Сөләйман Идрисов

кырымтатар сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе


Сөләйман Измаил улы Идрисов (кырымтат. Suleyman İsmail oğlu İdrisov; 18781938 елның 17 апреле) — кырымтатар сәясәтчесе, кырымтатар Корылтае депутаты (1917—1919). Кырым ССР игенчелек халык комиссары.

Сөләйман Идрисов
Туган 1878
Акмәсҗит районы, Кырым АССР
Үлгән 17 апрель 1938(1938-04-17)
Акмәсҗит, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Питырбур психоневрология фәнни тикшеренү институты[d]
Һөнәре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Эш бирүче Крымская социалистическая советская республика[d] һәм СБКФ ҮК
Сәяси фирка Социал-инкыйлабчылар фиркасе[d] һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Тормыш юлы үзгәртү

Сөләйман Идрисов 1878 елда туа. 1900 елда укытучылар семинариясен тәмамлый. 1906 елда укытучы булып эшли. 1904 елдан — эсерлар партиясе әгъзасы. 1906 елның сентябрендә крестьян дулкыннарында катнашкан өчен хөкем ителә. 1906 елдан — Петербург университеты тыңлаучысы. Шулай ук П. Лесгафт педагогик курсларында һәм Петербург психоневрология институтында белем ала.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында рус армиясендә хезмәт итә.

1917 ел ахырында Корылтай әгъзасы итеп сайлана. 1918 елның гыйнварында мөселман-социалистлар партиясен оештыра. Тышкы һәм милли эшләр комиссары иптәше (урынбасары) вазыйфасында Тавридның Совет социалистик республикасы хөкүмәтенә керә.

1918 елның октябреннән РКП(б) әгъзасы. 1919 елда — Кырым ССРның игенчелек халык комиссары[1]. Төркиягә яшь Төркия хәрәкәте белән элемтәләр урнаштыру өчен берничә тапкыр бара.

1920 елдан — РКП(б) ҮК каршындагы Көнчыгыш халыклары бүлеге эшләре идарәчесе, 1920—1921 елларда — Кырым революцион комитет әгъзасы, соңрак хуҗалык вазыйфаларында эшли. 1934 елда ВКП(б)дан төшереп калдырыла.

Кырым АССР Халык Комиссарлары Советы рәисе Абдураим Самединов җитәкчелегендәге икенче яшерен советка каршы оешма эше буенча кулга алына. Исбатлар шикләнелүчеләр сүзләреннән төзелгән. ССРБ Югары суды хәрби коллегиясенең күчмә сессиясе 1938 елның 17-18 апрелендә Акмәсҗиттә уза һәм Сөләйман Идрисовны 36 кеше арасында атып үтерергә хөкем итә, хөкем карары шул ук көнне үтәлә[2].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. М. В. Владимирский. Красный Крым 1919 года. — М: Издательство Олега Пахмутова, 2016. — С. 162—163. — 304 с. — ISBN 978-5-9908031-2-1.
  2. Эмир АБЛЯЗОВ История одного списка(рус.) // Газета «Голос Крыма». — № 15 (1005).