Тайказан (Төркистан)

Тайказан, тай-казан (каз. тайқазан) — 1399 елның 25 июнендә (801 хиҗри елның 20 шәүвәлендә) коелган казан, төрки мәдәнияте истәлеге.

Тарих үзгәртү

Тайказан Казакъстанның Төркистан өлкәсе үзәге Төркистан шәһәрендәге Әхмәд Ясәви кәшәнәсендә урнашкан. Кәшәнә XI гасыр төрки шагыйре Әхмәд Ясәви (10931166) каберендә булдырылган һәм «Хәзрәт-солтан» тыюлыгы тарихи-мәдәни музееның үзәк объекты булып тора.

Төркистандагы казан, Әмир Тимер фәрманы белән, Төркистан тирәсендә яшәгән оста Әбелгазиз Шәрәфетдин улы әл-Тәбризи тарафыннан 1399 елның 25 июнендә (801 хиҗри елның 20 шәүвәлендә) коелган. Аның биеклеге 1, 60 м, касәсенең диаметры – 2,42 м. Казанга 3 мең литр су сыйган. Авырлыгы 2 тонна. Ясаганда 7 кушылма, шул исәптән кызыл бакыр, алтын, цинк, аккургаш һ. б., кулланылган. Әлеге казанда атнага ике тапкыр диндарлар өчен «хәлим» — бодай һәм иттән пешерелгән азык әзерләнә торган булган. Тайказан — тай ите (яки күп күләмдә ит) пешерү өчен махсус зур казан.

1935 елда Ленинград Эрмитажына алып китеп, төрки мәдәният бүлегендә күрсәтелгән.

1989 елда Казакъстан бәйсезлеккә ирешкәч, казан Ватанына кайтарылган.

Тайказан (Казан) үзгәртү

Төп мәкалә: Тайказан (Казан)
 
Казанда Тайказан һәйкәле

Тайказан — Казакъстан Республикасы Көнчыгыш-Казакъстан өлкәсе хакимиятенең татар халкына бүләге.
Казан шәһәрендә куелган Тайказан — төп нөсхәсеннән күләмен, авырлыгын, эретмә составын төгәл саклап, кечерәйтеп ясалган беренче копиясе. Күчермә Нурсолтанда Казакъстан Президенты идарәсе күрсәтмәсе буенча 3 айда эшләнгән. Проект җитәкчеләренең берсе — Сарсен Сәетов.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү