Сфагнум сазлыклары

Сфагнум сазлыклары — гадәттә астан түгел, ә яңгырлардан, кар суларыннан туена торган сазлыклар төре, уртача климат киңлегендәге урманлы һәм урманлы тундра зонасында өстенлек итә[1].

Сфагнум сазлыклары
Сурәт
Зур сфагнум сазлыгы. Канада

Тасвирлау үзгәртү

Дымлы уйсу сазлыкларда Сфагнум (Sphagnum), ягъни торф барлыкка китерә торган мүк калын катлам булып каплап үсешә. Мүк катламы астында кислородсыз ачы су ята[2].

Сфагнумлы сазлыкларда су ачы, кислород һәм туклыклы матдәләр йөкмәткесе ярлы, мондагы шартларның күбесе нормаль яшәү шартлары белән сыешмый, тереклек, шул исәптән бактерияләр таркала. Әлеге шарт егылган агачларның, чәчкәләренең серкәсе һәм башка органик матдәләрнең таркалуына комачаулый, алар мең еллар дәвамында сазлык өстендә кала ала[3].

Еш кына сфагнум сазлыклары кабарынкы формада, чөнки сфагнум сазлыкларның үзәгендә яхшы үсә — анда су кимрәк минераллашкан була.

Сазлыкларга югалу куркынычы яный: җирләрне үзләштерү, су алмашуындагы үзгәрешләр һәм түккән шакшы су моңа сәбәпче булып тора[4][5]

Россия субъектларында сфагнумлы сазлыкларны дәүләт яклавына ала башлау күзәтелә, мәсәлән, Төньяк-Осетия Аланиядә табигать һәйкәлләрен саклау турында махсус карар кабул ителгән. Һәйкәлләр арасында сфагнум сазлыклары да телгә алына[6].

Башкортстанда торф сазлыкларын саклау үзгәртү

Башкортстанда 2018 елда аңарча булган 164 кә өстәп тагын 15 яңа табигать паркы оештырылды - алар республиканың тугыз районында урнашкан торф сазлыклары мәйданнары. 2015 елдан республикада Берләшкән Милләтләр Оешмасының үсеш программалары чикләрендә торф сазлыклары саклау буенча гыйльми-тикшеренү эшләре алып барыла. Бу табигать объектлары урман-дала зонасында урнашкан, аларның тугызы Урал алдында (Авыргазы, Бишбүләк, Бөре, Илеш, Ишембай, Кушнаренко, Миякә районнары), алтысы - Урал аръягында (Әбҗәлил, Учалы районнары). Бу объектлар табигатне саклау чараларын кабул итүне таләп итә [7].

Флора үзгәртү

Сфагнум сазлыкларында үлән үсемлекләр һәм тәбәнәк куаклар үсә, бигрәк тә арчан сымактар гаиләсе еш очрый: мүк җиләге, ябай хамедафне , сазанак, зәңгәр көртмәле, шулай ук пурпур саррацения, бүлбеле аретуза (Arethusa bulbosa), росянка (Drosera), Carex oligosperma, мамыкбаш һәм башкалар[8].

Фауна үзгәртү

Сфагнум сазлыкларында фауна югарыда әйтелгән шарт аркасында бик ярлы, анда яшәгән төрләр арасында Pseudophryne corroboree һәм Pseudophryne pengilleyi[3] (австралия ялган бакасы) очрый. Аурупада алар юк.

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Сфагнум сазлыклары — БСЭ
  • Бердышев С. Н. Жизнь растений. Водоросл. Лишайник. Мхи / С. Н. Бердышев. — М.: Мир книги, 2002. — К. 5. — 192 с. — (Большая энциклопедия природы). — ISBN 5-8405-0312-6.
  • Абрамов И. И., Абрамова А. Л. Подкласс сагуновны, или санны (Sphagnidae) // Жизнь растений : в 6 к. / гл. ред. Ал. А. Федоров. — М.  : Просвещение, 1978. — К. 4 : Мхи. Планы. Хвощ. Папоротник. Голсемне растения / под ред. И. В. Грушевского и С. Г. Жилина. — С. 88-89. — 447 с. — 300 000 экз.
  • Торфяной мох // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона : в 86 к. (82 к. и 4 доп.). — СПб., 1890-1907.

Сылтамалар үзгәртү