Тамара Гродскова

Тамара Викторовна Гродскова (1930 елның 14 сентябре, Кумылга авылы, Вологда өлкәсе, ССРБ2019 елның 23 сентябре, Саратов, Россия) — совет һәм Россия сәнгать белгече, Россия Сәнгать академиясенең мактаулы академигы (2012). РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1985). А. Н. Радищев исемендәге Саратов сәнгать музееның директоры (1977—1987 һәм 1999—2016) һәм мактаулы президенты (2016—2019).

Тамара Гродскова
Туган 14 сентябрь 1930(1930-09-14)
Вологда гөбернәсе
Үлгән 23 сентябрь 2019(2019-09-23) (89 яшь)
Сарытау, Россия
Әлма-матер И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Тамара Гродскова 1930 елның 14 сентябрендә Вологда өлкәсенең Кумылга авылында туа.

1953 елда ССРБ Сәнгать академиясе И. Е. Репинисемендәге Рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаганнан соң, А. Н. Радищев исемендәге Саратов сәнгать музеенда китапханә мөдире, 1963 елдан — фәнни хезмәткәр, 1966 елдан 1971 елга кадәр экспозиция бүлеге мөдире булып эшли. 1971—1976 елларда — Саратов Халык иҗаты йортында телевидение һәм радиотапшырулар комитеты корреспонденты һәм сынлы сәнгать буенча методист. 1987—1999 елларда — мәдәният Фондының Саратов бүлекчәсе рәисе урынбасары һәм мәдәният Фонды каршындагы музыка-сәнгать салоны директоры[1].

1977 елдан 1987 елга кадәр һәм 1999 елдан алып 2016 елга кадәр — А. Н. Радищев исемендәге Саратов сәнгать музее директоры, 2012 елда Радищев музеенда аның җитәкчелегендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе В. В. Путинның Россиянең эре музейлары җитәкчеләре белән очрашуы була. Очрашуда музейларны финанслауны арттыру, фонд саклагычны төзү һәм реконструкцияләү, музейларның бюджеттан тыш эшчәнлеген киңәйтү, салым ташламаларын яңадан карау, Россиягә сәнгать әсәрләрен кертү мәсьәләләре күтәрелә. Очрашудан соң В. В. Путин графика һәм рәсем сәнгате саклагычларын карый, аерым хезмәтләр һәм иконалар коллекциясе белән таныша[2]. 2016 елдан — Радищев музееның мактаулы президенты[3][4].

2019 елның 23 сентябрендә Саратовта вафат була[4].

Бүләкләр һәм мактаулы исемнәр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Гродскова Тамара Викторовна: биография.(үле сылтама)
  2. Владимир Путин в Радищевском музее провёл совещание с директорами российских музеев. Интернет-портал «Музеи России».
  3. Кто есть кто в Саратовской области: Гродскова Тамара Викторовна.
  4. 4,0 4,1 Умерла президент Радищевского музея Тамара Гродскова.

Әдәбият үзгәртү

  • Энциклопедический словарь биографий современников: «Вся Россия. XXI век. Самарская область» / сост.: Л. В. Мяченкова и др. — Самара: Ред.-изд. центр Поволжья, Кн. 1. — 2008 г. — 302 с. — ISBN 978-5-903333-03-5

Сылтамалар үзгәртү