Координаталары 44°03′43″ т. к. 77°00′02″ кч. о.HGЯO

Тамгалы-Тас ызанлыгында Будда сурәте
Ташта Будда сурәте

Тамгалы́-Та́с («тамгалы таш») — Алматы шәһәреннән 120 км төньякка Или елгасы янында ызанлык, анда кыяларда күп петроглифлар, серле Илаһлар сурәтләре, соңрак вакыт Буддачылык язмалары сакланып калган. Петроглифлар арасында меңнәрчә таш кыя сурәте аералар, алар арасында иң мәшһүрләре булып Будда Шакьямуни сурәтләре, Чиксез Яктылык Буддасы Амитабха һәм Чиксез Мәрхәмәтлелек бодхисаттвасы Авалокитешвара сурәтләре тора. Буддачылык рәсемнәре һәм язмаларыннан тыш VIII-IX гасыр борынгы төрки руник язмалар белән таш бар, бу язмаларны фараз ителгәнчә кыпчаклар калдырган.[1] Тамгалы-Тас мәдәни һәйкәл буларак Казакъстан хөкүмәте яклавы астында булып тора һәм ачык күк астында Буддачылык гыйбадәтханәсе булып тора, моның турында ызанлыкка кергәндә тактада әйтелә.

Тарихы

үзгәртү

X гасырда Җидесуга барганда Буддачылык миссияләрнең берсе Или елгасы ярында туктагач, җир тетрәве булган һәм зур таш кыя кисәге җиргә төшкән, моны Һиндстанга кайтырга кирәк дип юраганнар. Ватылып төшкән кыя кисәгендә алар тарафыннан Будданың өч сурәте кисеп ясалган булган. Башка юрама буенча язмалар калмыклар тарафыннан «тодорхой номын бичиг»-та («ачык әдәби язу») ясалган булган, ул 1648 елда Зая Пандита Огторгуйн тарафыннан ясалган булган һәм өч гасыр буена күчмә монголлар тарафыннан кулланылган булган, алар Будда образларын кисеп ясаганнар.[2] Тамгалы-Таста ташларның өйрәнүе XIX гасыр ахырында башланган булган. 1856 елда Чокан Вәлиханов урынның рәсемнәрен ясаган, 1899 елда монголистика белгече Алексей Позднеев Рус Археологик җәмгыяте "Язмалар"ында язмаларның һәм рәсемнәрнең тәфсилле тасвирламасын биргән. 1897 елда урынны өйрәнгән Николай Пантусов шулай дип язган:

Киргизами в то время называли казахов. Кочующие в этой местности, говорят только, что они из рассказов своих предков знают, что начерченные изображения и надписи на камнях были сделаны калмыками ещё до прихода на эти места киргизов. Кочующие здесь киргизы прибыли сюда лет двадцать тому назад с рек Каратал и Коксу; раньше их здесь жили дулаты, которые ушли в Верненский уезд. О Тамгалы Тас киргизы эти имеют весьма недостаточные сведения. Местность Тамгалы Тас получила своё название уже от киргизов и означает «камень со знаками».

Ренато Сала — Италия археологы бу урынны шулай дип хаслаган:

Тамгалы Тас – бик сирәк һәйкәл. Бу буддачылыкның изге гыйбадәтханәсе, ул дога һәм медитация өчен кулланылган булган. Тамгалы Таска охшаш сурәтләр Кыргызстанда, Кытайда, Һиндстанда, Пакьстанда һәм Буддачылыкның Ватанында Тибетта табылган булган.Буддачылык Ватаны....- Хәзерге Непал.

Шәхси кулларга тапшыру

үзгәртү

14 апреля 2016 елның 14 апрелендә Или елгасы буенда Тамгалы-Тас ызанлыгының дәүләт территориясе шәхси мәйданы ваклап сату белән шөгыльләнгән (ТОО «Эксим Коммерс Групп») ширкәтенә бирелгән булган.[3].

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. В курсе. Тамгалы-Тас («Писаные скалы»). әлеге чыганактан 2008-06-28 архивланды. 9 ноября 2008 тикшерелгән.
  2. Позднеев А. М.: «Объяснения надписей и изображений Тамгалы-Таса». Записки Восточного отделения Российского археологического общества. Т. XI. 1899.
  3. Въезд в урочище Тамгалы-Тас на реке Или сделали платным. «Zakon.kz». әлеге чыганактан 2016-08-15 архивланды. 15 августа 2016 тикшерелгән.

Сылтамалар

үзгәртү