Тансык чишмәсе (Татарстан)

Тансык чишмәсе («Тансык әби чишмәсе» дип тә йөртелә) — Татарстан Республикасы Чирмешән районының Әмир авылында урнашкан чишмә.

Тарихы үзгәртү

Риваять буенча Тансык әби аны ачлык елында чишмәләр кипкәннән соң, казып чыгарган. Әмирләрнең үзләрендә Тансык чишмәсе буенча берничә фараз яши.

Патша Россиясе заманында 1873-1874, 1880-1884, 1891, 1893, 1900, 1911 елларның начар килгәне, ачлык булганы билгеле.

Гөлмури әби Сибгатуллина истәлеге: «Әмир бабайның әүвәлге хатынының 6нчы, ягъни соңгы баласы булган Тансыкбикә, икенчесе булган Минсафа. Әмир бабай кайсы җирдәдер казып карагачтан: “Монда су якын бит, кайда булса да су чыганагы бар монда, тәмле су булырга ошый, ”- дип, шул ике кызын чыгарып җибәргән. Алар тимерме-таякмы, нәрсә беләндер чокыр казыганнар. Бер көрәк тирәнлегеннән көрәккә балчык ябышкан. Ул кырда 4 имән бар иде. Шул имән төбеннән Тансык коесына су саркыган. Чокырайтып казыганнар аны, зурайтканнар. Күп еллар, үзем дә яхшы эшче булганда, берничә ел коеның эченә төшеп, бураларны юып түгә идек. Югары очтан Ибятов Ибрай абыйдан баскыч ала идек, ике Рәшидә апа бара идек, Зөһрә апа, мин, бер-ике әбине дәшә идек.Таш бар иде ул коеда. Ул ташны күчереп баса идем дә, бураларны юып, чистартып бетермичә ташны алмыйм. Эшне бетереп ташны алгачтан, аяк эзен юып ташны кырыйгарак күчереп, су чыгарга юл ясап калдыра идем. Аннары бурасы череп бетеп, җир белән тигез генә калды. Хәллерәк кешеләр бура ясап куйдылар. Бераздан бураның өстен япкачтан, су тартылды. Кипте кое. Суы булмый инде, дип тагын япканнар да, кемнеңдер төшенә кергән: “Безнең күзне йомдың, менә тилмереп тор әле!” - дигән бер әби. Шул хәлдән соң, коеның өстен янәдән ачтылар. Тансык суы кояшка карап (гараж дия идек) шунда агып төшә».Каимә апа Нуретдинованың (1941 елгы) әйтүенчә, Әмирдән ярты чакрым төньяккарак, каяндыр суга аптыраган кешеләр - бер әби белән бабай килеп утырган. Алар шул урында чишмә чыгарганнар да, үзләренә аеруча кирәкле булуына күрә, шатланып «Тансык» дип исем кушканнар, имеш. Бу риваятьне Каимә апа олылардан ишетеп калган.Тагын бер версия буенча, 1921 елгы корылык (ачлык) чорында Әмирнең бөтен чишмәләрендә сулар кибеп бетә. Тансык исемле кыз авылдан 500 метрлап төньяктарак утырган Әмир урманы буена барып чишмә чыгара. (Ул чакта чүмеч белән генә тутырып алганнар, күрәсең). Шушы чыганак халыкның сусавын баса, самавыр куеп чәй кайнатырлык, үләннәр булса да пешереп ашарлык су нигъмәте бирә, ачлыктан коткарып кала. Мул агымлы бу чишмә 1960-1970 елларда да кулланыла. «Инде колонкалар гөҗләп эшләп торса да, чәй суына дип бөтен авыл кызлары шуннан су ташыды, чишмә юлыннан кеше өзелмәде. Су юлында хатыннар очрашып, көянтәсен күтәргән көе сәгатьләр буе сөйләшеп торалар иде. Хәзер инде чәй суына йөрүче булмаса да, чишмә бар әле» - дип сөенә Фазыл абый Әгъләмов. 1837 елдан алып 1920 елга кадәр авылда туган балалар арасында да, бәби тапкан киленнәр арасында да Тансык исемле хатын-кыз очрамый. Әмма 1817 елгы беренче ревизия язуында Тансык исеме бар.Отставной солдат Мөхәммәт Бикбау улының хатыны дип 18 яшендәге Тансык күрсәтелә. Димәк, ул 1799 елгы булган. Карамалда туып Әмиргә күченгән кыз! Чишмәне аның 1820-1825 елларда да, соңрак та чыгарган булуы ихтимал. Әгәр Әмирлеләр бу риваятьне Тансык әби исеме белән бәйләп сөйли икән, димәк бу хак. Риваятьләрдә тарихи фактлар саклана алганы бәхәссез.Соңрак Тансык чишмәсе кое итеп үзгәртелә. «Явымсыз җәйләрдә шунда әбиләр җыелып яңгыр теләргә менә иде. Коены чистартып, садака салып яңгыр теләгәннәр, дога кылганнар, чәйләр эчеп, чишмә тирәсен җыештырып кайтып киткәннәр. Иң гаҗәбе шул: догалардан соң яңгыр сибәләп булса да уза, сулыш иркенәеп, һавалар сафланып кала иде!» - дип искә ала Әмирлеләр.«Бу чыганак урманнан башлана, шуңа да мул сулыдыр ул, - ди Люцир абый Зыятдинов. - Урман дымны саклый. Шуннан саркып төшкән дым менә безнең Тансык чишмәсеннән килеп чыга». Тирә-юнендәге талларын Зәкиулла Мортазин утырткан иде дип хәтерлиләр.

Хәзерге вакытта үзгәртү

2000 елда Әмирнең 200 еллыгын билгеләп үткәндә район хакимияте акча бүлеп биреп, Тансыкны төзәтәләр. Матур ташлар белән тирә-ягын әйләндереп алып, махсус юллар салып, ял итү урыннары куелгач, ул үзенә бер табигать һәйкәле – комплекска әйләнә.

Бүгенге көндә бер гадәт исән: яшьләр, студентлар, Әмир авылы халкы 1 Май бәйрәмендә чишмәләрне җыештыру буенча өмә оештыра, аннары төрле кызыклы чаралар үткәрә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү