Сукуһ (Индонезия телендә: Candi Sukuh, Калып:IPA-id) ул 15-енче гасыр Ява Һинд дине гыйбадәтханәсе (чанди), ул Лава Тавының көнбатыш авышлыгында 910 м биеклектә, Үзәк Ява һәм Көнчыгыш Ява провинцияләре арасында урнашкан.
Сукуһ гыйбадәтханәсенең төп темасы тууга кадәр тормыш һәм җенси белем бирү булып башка чандилардан аермалы хасиятләре бар. Аның төп һәйкәле гади пирамида структурасы булып тора, аның алдында рельефлар һәм потлар, яссы панцирьлы өч ташбаканы һәм пенисны тоткан ир кешене дә кертеп. Дүрт күкәй белән 1,82 м биеклектә гигант "Шишна", пенисны кисүне чагылдыра,[1] бу пот Индонезиянең Милли Музеена күчерелгән булган.

Сукуһ гыйбадәтханәсенең төп һәйкәле.

Килеп чыгышы үзгәртү

Сукуһ Лаву Тавының төньяк-көнбатыш авышлыгында 15-енче гасырда төзелгән берничә гыйбадәтханәләрнең берсе булып тора. Бу вакытка, Ява дине һәм сәнгате 8-енче - 10-ынчы гасырларда йогынты ясаган Һинд принципларыннан аерыла башлаган. Бу Явада 16-ынчы гасырда утрауның сарай яннары Исламга әверелгәнче гыйбадәтханә төзүнең әһәмиятле даирәсе булган. Шул чорның Ява церемонияләре һәм ышанулары язмалары булмау һәм гыйбадәтханәнең аерылып торуы сәбәпле бу борынгылыкларның әһәмиятлеген тарихчылар өчен интерпретацияләү катлаулы.[2]

Чанди Сукуһны нигезләүчесе ышануы буенча, Лаву Тавының авышлыгы бабаларга һәм табигать рухларына табыну өчен һәм муллылык культлары өчен изге урын булган.[3] Һәйкәл көнбатыш капкада хронограммада язылганча якынча 1437 елда төзелгән булган, ягъни даирә ахыр чорында (1293–1500) Маҗапаһит Патшалыгы хөкем сөрүе астында булган. Кайбер археологлар ышануы буенча нигезләүче Маҗапаһит төшүен ташлаган, бу ике аристократик йортлар арасында дошманлык булу ышануына нигезләнгән, бу патшалыкта эчке конфликтларның символы булып тора.[4]

1815 елда, 1811-1816 елларда Ява хөкемдары Сэр Томас Раффлз, гыйбадәтханәгә зиярәт кылган һәм аны начар шартта икәнен күргән.[5] Күп потлар җиргә төшерелгән булган һәм күп фигуралар башсыз ителгән булган. Раффлз шулай ук ике өлешкә бүленгән гигант лингганы тапкан, ул шуннан соң җилем белән янә төзекләрнедерелгән булган. Бу традицион мәдәниятнең вандализмы (аеруча статусларда кебек сексуальлек басылган урында) мөгаен Явага 16-ынчы гасыр Ислам бәреп керүе эффекты, ул гомумән барлык Ислам һәм монотеистик бәреп керүләрендә нигезләнгән.

Архитектура үзгәртү

 
Чанди Сукуһ керүенең идәнендә йони лингга рельефы.


Комплексның үзәк пирамидасы өч терасаның иң биегенең артында урнашкан. Башта, табынучылар комплекска көнбатыш яки астагы терасаның капка юлы аша кергәннәр. Капкадан сулда кешене ашаучы монстр, агачта кошлар, һәм эт кисеп ясалган сурәте, бу мөгаен безнең эраның 1437 елны күрсәтүче хронограмма, гыйбадәтханәнең изгеләштерү датасына охшаш. Идәндә рельефта ачык күренә торган җенси якынлык, анда пар итеп лингам бар, ул (фаллус) һәм йони белән чагылган, ул тәндә (вагина) белән чагылган. Урыннан берничә потларда гениталияләр сурәтләнгән, бу Ява классик һәйкәлләр арасында уникаль булып тора.
Сукуһ гыйбадәтханәсенең төп структурасы башка бүтән борынгы бина кебек түгел; ул Майя һәйкәле кебек киселгән пирамида һәм аның тирәли монолитлар һәм тырышып эшләнгән тормыштагы үлчәмнәрдәге фигуралар. Сукуһ гыйбадәтханәсе Һинду архитектурасы Васту Видья буенча түгел, чөнки ул Һинд дине зәгыйфьләнгәннән соң төзелгән булган. Гыйбадәтханәләр гадәттә турыпочмаклы яки квадрат формада, әмма Сукуһ өч тераса белән трапеция булып тора, бер тераса башкалардан биегрәк.[6] Таш баскычы пирамиданың алгы ягы аша түбәсенә кадәр менә. Һәйкәлнең уникаль формасы нәрсәне символлаштырырга тиеш икәне мәгълүм түгел. Бер фараз итү буенча ул тауны чагылдыра. Төп бина агач структураны тотып торганына шәһадәт юк. Аның түбәсеннән сакланып торган бердәнбер объект булып 1.82-метр лингга поты булган, ул язманы тоткан һәм хәзер Индонезиянең Милли Музеенда). Пот мөгаен кайчандыр баскыч аша платформада торган. The Лингга потының түбәдән аска кадәр багышланган язмасы булган, ул vein-ны чагылдырган, аннан соң 1440 елга тәңгәл хронограмма булган. Язма шулай дип тәрҗемә ителә "Ганга судһиның изгеләштерүе ... дөньяда чын ир булуның билелесе."[3] Reliefs of a Крис кыргычында рельефлар, сигез-нокталы Кояш һәм Ярымай потны бизиләр.
Төп һәйкәлнең стенасында тимерчеханәсендә сугыш корылы чүкүче ир һәм кеше тәненә һәм фил башына ия иң әһәмиятле Тантрик Илаһ биюче Ганешаның фигурасы рельефы бар. Һинду-Ява мифологиясендә тимерче металларны үзгәртергә генә түгел, ә шулай ук рухи трансценденциягә ия дип ышаныла.[5] Тимерчеләр үзләренең көчләрен ут Ходаеннан крис чүкү өчен алганнар. Һинду-Ява патшалыгы кайвакыт "крис"ка ия булу белән легитимизацияләнгә һәм көчкә ия була.

 
Җенес әгъзасын тоткан табигый үлчәмдәге гәүдәле ирнең башсыз фигурасы.


Чүкелгән рельефта таҗ белән фил башлы фигура Ганешаны сурәтли, бу Һинд динендә киртәләрне алып куючы Ходай. Шулай да, Ганеша фигурасы кайбер хасиятләре белән башка гадәти сурәтләрдән аерылып тора. Утыру урынына, Чанди Сукуһның рельефында Ганеша фигурасы биегән итеп күрсәтелә һәм аның аерым хасиятләре бар, шулар арасында күрсәтелгән гениталияләр, демоник физиономия, сәер бию позициясе, муенында тәсбих һәм кулында кечкенә хайван, мөгаен, эт. Чанди Сукуһта Ганеша рельефы Таранатһа тарафыннан язылган Тибет Буддачылыгында Ваджраяна ритуалы белән охшаш.[5] Тантрик ритуал берничә фигура белән ассоциацияләнә, шуларның берсе "Этләр Патшасы" дип тасвирлана (Санскрит телендә: Кукраджа), ул көндез өйрәнчекләрен өйрәткән, һәм төнлә соңгы юлга озату урынында Ганачакраны башкарган.

 
Барельефда сәхнәдә металл чүкүче тимерче буларак Бхима, үзәктә Ганеша, уңда өрдерткеч трубка ул мехларга һава өрдертә.


Чанди Сукуһта башка потларга үзенең пенисын тотучы тормыштагы үлчәмнәрдә фигура һәм өч яссы панцирьлы ташбакалар. Ике зур ташбака потлары пирамида керүен саклыйлар һәм өченчесе һәйкәл алдында берникадәр арада урнашкан. Аларның бөтенесенең башлары көнбатышка күрсәтә һәм аларның яссы панцирьлары чистару ритуаллары һәм бабаларга табыну өчен алтарьны тәэмин итәләр.[3] Һинду риваятьләрендә ташбака Дөньяның нигезен яки тотып торуының символы булып тора һәм Вишнуның аватары булып тора, ягъни Курма; шулай ук Сөт Океанын карагыз.

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Error on call to Template:cite web: Parameters url and title must be specified.
  2. Miksic, John (1997). Oey, Eric. ed. Java Indonesia. Singapore: Periplus. p. 223. ISBN 962-593-244-5. 
  3. 3,0 3,1 3,2 Ann Rasmussen Kinney, Marijke J. Klokke and Lydia Kieven (2003). Worshiping Siva and Buddha: The Temple Art of East Java. University of Hawaii Press. ISBN 0-8248-2779-1. 
  4. Victor M Fic (2003). From Majapahit and Sukuh to Magawati Sukarnoputri: Continuity and change in pluralism of religion, culture and politics of Indonesia from the XV to the XXI century. New Delhi: Abhinav Publications. ISBN 81-7017-404-X. 
  5. 5,0 5,1 5,2 Stanley J. O'Connor (1985). «Metallurgy and Immortality at Caṇḍi Sukuh, Central Java». Indonesia 39: 53–70.
  6. Candi Sukuh, Candi Unik Berbentuk Trapesium (March 12, 2012). әлеге чыганактан 2013-04-24 архивланды. 2019-12-26 тикшерелгән.