Сәмига Сәүбәнова

Сәмига Сәүбәнова, Сәмига Әһелтдин кызы Сәүбәнова (20.05.1946) - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы.

Биография үзгәртү

Сәмига Әһелтдин кызы Сәүбәнова (20.05.1946) туган авылы Югары Яхшыйда - сигезьеллык, Иске Байсарда урта мәктәпне гамамлады. 1960 еллар уртасыпнан яза башлан, актив хабәрчегә әверелде. Нәсер, кечкенә хикәяләре дә күрде. КДУның татар теле һам әдәбиягы бүлеген тәмамлады.

Анып хезмәт эшчәнлеге торле тармакларга карый; авылда - клуб мөдире, район газетасында - тәржемәче, әләби мөхаррир, укытучы, балалар бакчасында - тәрбияче, заводта - эшче-аппаратчы. Гомеренең елын "Казан утлары" журналында секретарь-машинистка һөнәренә багышлый, 1990 елдан 2003 елга кадәр Мәдәният министрлыгының Республика халык һәм мәдәни-агарту фәнни-методик үзәгендә өлкән белгеч вазыйфаларын башкара. 2003-2004 елларда "Татар иле" газетасында хәбәрче була.

Иҗаты үзгәртү

Сәмига әдәби иҗат белән яшьтән үк мавыкса да, бай тормыш тәжрибәсе туплап, дөньяга ныклы үз карашы утырып җиткәч һәм гомеренен дүртенче дистәсен ваклагач кына ижат белән җитди төстә шөгыльләнергә керешә. Язучы төрле жанрларда каләмен сынап карый. Аның юмор-сатира, балалар һәм өлкәннәр прозасына караган ("Кызтәкә", "Табигать ялгышы") повестьлары, ("Күпер", "Арыслан буласым килә", " Кайда идең син, рассам?", "Язмышым сагышы", "Яшльлегемнең моңсу кыры", "Көмеш күл") драма әсәрләре, мәдәнияткә кагылышплы мәкаләләре көндәлек матбугатта - "Чаян", "Сөембикә", "Ялкын", "Идел" журналларында, "Мәдәни җомга", "Ватаным Татарстан", "Шәхри Казан", "Сабантуй", "Татар иле" газеталарында, "Безнен сәхнә" кебек күмәк жыентыкларда, Республика халык иҗаты һәм мәдәни-агарту фәнни-методик үзәге тарафыннан чыгарыла торган репертуар-методик басмаларда даими басыла, радио-телевидение тапшыруларында янгырый. Ул шулай ук онытылган һәм бүгенге көндә гамәлдә булган татар халык бәйрәмгәре, халык гореф-гадәтләре, тамашалары турындагы мәгълүмат-тасвирламаларны эченә алган күпсанлы белешмә-җыентыкларны төзүче буларак та билгеле. "Бәйрәмнәр: туйлар" (1998), "Балачак бәйрәмнәре (1999), "Каз өмәсе" (1999), "Бәйрәмнәр, туйлар өчен" (1999), "Жинү көне белән!" 2000), "Ак күңелле әниләр" (2001), "Хуш киләсең, Яңа ел!" (2002), "Бүген бәйрәм, бүген туй" (2005) кебек китаплар - шулар җөмләсеннән.

Бүләкләре үзгәртү

Матбугат һәм мәдәният өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстанның Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Ул - 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чыганаклар үзгәртү

  • Йосыф Хуҗин. "Җирлегебез көзгесе". ― Сарапул, 2015, 180 нче бит