Татарстан Республикасында туризм

Татарстанда туризм — төбәктә икътисади иминлек һәм гомуми мәдәни үсешне камилләштерү өлкәсендә мөһим тармакларның берсе; бу төбәк турислар өчен үзенчәлекле әһәмияте, тарихи мирасы һәм республиканың туристлар өчен кызыклы булуы белән бәйле: Татарстан Республикасының башкаласы Казан Россия порталының Trip Advisor һәм "ТурСтат" туристик агентлаклары бәясе буенча иң яхшы ТОП-10 туристик юнәлешенә керә[1][2], һәм 2017 елгы җәйге сезон буенча 4 нче урында тора. ЮНЕСКОның Россиядә булган 29 мәдәни мирас объектларының өчече Татарстан территориясендә урнашкан: Казан кремле, Свияжск утрау-шәһәрчегендәге Успение соборы һәм монастыре, Болгар архитектура-тарихи комплексы[3]. Шундый статуслы дәрәҗәгә алуга Минтимер Шәймиев җитәкләгән "Яңарыш" Республика фонды булашлак итә. Фонд мөһим мәдәни объектларны саклау һәм туристлык үзәкләрне төзекләндерү эшләрен башкара[4].

Татарстан Республикасында туризм
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Урын Татарстан
 Татарстан Республикасында туризм Викиҗыентыкта

Тарихы үзгәртү

1996 елдан бирле Татарстан Республикасының физик культура, спорт һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәсми рәвештә туризмны үстерү белән шөгыльләнде; 2005 елда Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы оештырыла, 2014 елда Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты оештырыла[5].

Хәзерге туризм үсешенә Казанда үткән Бөтендөнья җәйге Универсиада (2013 ел) этәргеч бирә.

Бу вакыйга кунакчыллык һәм бу өлкәне камилләштерү өчен үзенә күрә катализатор була – Казанда үткән II халыкара «Киләчәк ориентирлары» туристик форумында Универсиаданың туристлар агымы үсешенә уңай йогынтысы билгеләп үтелде: ярышлар барган көннәрдә Татарстан башкаласына дөньяның 170 иленнән вәкилләр, 150 меңнән артык туристлар килде, 13 яңа кунакханә ачыла.

Универсиада Республикада кунакханә һәм ресторан бизнес инфраструктурасын камилләштерүгә, тарихи мирасны актуальләштерүгә, төбәкнең милли мәдәниятләрненә булышлык итүгә ярдәм итте. Казанда үткән Бөтендөнья студентлар уеннары Казанның шәһәр статусын гына түгел, Татарстан Республикасының һәм тулаем алганда Россинең социаль-икътисади үсешенә йогынты ясый[6].

2014 елда Татарстанда туризм үстеше буенча башка төбәкләр белән чагыштырганда югарырак темпларда дип билгеләп үтелде[7]. 2015 елда (2015 елгы су спорт төрләре буенча Дөнья Чемпионаты үткән елда) Татарстанга якынча 2,7 млн турист килгән[8].

2016 елда Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты ярдәме белән Visit Tatarstan рәсми туристик бренды[9] һәм турислар өчен махсус онлайн-ресурс эшли башлады.

2017 елның октябрь башында алынган мәгълүматларга караганда, узган ел белән чагыштырганда республикага турист агымы 10% ка аркан, бу мөмкинлеккә дөньякүләм дәрәҗәдәге Конфедерацияләр Кубогы булышлык иткән[10].

Белем бирү үзгәртү

Туризм юнәлеше буенча Татарстанда һөнәри белем бирү белән шөгыльләнәләр:

  • Казан федераль университетының сервис һәм туризм кафкедрасы[1] 2019 елның 21 март көнендә архивланган..
  • Казан дәүләт мәдәният институтына, туризм факультеты, реклама һәм халыкара коммуникацияләр[2] 2020 елның 3 февраль көнендә архивланган..
  • Россия халыкара туризм академиясе [3].
  • Казан инновацион университетының кунакханә һәм туристик бизнес кафедрасы[4] 2019 елның 21 март көнендә архивланган..
  • ТИСБИ идарә итү университетларының социаль-мәдәни сервис һәм туризм кафедралары[5] 2017 елның 4 октябрь көнендә архивланган..
  • Идел буе дәүләт академиясенең физик культура, спорт, сервис һәм туризм кафедрасы.

Туристик форумнар үзгәртү

2011елнан башлап һәр 2 ел саен Казанда "Киләчәк ориентирлары" Халыкара туристик форумы үткәрелә[11].

2016 елда Татарстан башкаласында форумы «Туризм. Перспективалары һәм мөмкинлекләр 2016» төбәк туризм форумы үткәрелде[12]

2017 елда Казанда Төбәк туристик форумы узгарылды[13].

Турист портреты үзгәртү

"Татарстан Республикасында туризмны үстерү үзәге" коммерцияле булмаган оешмасы тикшеренүләре буенча[14], 2016 елда республикага килгән турислар, нигездә, гаиләле кешеләр, югары белемле, ике яшь категорияләренә бүленәләр: 26 – 35 яшь һәм 46 – 60 яшь; ешрак поездында (якынча 50%) сәяхәт итәләр; килүнең төп максаты — ял вакытын үткәрү. Татарстанга килүче сәяхәтчеләнең урташа табыш күләме 20 меңнән 30 меңгә кадәр.

Туризм инфраструктурасы үзгәртү

 
"Шаляпин Палас Отель» кунакханәсе, Казан

Татарстанда «Казан» һәм «Бигеш» халыкара аэропортлары, шулай ук федераль әһәмиятле «Бөгелмә» халыкара аэропорты эшли. Республикада Россия тимер юллары транспорт элемтәсе гамәлдә.

Туристлык үзәкләрендә кунакханәләр (2017 елның 30 августына 392 канакхәнә теркәлгән[15]), хостелләр һәм шифаханәләр урнашкан.

Мисал өчен республика башкаласында, турислар өчөн тәүлегенә бәясе 3 771 сум тоган дүрт йодызлы канакхәнәләрдәге урыннар буенча беренче урында, ә гомуми статистикада, йолдызсыз кунакхәнәләрне исәпләмәгәндә, уртача бәясе 2 439-3 105 сум булган кунакхәнәләр күберәк[16].

Росстат мәгълүматларына караганда, 2017 елда Татарстан Идел Буе федераль округы төбәкләре арасында ресторан һәм кафе әйләнешенә буенча 15,6 млрд. сумга якын һәм беренче урында тора[17].

Тарихи-мәдәни әһәмияттәге туризм ресурслары үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 10 лучших туристических направлений — Россия
  2. Казань заняла 4 место в рейтинге туристических городов России
  3. Минниханов: «Успехом стало включение в список наследия ЮНЕСКО Успенского собора и монастыря Свияжска»
  4. В Татарстане восстановительные работы на объектах историко-культурного наследия продолжатся
  5. ИСТОРИЯ МИНИСТЕРСТВА, archived from the original on 2017-10-13, retrieved 2019-03-21 
  6. Оценка влияния крупных региональных инвестиционных проектов на социально-экономическое развитие региона на примере проекта «универсиада-2013» (PDF), archived from the original (PDF) on 2017-10-13, retrieved 2019-03-21 
  7. Развитие туристкой отрасли в республике Татарстан
  8. Туризм в Татарстане: "Цифра в 18,4 млрд рублей - это уже отрасль"
  9. Visit Tatarstan: "1001 удовольствие" обошлось в 2 млн рублей
  10. Казань за восемь месяцев посетили 2,2 млн туристов
  11. Комплексное управление туристскими территориями обсудят на KAZAN TOURISM FORUM 2017, archived from the original on 2017-10-13, retrieved 2019-03-21 
  12. Форум «Туризм в России. Перспективы и возможности 2016» пройдет в Казани http://www.tatar-inform.ru/news/2016/02/10/491011/
  13. Региональный туристический форум в Казани, archived from the original on 2017-10-13, retrieved 2019-03-21 
  14. Центр развития туризма Республики Татарстан: статистика и аналитика
  15. Кризис привел к росту числа гостиниц в Поволжье, archived from the original on 2017-10-13, retrieved 2019-03-21 
  16. Взрывной рост посещаемости Свияжска и половинная загрузка отелей Казани, archived from the original on 2017-10-13, retrieved 2019-03-21 
  17. Башкирия вошла в пятерку регионов ПФО с высоким оборотом общественного питания