Сью Графтон (ингл. Sue Taylor Grafton; 24 апрель 1940, Луисвилл, Кентукки — 28 декабрь 2017, Санта-Барбара, Калифорния) — детектив жанрда иҗатчы Америка сәясәтче, детектив жанрның күп абруйлы әдәби премияләренә ия булучы. «Алфавитная серия» әсәренең авторы буларак киң билгеле, анда төп персонаж булып уйдырма Санта-Тереза шәһәренән шәхси детектив Кинси Милхоун тора.

Сью Графтон
Туган телдә исем ингл. Sue Grafton
Туган 24 апрель 1940(1940-04-24)[1][2][3][…]
Луивилл, Кентукки, Америка Кушма Штатлары[4][3]
Үлгән 28 декабрь 2017(2017-12-28)[5][6][7] (77 яшь)
Санта-Барбара, Калифорния, Америка Кушма Штатлары
Үлем сәбәбе үңәч яман шеше[d]
Яшәгән урын Луивилл
Ватандашлыгы  Америка Кушма Штатлары[8][9]
Әлма-матер Луисвиллский университет[d][10], Университет Западного Кентукки[d] һәм Atherton High School[d]
Һөнәре язучы, сценаричы, новеллачы, автор, журналист
Ата-ана

 Сью Графтон Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Сью Графтонның әтисе Корнелиус Графтон детектив жанр авторы була. Язучының әтисе дә, әнисе дә пресвитериан миссионерлары балалары була. Әтисе юрист, муниципаль облигацияләр белән шөгелләнгән, ә әнисе урта мәктәптә химия укытучысы булып эшләгән. Икенче дөнья сугышыннан соң язучының әти-әнисе хәмер белән бәйле проблемалар кичерә башлый, һәм Графтон болай дип сөйли: «Биш яшьтән һәм соңыннан миңа үземне үзаллы тәрбияләргә туры килә».

Графтон һәм аның олуг апасы Энн Луисвиллда үсә, анда Сью урта мәктәпне тәмамлый. Соңрак ул Луисвилл университетына (беренче курс) һәм Көнбатыш Кентукки (хәзер Көнбатыш Кентукки университеты) педагогия колледжына йөри, 1961 елда Луисвилл университетын тәмамлардан алда, инглиз әдәбияты һәм сынлы сәнгать һәм гуманитар фәннәр бакалавры дәрәҗәсен ала.

Укуны тәмамлап, Графтон шәһәр дәваханасында регистратурада, шулай ук Санта-Моникада һәм Санта-Барбарада кассир һәм медицина секретаре булып эшли.

1960 елда Графтонның әнисе эчкелек һәм тәмәке тартудан барлыкка килгән муен яман шешенә операциядан соң өйгә кайткач үз-үзенә кул сала. Әтисе 1982 елда вафат була.

Әдәби эшмәкәрлеге үзгәртү

Графтонның әтисе детектив әдәбиятне ярата һәм үзе дә яза. Ул Графтонны язу һәм мөхәррирләү барышы белән таныштыра, аны язучы булырга дәртләндерә. Графтон 18 яшендә илһамланып яза башлый, ә дүрт елдан соң башлангыч романын тәмамлый. Ул язуын дәвам итә һәм тагын алты роман яза. Җиде романының икесе («Дения Кезиа» и «Война Олли-Мадонна») басылып чыга. Соңрак Графтон үзенең баштагы биш басылып чыкмаган романнарын юк итә.

Беренче романнарына дан алмагач, Графтон киносценарийлар яза башлый. Киләсе 15 ел дәвамында (1973 елдан алып 1989 елга кадәр) телевизион фильмнар өчен сценарийлар өстендә эшли. Аның «Хождение по огню» фильмы сценарие 1979 елда Кристофер премиясына лаек була, бу бүләк 1949 елдан АКШ-та продюсерларга, режиссерларга һәм китап язучыларга, фильм һәм телевизион сценарийлар өчен бирелә.

Аның сценарийлар язу өлкәсендәге тәҗрибәсе аны хикәяне структурлаштыру, диалоглар язу һәм эзлекле вакигалар булдыру нигезләренә өйрәтә. Тиздән Графтон нәфис әдәбият язуга әйләнеп кайтырга әзерлеген тоя. «Аерылышканда һәм опека вакытында алты ел дәвам иткән ачы сугышны», үзенең элеккеге ирен яралау яки үтерү ысулларын ул күз алдына китерә. Аның фантазиялары шул кадәр ачык була, аларны язып алырга карар итә[12] .

Әлифба сериясен булдыру үзгәртү

1982 елда Сью детектив «Алфавитная серия» әсәре өстендә эшли башлый. Башлангыч детектив «А» дип атала — димәк алиби". Ары «Б.» һәм башкалар. Бу сериянең героинясы Кинси Милхоун, үзенең урынын бу детектив жанр юнәлешендәге «текә» ир-егетләр» арасында ышанычлы таба.

Графтонның әсәрләре 28 илдә һәм 26 телдә басылып чыга[13]. Голливудта тормыш һәм эш Сьюга шул кадәр авыр тәэсир итә, шуңа күрә үзенең детективларын хәтта үзе үлгәннән соң да экранлаштырырга рөхсәт итми[14]. Графтон стиле өчен кыска детектив уйдырма хас. Стиле еш кына «кыска, җиңел, зирәк» дип сүрәтләнә.

Сью Графтон 77 яшендә сөт бизендә яман шеше белән ике ел көрәшкәннән соң вафат була.

Әлифба сериясе үзгәртү

  • 1982 — 1. A is for alibi — «А» — значит алиби
  • 1985 — 2. B is for burglar — «Б» — значит безнаказанность («Б» — значит безопасность)
  • 1986 — 3. C is for corpse
  • 1987 — 4. D is for deadbeat
  • 1988 — 5. E is for evidence
  • 1989 — 6. F is for fraud
  • 1990 — 7. G is for gumshoe
  • 1991 — 8. H is for homicide
  • 1992 — 9. I is for innocent — «Н» — значит невиновен
  • 1993 — 10. J is for judgment — «К» — значит кара
  • 1994 — 11. K is for killer — «У» — значит убийца
  • 1995 — 12. L is for lawless
  • 1996 — 13. M is for malice
  • 1998 — 14. N is for noose
  • 1999 — 15. O is for outlaw
  • 2001 — 16. P is for peril — «П» — значит погибель
  • 2002 — 17. Q Is for quarry
  • 2004 — 18. R Is for Ricochet
  • 2005 — 19. S Is for Silence — «М» — значит молчание
  • 2007 — 20. T Is for Trespass
  • 2009 — 21. U Is for Undertow
  • 2013 — 22. W Is for Wasted
  • 2015 — 23. X
  • 2017 — 24. Y Is for Yesterday

Бүләкләре үзгәртү

Сью Графтонның әдәби иҗаты Эдгар По, Shamus, һәм өч тапкыр Энтони бүләкләре белән билгеләнгән. Ул детектив язучыларның Америка ассоциациясе президенты итеп сайлана. 2004 елда язучы Росс Макдоналд һәм «Марло» наградаларына лаек була

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Internet Movie Database — 1990.
  2. http://www.nndb.com/lists/499/000063310/
  3. 3,0 3,1 3,2 Pallardy R. Encyclopædia Britannica
  4. 4,0 4,1 http://articles.latimes.com/1990-02-18/magazine/tm-1682_1_kinsey-millhone
  5. Louisville mystery writer Sue Grafton dies of cancer at age 77
  6. L’auteure de « L’Abécédaire du crime », Sue Grafton, est morteEn savoir plus sur http://www.lemonde.fr/disparitions/article/2017/12/29/l-auteure-de-l-abecedaire-du-crime-sue-grafton-est-morte_5235884_3382.html#D2aWTtbLVC0iOJqI.99
  7. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  8. http://www.infoplease.com/ipa/A0931883.html
  9. http://www.usatoday.com/life/books/reviews/story/2011-11-17/mystery-roundup/51243192/1
  10. 10,0 10,1 10,2 Blain V., Grundy I., Clements P. The Feminist Companion to Literature in English: Women Writers from the Middle Ages to the Present — 1990.
  11. 11,0 11,1 Geni — 2006.
  12. White, Claire E. «A Conversation with Sue Grafton». Writers Write. Retrieved February 8, 2007 [White, Claire E. «A Conversation with Sue Grafton». Writers Write. Retrieved February 8, 2007](ингл.)
  13. Loosemore, Bailey (December 29, 2017). «Sue Grafton, internationally acclaimed mystery author and Louisville native, dies». Louisville Courier-Journal.(ингл.)
  14. Carlson, Michael (January 3, 2018). «Sue Grafton obituary». The Guardian. Retrieved February 23, 2018.(ингл.)