кыш кайгысын яз кайгырт.
  • Язның байлыгы – кояш, көзнең байлыгы – уңыш.
  • Табигатьне саклаган – үз яшәвен аклаган.
  • Кыш көне арбаңны, яз көне чанаңны әзерлә.
  • Яхшы тел яз кебек, яман тел көз кебек.
  • Язгы көн көендерә, көзге көн сөендерә.

Язгы сынамышлар:

  • Март берендә аяз – аяз булыр бөтен яз.
  • Мартта яуган кар бакча җимешенә бик ярар.
  • Апрельнең башында аяз булса, җәй коры килер. Әгәр болытлы булса – ашлык уңарга булыр.
  • Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.
  • Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебенгә юклык булыр.
  • 9 майда бәрәңге утырт.
  • 19 майда кыяр утырт.
  • Каен суы күп булса, күп акса, җәй яңгырлы булыр.
  • Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
  • Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
  • Боз утырып калган елны авырлык булыр.
  • Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.

Табышмаклар:

  • Ак юрганын алып куйдым, яшел юрганын җәеп куйдым. (Яз)
  • Кара мыеклы җизнәм сагындырып килгән. (Яз)
  • Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде, елап елгалар, яшьләр түгелде. (Яз)
  • Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

Карга боткасы

Татар халык календарендәге иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәрнең берсе – Карга боткасы:

Карга җәтә: карр, карр,

Туем җитте, барр, барр,

Ярма, күкәй алып бар,

Сөт-маеңны салып бар,

Әпәй, итең тагып бар,

Барр, барр, барр!

Кайбер төбәкләрдә карга боткасы өчен азык-төлекне ат менеп җыеп йөргәннәр. Җайдак егетләр, һәр капка төбендә туктап:

Казылык! Ярма! Сөт! Күкәй!

Ит тә бир әле, түтәй! –

дип кычкыра торган булганнар. Шулай авылны урап үткәннән соң, карга булып каркылдап, тавык булып кыткылдап, киенеп-ясанып, табигатьнең иң күркәм җиренә, калку чишмә буена юнәлгәннәр. Зур-зур казаннарда аш, ботка пешкән, йомыркалар буяганнар. Аш-суга оста карчыклар карга боткасын өлгерткәнче, төрле уеннар оештырылган. Ботка пешеп өлгергәч, иң башта ботканы барчасы бергә учлап җиргә сипкәннәр, чишмә суына корбан иткәннәр (җир тук булсын, су иясе тотмасын, яңгыр бирсен!).

Ә бик борынгы заманнарда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар яшел язны җылы яктан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга туе” яисә “Карга боткасы” дип атаганнар. Бу очракта да азык-төлек җыеп, аны пешереп, бәйррәм иткәннәр. Бәйрәм бергәләшеп ботка ашау белән тәмамланган. Ләкин балалар ботканы үзләре генә ашап бетермәгәннәр, өйләренә кайтып киткәндә: “Рәхмәт, кошкайлар, безгә язны алып килдегез!” – дип, каргаларга калдырып китә торган булганнар.

Бәйрәмәрнең максаты

үзгәртү

Мондый бәйрәмнәр ата-бабаларыбызның йолаларын балаларыбыз хәтерлә-ренә сеңдерү максытыннан оештырыла. Бу чараларны үткәргәндә балалары та-рафыннан зур эш башкарыла. Шулар аркылы бүгенге көн баласында милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләнә.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-05-31, retrieved 2019-05-31