Сынташты мәдәнияте

Сынташты мәдәниятебронза гасыры археологик мәдәнияте (б.э.к. III меңьеллык ахыры — б.э.к. II меңьеллык башы). Андрон мәдәни-тарихи уртаклыгының бер өлеше булып тора.

Сынташты мәдәнияте
Сурәт
Урын Көньяк Урал
 Сынташты мәдәнияте Викиҗыентыкта

Топонимика үзгәртү

Мәдәниятнең атамасы (Тубыл елгасының сул кушылдыгы) Сынташты елгасы буендагы торулык исеменнән алынган (сынташ - таштан ясалган сын, тораташ; ягъни, монда сынташ булган, сынташлы урын.).

Тасвирлама үзгәртү

 
Аллентофт (2015) буенча, Сынташты мәдәнияте, һәрхәлдә, өлешчә шнур керамикасы мәдәниятеннән килеп чыккве

Сынташты мәдәнияте төньяк киңлегенең 54 һәм 52 градуслары арасында һәм көнчыгыш озынлыгының 59 һәм 62 меридианнары арасында Көньяк Урал аръягы һәм Көньяк Уралның төньяк далаларында таралган.

Хәзерге заманда Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләрендә мәдәниятнең 22 ныгытылган торулыгы табылган. Сынташты мәдәнияте утрак һәйкәлләренең күпчелеге Җаек һәм Тубыл елгалары бассейнында урнашкан.

Көньяк Уралда Аркаим, Берсуат торулыклары [1], Таш Амбар, Куйсак, Сынташты, Тамак, Степное, Кизильское, Аландское, Сынташты II һ.б.; Сынташты, Олы Караган, Кыек күл, Буланов, Степное VII, Танаберген II, Бестамак каберлекләре һ.б табылган. Сынташты ныгытылган торулыкларының мәйданы, гадәттә, 2 гектар тәшкил итә, кайвакыт 3-4 гектарга җитә.

Торулыкларның диварлары 5,5 метр калынлыктагы һәм 3,5 метр биеклектәге балчык катыш блоклардан салынган. Мәйданы, яки үзәгендә урамы булган түгәрәк, озынча һәм квадрат итеп уратып ныгытылганнар.

Торакларда учаклар, ачык мичләр (каминнар), кар базлары, коелар, мәгъдән эретү мичләре табылган.

Керамик савыт-саба - дулкынлы сызыклы, фигуралар төшерелгән очлы һәм түгәрәк кабыргалы (банка) рәвешле савыт. Сынташты мәдәнияте керамикасы ям мәдәниятенә барып тоташмаса да, соңгы катакомба һәм абаш мәдәниятләренә янәшә тора[2].

В. А. Городцов катакомба мәдәниятен ачучы булган, ул 1901-1903 елларда Төньяк Донец борынгы курганнарын тикшергәндә, катакомбаларга игътибар иткән. Зират корамалының конструктив үзенчәлекләреннән чыгып, аны катакомба мәдәнияте дип атаганнар[3].

Мәетләрне курган каберлекләренә, күбесенчә, торулыкаларга каршы, елга аръягына, 3,5 метр тирәнлектәге җирләү чокыр-төрбәләренә, сул ягына бөкерәйтеп, учларын йөзенә якынайтып салып, җирләгәннәр.

Каберлекләргә яу коралы (ук башаклары, баулы сөңгеләр (гарпуннар), балталар, сөңге башаклары), хезмәт кораллары, бизәнү әйберләре, көнкүреш һәм йола предметлары һ.б. салынган. Бик күп каберлекләргә, башы, аяклары йөгерү торошонда урнаштырылган, корбан ителгән ат салганнар; ике тәгәрмәчле яу арбалары да очрый[4]. Хайваннар (атлар, эре мөгезле терлек, вак мал, этләр), җирләү йоласының бер өлеше буларак, корбан ителгән[5].

Күмү йолалары кешенең җәмгияттәге урынына бәйле булмаган, ә аның җенси-яшь градацияләрен чагылдырган.

Ул дәвердә яшәү чыганагы булып терлекчелек торган. Сынташты мәдәнияте вәкилләре мәгъдәнчелек, мичтә яндырылган балчыктан әйберләр җитештерү (ташаяк), тире иләү, туку һ.б. белән шөгелләнгән.

Фән үзгәртү

Сынташты мәдәниятен тикшерү белән галимнәр И. М. Баландина, Н. Б. Виноградов,В. Ф. Генинг, А. В. Епимахов, Г. Б. Зданович, К. С. Малютина, Д. Г. Зданович, Е. В. Куприянова һ.б. шөгыльләнгән.

Хәзерге мәлдә археологиядә Сынташты мәдәниятенең килеп чыгуы һәм формалашуы буенче уртак фикергә килешү (консенсус) юк[6].

Генетик эзләнү үзгәртү

Палеомагнетик өлкәсендәге тикшеренүләргә ярашлы, Сынташты мәдәнияте кешеләренең баулы ташаяк мәдәнияте халкы белән генетик яктан шактый охшаш булуы раслана. Сынташты мәдәнияте вәкилләренең казылып алынган ДНКларын тикшергәндә, аларның Y-хромосомалы R1a гаплотөркемгә (R1a1a1b2a2-Z2124 һәм R1a1a1b2a2a-Z2123[7]) һәм митохондриаль - J1, J2, N1 һәм U2 гаплотөркемнәренә караганлыгы ачыклана.

RISE386 Bulanovo Sintashta б.э.к. 2298-2045 еллар белән билгеләнгән, Z2121 һәм Z2124 сниплар буенча уңай нәтиҗә бирә. YP1460 сибы өчен дә уңай нәтиҗә күзәтелә.

YP1460 сибы кыргыз тармагы өчен позитив булган.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Берсуат
  2. В. В. Ткачев, А. И. Хаванский. Керамика сынташтинской культуры. Орск — Самара, 2006 г.
  3. Городцов В. А. Результаты археологических исследований в Изюмском уезде Харьковской губернии, 1901 года // Труды XII АС. — М., 1905. — Т. 1. — С. 174—341.
  4. Г. Б. Зданович. Синташтинская культура. Башкирская энциклопедия. 2017 елның 2 февраль көнендә архивланган.
  5. Зданович Д.Г. Жертвоприношения животных в погребальном обряде населения степного Зауралья эпохи средней бронзы. Автореферат дисс. на соискание уч. степени канд. ист. наук. Екатеринбург, 2005
  6. Происхождение и хронология синташтинской культуры (материалы заседания круглого стола) // Аркаим — Синташта: древнее наследие Южного Урала, ч.2 (сбор. под. ред. Г. Б. Здановича). Челябинск. 2010 г.
  7. Ancient Eurasian DNA of the Copper and Bronze Ages, archived from the original on 2017-01-22, retrieved 2020-08-29 

Әдәбият үзгәртү

  • Синташтинская культура//Большая российская энциклопедия 2021 елның 3 июнь көнендә архивланган.
  • История башкирского народа : в 7 к./ гл. ред. М. М. Кульшарипов ; Институт истории, языка и литературы УНЦ РАН. Уфа.: изд. Гилем, 2012. — 400 с.: ил. — ISBN 978-5-02-037008-1. к. 2. — 2012. — ISBN 978-5-91608-100-8
  • Генинг В. Ф., Зданович Г. Б., Генинг В. В.
  • Синташта. Археологический памятник арийский племен Урало-Казахстанский степей. Челябинск, 1992. К. 1. С. 10-15.
  • Генинг В. Ф. Могильник Синташта и проблема ранних индоиран племен // СА. 1977. № 4. С. 53-73.
  • Смирнов К. Ф., Кузьмина Е. Е. Происхождение индоиран в светной археологических открытий. М., 1977
  • Онищенко М. В. Проблема изучения Синташты культуры // Историко-культурное наследие Северный Азии: Итоги и перспективы изучения на рубеже тысячелетий (Материалы XLI Региональной археологы-этнографической студенческое конференции. Барнаул, 25-30 марта 2001 г.) / Под ред. А. А. Тишкина — Барнаул: Изд-во Ат. ун-та, 2001. — Б.  220-223. — 600 б. — 400 экз. — ISBN Калып:ISBN с опечатка.

Сылтамалар үзгәртү