Сөббух Рәфыйков исемендәге премия
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия (рус. Премия имени Суббуха Рафикова) – Татарстанның Зәй муниципаль районы хакимияте 1991 елда гамәлгә куйган бүләк. Күренекле язучы, сәяси золым корбаны Сөббух Һади улы Рәфыйков (15.07.1913 ― 21.11.1971) исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган[1].
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия | |
---|---|
Ил | ![]() ![]() |
Төр | премия |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
ТарихҮзгәртү
- Төп мәкалә: Сөббух Рәфыйков
Озак еллар халык дошманы исемен күтәреп, зур авырлыклар кичергән Сөббух Рәфыйковның 1957 елдан соңгы 14 ел гомере, иҗаты Зәй шәһәре белән тыгыз бәйләнештә. 1957 елны аның «Ак төннәр» исемле шигырьләр җыентыгы басылып чыга. «Беренче яз» (1958), «Авыл иртәсе», «Тын елга буенда» романнары Зәйдә яшәгән чорда язылган. Зәйлеләргә язучы үз әсәрләрендә тирән рәхмәтле булуын белдерә[2].
Сөббух Рәфыйков исемендәге премия Зәй муниципаль районы хакимияте тарафыннан 1991 елда гамәлгә куелган. Әлеге премия Зәй муниципаль районы башлыгы карары нигезендә 2 елга бер мәртәбә бирелә[3].
Зәй һәм якын-тирә районнардагы талантларны ачыклауда, аларның хезмәтләренә тиешле дәрәҗәдә бәя бирүдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия әһәмиятле[4] Хатыйп Миңнегулов, профессор
|
СтатусҮзгәртү
- Премия милли мәдәниятне (әдәбият һәм сәнгать, музыка, театр, декоратив-гамәли, сынлы сәнгать) үстерүгә зур өлеш кертеп, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган, әсәрләре, хезмәтләре үзенчәлекле автор стиле, яңалыгы, кабатланмаганлыгы белән аерылып торган эшләр өчен аерым шәхесләргә яки коллективларга бирелә.
- Премия бирү буенча комиссия тәкъдим иткән эшләрне карап, муниципаль район Уставының 39нчы маддәсенә нигезләнеп, район башлыгы карар чыгара.
- Лауреатларга премия, кагыйдә буларак, язучыны искә алу кичәсендә (Зәй шәһәренең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсе яки музык мәктәбе бинасы, 15 июль) бирела.
- Лауреатларга диплом, сертификат (акчалата бүләк) тапшырыла.
ЛауреатларҮзгәртү
Моны да карагыз: Төркем:Сөббух Рәфыйков премиясе лауреатлары
2021 елҮзгәртү
2019 елҮзгәртү
- Чепурная Надежда Семеновна ― рус телендә иҗат итүче шагыйрә, хәйрияче[5].
2017 елҮзгәртү
- Хрулев Виктор Васильевич ― рәссам, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы.
- Цыганов Сергей Александрович ― рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы[6].
2015 елҮзгәртү
2015 елга кадәр Сөббух Рәфыйков исемендәге премиягә 35 Зәй районының төрле тармакларында эшләүчеләр, төрле иҗат коллективлары, республика күләмендә танылган шәхесләр лаек булган.
- Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы (1939) ― әдәбият галиме, академик, филология фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган фән эшлеклесе.
- «Татмедиа» АҖ «Зәй телевидениесе»нең татар бүлеге коллективы[7].
2013 елҮзгәртү
- Әхәтов Равил Әхнәф улы ― һәвәскәр рәссам, агачтан сын ясау остасы;
- Гомәров Хәниф Әхмәт улы (Югары Пәнәче) ― язучы, композитор, спортчы ― СССРның спорт остасы;
- Шиапов Фазыл Әгъләм улы ― рәссам һәм сынчы[8].
2008 елҮзгәртү
- Әлфия Җиһаншина (Югары Пәнәче)
2005 елҮзгәртү
- Вәли Һадиуллин (Югары Пәнәче)[9].
1999 елҮзгәртү
- Максимов Геннадий Григорий улы (1955) ― музыкант-баянчы, педагог, композитор, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре [10]
Башка еллардаҮзгәртү
- Гарифуллин Дамир Хәйрулла улы ― төбәк тарихчысы;
- Госман Мухамов
- «Мирас» ансамбле
- Хәтфир Җиһаншин ― виртуоз баянчы, «Умырзая» халык вокаль ансамбле җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ Именитые люди района. 2021 елның 19 апрель көнендә архивланган. Официальный сайт Заинского муниципального районаЮ 24.12.2015(рус.)
- ↑ Николай Шамионов. Сөббух Рәфыйков: «Тоткынлыкта туңган тәнемне, җанымны Зәй эретте...»
- ↑ Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшырылды. Татар-информ, 16.07.2019
- ↑ Сөббух Рафыйков премиясе лауреатлары артып торсын. «Шәһри Казан», 30.07.2013
- ↑ Үзәк китапханәдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. msu.tatarstan.ru, 15.07.2019
- ↑ Вручение премии имени Суббуха Рафикова. 2021 елның 18 апрель көнендә архивланган. Заинская центральная библиотека, 21.07.2017(рус.)
- ↑ Зәйдә Сөббух Рәфыйков премиясе якташыбыз, академик Хатыйп Миннегуловка һәм Зәй телевидениесенең татар бүлеге коллективына тапшырылды. «Сегодня в Заинске», 21.07.2015(рус.)
- ↑ Сөббух Рәфыйков исемендәге премия бирү турында. Зәй районы рәсм сайты, 12.07.2013
- ↑ Клара Ермолаева. Югары Пәнәченең өч кешесенә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия бирелгән. «Зәй офыклары», 7.12.2020
- ↑ Валентина Тазирова. Моңнар булып кайтсын җырларым. «Безнең мирас», 21.04.2015