Стәрлебаш районы татар авыллары

Стәрлебаш районы (рус. Стерлибашевский район, баш. Стәрлебаш районы) — Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан район.

Стәрлебаш районы

Районда барлыгы 69 авыл бар, шуларның 23-е татар авылы.[1][2]

Районда татар авыллары: Әмир, Бакча, Хәлекәй, Акчишмә, Сары Елга, Өчегән-Әсән, Бузат, Карамалы-Бузат, Гали-Бузат, Кече Бузат, Карагыш, Гөлем, Ибрай, Кызылъяр, Яшергән, Тәтер-Арслан, Айдарәле, Тормай, Яңгырчы, Куганакбаш, Стәрлебаш, Урман, Бакый. Кайбер шул татар авыллары халкы өлешчә башкортлар дип яздырылган.[3]

Әмир (Әмирдән бүленеп чыккан Бакча), Хәлекәй (аннан аерылып чыккан Акчишмә һәм Сары Елга), Өчегән-Әсән, Бузат (аннан аерылып чыккан Карамалы-Бузат, Гали-Бузат, Кече Бузат), Карагыш, Гөлем авылларында күбесенчә мишәрләр яши. Бирегә XVIII—XIX гасырларда күчеп килгәннәр, чыгышлары белән төмәннәр: Пенза, Тамбов, Сембер губерналарыннан.[4]

Ибрай (аннан бүленеп чыккан Кызылъяр), Яшергән, Тәтер-Арслан, Айдарәле, Тормай, Яңгырчы, Куганакбаш, Стәрлебаш, Урман, Бакый авылларында күберәк казан татарлары яши.

Ибрай, Кызылъяр, Айдарәле, Яшергән авылларын каргалы сәүдә татарлары нигезләгән, шул ук вакытта Стәрлебаш авылына казан татарлары белән бергә мишәрләр дә, каргалы татарлары да килеп утырган.

Казан татарлары авылларында татар теленең минзәлә сөйләшенең бәләбәй урынчылыгы таралган,[5] минзәлә сөйләшенең үзенчәлекләре юкка чыккан диярлек, татар әдәби теле өчен хас вариантлар өстенлек итә, шул ук вакытта стәрлетамак сөйләше йогынтысы бар.[6] Мишәр авылларында стәрлетамак сөйләше таралган.[7]

Юкка чыккан татар авыллары: Сөлекле Күл, Ирекле.[8]

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Онлайн — энциклопедия Tatarica
  2. Башкирская энциклопедия. Населённые пункты. Стерлибашевский район.
  3. База данных «Этно-языковой состав населённых пунктов России. Перепись 2010 года».
  4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 1 нче кисәк. — Казан, 2019. — 440 б. — (Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән; егерменче китап).
  5. Булатова М. Р. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект / М. Р. Булатова. — Казань: ИЯЛИ, 2021. — 136 с. ISBN 978-5-93091-325-5
  6. Рамазанова Д. Б. К вопросу о формировании белебеевского подговора мензелинского говора татарского языка // Исследования по исторической диалектологии татарского языка. Казань, 1979. С. 4-43.
  7. Булатова М. Р. К этнолингвистической характеристике татарских говоров ареала «Юг Башкортостана» // Тюркская филология в XXI веке: проблемы и перспективы: сб. материалов Всерос. науч-практ. конф. с международным участием. Стерлитамак: Стерлитамакский филиал БашГУ, 2014. С. 19-25* Әхмәтҗанов М. И. Идел-Урал буе татарларының этник тарихына карата фикерләр // Мирас, 2001. № 10. Б. 30-35.
  8. Башкирская АССР : административно-территориальное деление на 1 января 1969 года : [справочник / ред. А. И. Захаров]. — Изд. 5-е. — Уфа : Башкирское книжное издательство, 1969. — 429, [2] с. : табл. преим. — Алф. указ.: С. 133.