Сәхиб-Гәрәй

(Сәхибгәрәй битеннән юнәлтелде)

Сәхиб-Гәрәй (صاحب كراى, кырымтат. Sahib Geray, Сахиб Герай, صاحب كراى) — Казан ханлыгы ханы (15211524), Кырым ханлыгы ханы (15321551), бердәм татар халкының каһарманы. Казан-Кырым хәрби берлегенең оештыручысы. Миңле I Гәрәй улы. Бакчасарайга нигез салучы.

Сәхиб-Гәрәй
Казанның 13-нче ханы
Вазыйфада
1521–1524
Аңа кадәр Шаһгали
Дәвамчысы Сафа-Гәрәй
Кырымның 13-нче ханы
Вазыйфада
1532–1551
Аңа кадәр Ислам-Гәрәй
Дәвамчысы Дәүләт I Гәрәй
Туган 1501(1501)
Кырым, Кырым ханлыгы
Үлгән 1551(1551)
Бакчасарай
Әти Миңлегәрәй I
Казан ханлыгы

Кырымда туып үскән. 1521 елдан 1524 елга кадәр Казан тәхетендә утыра. 150 меңле рус гаскәре Казанга килгәндә, тәхеттә улын Сафа-Гәрәйне калдырып, Кырымга китә.

1532—1551 елларда Кырым ханлыгы белән идарә итә.

Өзелгән нәсел

үзгәртү

Мөхәммәт-Әмин һәм Габдел Латыйф үлгәннән соң Олуг Мөхәммәт нәселе шунда тукталган: Илһам һәм Мәликтаһир инде вафатлар, Ходай-Кул (Ходайгыл ) чукындырылган, ә менә төньякта сөргендәге Габдел-Латыйфны Мөхәммәт-Әминнең вафатына бер ел гына кала үтергәннәр.

Ибраһим ханның берничә кызы булган, аларның берсе — Гәүһәршад (рус елъязмаларында—Ковгаршад). Ул Нур-Солтан кызы да, Казан ханлыгының милли бәйсезлеге өчен зур көрәшкә әзерләнгән кеше. Ләкин аның варис була алуы-алмавы хакында җәмәгатьчелектә сүз кузгатылмаган, чөнки ул вакытларда хатын-кызларның тәхеткә утырырга хокуклары булмаган. Әгәр шулай була калса, иң элек Нур-Солтанның үзе хакында сөйләргә мөмкин булган булыр иде. Аның ире—Кырым ханы Миңле-Гәрәй 1515 елда шулай ук үлеп киткән.

Нур-Солтанның Миңле-Гәрәйдән ике улы — Мөхәммәт-Әмин белән Габдел-Латыйфның энеләре Мөхәммәт-Гәрәй белән Сәхип-Гәрәй калганнар.

Казан тәхете өчен көрәш

үзгәртү

Мөхәммәт-Гәрәй әтисе үлгәннән соң Кырым ханы була һәм, Казан тәхетенә үзенең энесен утыртырга тәкъдим ясап, Василий III гә мөрәҗәгать итә. Мәскәү моннан баш тарта — ул киләчәктә көчле Кырым-Казан берлеге оешуын теләми. Василий III нең үз исәбе, үз кандидатурасы була һәм ул аны Казан хакимиятенә җиткерергә ашыга, Касыйм ханы Шәех Әүлиярның олы улы Шаһ-Галине (рус елъязмаларында Шигали) тәкъдим итә. Василий III нең тәкъдиме юкка гына булмый: Шаһ-Гали Мәскәүдә үскән, чып-чын рус тәрбиясе алган һәм бу аның татарларны яратмавы, аларга каршы эшчәнлеге өчен нигез була.

Россиянең тыгылуы

үзгәртү

Шаһ-Гали Казанга юлга чыгар алдыннан Россиягә тугрылыклы булырга ант итә һәм 1519 елда 13 яшендә Казан тәхетенә утыра.

Мәскәү Шаһ-Галине Казан тәхетенә өч тапкыр китереп утырта һәм өчесендә дә аны аннан куып җибәрәләр — казанлылар өчен ул артык дәрәҗәдә җирәнгеч һәм нәфрәт тудырган кеше була. Аны хәтта Мәскәү яклы татарлар да күралмаганнар, тик Мәскәү үзе китереп куйганга күрә генә түземлелек күрсәткәннәр.

Бозылган килешү

үзгәртү

Шаһ-Галине кырымлылар да яратмаган: Гәрәйләр нәселе һәм Зур Урданың Әхмәт хан нәселе (Шаһ-Гали шуннан чыккан) күптән инде үзара дошман булганнар. Шуның өстенә Василий III дә, Казан тәхетенә ул кешене утыртмам дип кырымлыларга биргән вәгъдәсен бозып, нәкъ шул кешене Казан ханлыгының башлыгы итеп куйган.

Кырымлыларның түземлеге соңгы чиккә җиткән, чөнки берничә ел элек кенә, Россия белән төзелгән солыхны үтәү йөзеннән, Мөхәммәт-Гәрәй хан Россиягә дошман булган Польша гаскәрен тар-мар иткән. Кырым үз шартларын үтәгән, ә русларның олы кенәзе вәгъдәсез булып калган.

Сәхиб-Гәрәй килүе

үзгәртү

1521 елның язында Кырымнан 300 сугышчы белән генә чыгып киткән Сәхиб-Гәрәй Казанга килеп җитә. Бу бөтенләй көтелмәгән хәл була һәм Сәхиб-Гәрәй шәһәргә бернинди каршылыксыз керә ала. Шунда ук рус илчесе һәм гаскәр башлыгы кулга алына, барлык рус һәм Касыйм сәүдәгәрләренең мал-мөлкәте тартып алына, Шаһ-Галинең сакчы гаскәре бөтенләй диярлек юк ителә.

Тулы бәйсезлеген торгызу

үзгәртү

Шаһ-Гали үзе исән кала һәм бер кечкенә отряды белән Мәскәүгә качып өлгерә. 35 ел чамасы дәвам иткән (14871520) Мәскәү тәэсире тәмамлана. Казан ханлыгы тарихында яңа чор, милли аң күтәрелү, Казан шәһәре һәм Казан җире халкының баскынчыларга каршы көрәш чоры башлана.

Казан ханлыгы чорының сакланып калган бердәнбер чын документы—хан ярлыгы нәкъ менә Сәхиб-Гәрәй исеме белән бәйле. Үзенең элгәреннән аермалы буларак, яңа хан бик матур кеше була, элеккеге идарәчеләре булган «Касыйм имгәге»ннән соң казанлылар аны яратып кабул итәләр.

Җавап сугышлары. Казан-Кырым Берлеге.

үзгәртү

1521 елны Мөхәммәт-Гәрәй хан белән бергә, Сәхиб-Гәрәй Россиягә каршы сугыш башлый. Кырым һәм Казан гаскәрләре Коломна шәһәре янында кушылалар (шуның алдыннан казанлылар Түбән Новгородны алган булалар), бергәләшеп Мәскәүгә барып җитәләр һәм аны камап алалар. Шәһәр эчендә көчле каушау башлана.

Олы кенәз үзе, Мәскәүне саклауны каенесе Петр Ибраһимовичка, ягъни Ходай-Кулга калдырып, Волоколамск шәһәренә чыгып кача.

Казан-Кырым Берлегенең җиңүе

үзгәртү

Казан-Кырым берлеге гаскәрләренең уңышлы һөҗүме нәтиҗәсендә Рус хөкүмәте солых сорый, һәм олы кенәз, Мәскәүгә кайткач, хурлыклы килешүгә кул куярга мәҗбүр була. Ул үзенең Кырым ханлыгына бәйлелеген таный һәм элеккечә ясак түләп торырга ризалык бирә.

Казан татарлары да зур уңышка ирешеп, Мәскәүдән тулы бәйсезлек алып, кайтып китәләр.

Үч һәм яңа сугыш

үзгәртү

Казанга кайткач, татарлар рус сәүдәгәрләрен кыса башлыйлар, хәтта Мәскәүнең илчесен дә үтерәләр. Бу хәл татарларга каршы яңа сугыш башлау өчен Василий III гә сылтау була. Башта Казанга якынрак итеп ханлык җирендә Василь кирмәнен (Васильсурск) төзиләр. Басып алу сәясәтенең мондый башлангычын Мәскәүнең үзендә дә яратып бетермиләр, әмма христиан руханилары Мәскәү хөкемдарларының эшен хуплыйлар. Митрополит Даниил хәтта: «Шул шәһәр белән без Казанның бөтен җирен басып алачакбыз», дип белдерә.

Казан өчен бик үк уңай булмаган вакыйгалар башлана: Кырымда Сәхиб-Гәрәйнең туганы һәм булышчысы Мөхәммәт-Гәрәй кинәт үлеп китә. Яңа Сәгадәт-Гәрәй хан Мәскәү белән сөйләшүләр башлый, аны Казан белән тынычлык килешүе төзергә өнди. Василий III моны катгый төстә кире кага һәм тагын татарларга каршы сугышка әзерлек башлый.

Сәхиб-Гәрәй Кырымга китүе

үзгәртү

Хәвеф якынлашуын сизеп, Сәхиб-Гәрәй Кырымнан үзенең туганнан туган энесе Сафа-Гәрәйне чакыртып ала, үзе Төркиягә китә, анда солтаннан Казанны яклауда ярдәм сорый. Ләкин хан Төркиягә, Казанга ярдәм итүне сораудан бигрәк, Кырым тәхетен алу өчен барган.

Кырым ханы

үзгәртү

Берничә елдан Сәхиб-Гәрәй Сәгадәт-Гәрәйне тәхеттән алдыруга һәм үзе шунда хан булуга ирешә. Кырым Сәхиб-Гәрәй хан вакытында (15321551) чәчәк ату чорын кичерә. Ул үз заманы өчен югары гыйлемле кеше һәм зур дәүләт эшлеклесе, куәтле Алтын Урда ханнарының лаеклы варисы була.

Элгәре:
Шаһгали
Казан ханы

1521-1524
Аннары:
Сафа-Гәрәй

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү