Сәндерәҗир өстеннән биек итеп ясалган йоклау, тору һәм әйберләр саклау өчен эшләнгән махсус урын, башлыча бер яки берничә агач башында яки йорт эчендә мичкә беркетелеп эшләнә. Ял итү, эш урыны һәм вакытлыча яшәү урыны итеп файдаланыла.

Агач башындагы сәндерә

Агач башында эшләнгән сәндерә өчен урман кисү таләп ителми, шуңа күрә алар экологик төзелеш өлгесе булып торалар. Кайсы бер тропик районнарда, җирдәге хәвефлектән саклану өчен, сәндерәне агас ботакларында яки җиргә кагылган свайларда эшлиләр.

Агач башында эшләнгән йортлар Көньяк Америкада, Африкада, Азияда киң кулланыла.