Тала, тала (җыр)

(Тала,тала (җыр) битеннән юнәлтелде)

Тала, тала — кыска көй жанрында язылган татар халык җыры.[1]

«Тала, тала»
Җыр
Язылган билгесез
Көй авторы халык
Сүзләр авторы халык

Сүзләре үзгәртү

Татарча Русча[2]

Сандугачлар ияләшкән су эчәргә миләштән.
Сагынуларым бетәр иде сине куреп сөйләшсәм.

Кушымта: Эх, тала, тала, тала, тала ике беләгем.
Нигә тала, нигә яна икән минем йөрәгем?

Агыйделгә басма салдым каенын сайлап кына.
Яннарыңа барыр идем кош булып сайрап кына.

Агыйделкәйне кичкәндә, җырлыйм ишкәк ишкәндә.
Өзелә үзәк, яна йөрәк, җаныем искә төшкәндә.

Агыйдел суы тирбәлә уртасында сал булса.
Суга салсаң, калкып чыгар безгә насыйп яр булса.

Соловьи привыкли воду пить с рябины
Мои страдания закончились бы, если б я с тобой поговорила.

Припев: Эх, ноют, ноют, ноют, ноют обе мои руки.
Но почему же ноет, почему горит моё сердце?

Я к речке выложила мосток из отборной берёзы,
Я бы к тебе полетела щебеча, как птичка.

Вода в речке рябит, если в середине отмель.
Что в воду положишь — всплывет, если нам суждено быть любимыми.

Башкаручылар үзгәртү

«Тала-тала» җырын Хәмдүнә Тимергалиева, Шәгърниса Мәүлитова, Фәридә Тимербаева, Гөлүзә Зыятдинова, Роберт Тимербаев, Альберт Асадуллин, Люция Мусина, Надежда Бабкина, «Казан егетләре», «шУРАле» төркемнәре, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт хоры башкаруларында ишетергә була.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү