Тархан вулысы (тат. تارخان ۋولىٰسىٰ, рус. Тархановская волость) — Сембер губернасына, Чуаш АӨгә һәм Чуаш АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Тархан вулысы
Үзәк Тархан
Халык саны 16638 кеше  (1913)

Алатыр өязе, Морат, Шыгырдан, Шомырша, Мунчәли һәм Шамкай вулыслары белән чиктәш булган (1890). 74[1] торак пунктта 16638 кеше яшәгән.[2] 1920 елда Чуаш АӨ составына күчерелә. 1927 елда бетерелә, территориясе Батыр, Шомырша һәм Алатыр районнарына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү