Сәмәк
Сәмәк[1] (рус. Семиковка) — 1994 елдан Әстерхан шәһәренең бер өлеше булган элеккеге йорт татарлары авылы.
Сәмәк | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Почта индексы | 414057 |
Географиясе үзгәртү
Авыл Тияк ерганагының сул ярында, Әстерханның Совет районының көньяк өлешендә урнашкан. Шәһәр үзәгенә кадәр ара туры сызыкта 4 километр, юл белән 6 километр[2]. Авыл шәхси сектордан тора. Халыкның күпчелеге традицион рәвештә ислам динен тоткан Әстерхан өлкәсенең җирле халыкларының берсе булган йорт татарларыннан тора.
Тарихы үзгәртү
1911 елның май аенда Сәмәк авылында Латыйп Умәров бакчасында Габдулла Тукай була.[3]
Транспорт үзгәртү
Авылның төньяк чигеннән Фунтовское трассасы уза, анда Сәмәк авылын шәһәрнең башка өлешләре белән тоташтыручы 21, 47, 78 номерлы микроавтобуслар йөри.
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Милли-мәдәни мирасыбыз: Әстерхан татарлары. – Казан, 2017. – 420 б. Б. 334. – (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; унберенче китап). ISBN 978-5-93091-210-4
- ↑ Расстояния представлены по данным сервиса Яндекс.Карты.
- ↑ Габдулла Тукай Әстерханда. Тукай «Идел» газеты редакциясендә (Габдерәхим Утабалиев истәлеге).