Стефан Мостафа Ясинский

Стефан Мостафа Ясинский (пол. Stefan Mustafa Jasiński, 1911 елның 18 феврале, Малявиче Гурне — 4 сентябрь, 2015 ел, Белосток) — Белосток мөселман дини җәмгыяте имамы, Крушиняндагы мөселман дини җәмгыятенең мактаулы имамы, Польшадагы мөселман җәмгыяте активисты, Польша Республикасы мөселманнары берлегенең шәригать мәсьәләләрендә киңәшчесе.[2]

Стефан Мостафа Ясинский
Туган 18 февраль 1911(1911-02-18)
Үлгән 4 сентябрь 2015(2015-09-04)[1] (104 яшь)
Белосток, Польша
Ватандашлыгы  Польша
Һөнәре имам

Биографиясе үзгәртү

Стефан Мостафа Ясинский 1911 елның 18 февралендә Польшаның Сокулка повятына караган Малявиче Гурне липка татарлары гаиләсендә туган. Бу чорда Польшада иң танылган мөселман исәпкә алучыларының берсе була. Беренче чиратта, динне өйрәнү буенча дәреслекләр яза, бер үк вакытта Соколкада татар балалары өчен катехизис пункты белән җитәкчелек итә.[3]

Башта Крушинян мәчетендә имам, 1990 еллардан Богоникида имам була, 2000 елдан яңадан Крушинянда, ә 2006 елдан Белостокта имам була. Белостокта яшәгән.

2015 елның 4 сентябрендә Белостокта вафат була. 6 сентябрьдә Боһоники татар зиратында җирләнгән.[4][5]

Бүләк һәм премияләре үзгәртү

2006 елда ул милли азчылыклар мәдәниятен популярлаштыруда һәм экуменик диалог буенча эшчәнлектә ирешкән уңышлары өчен алтын хач белән бүләкләнә. 2011 елда ул Польшада мөселман җәмгыяте эшчәнлегендә, диниара һәм мәдәниара диалогта күрсәткән казанышлары өчен "Яңарыш" кавалеры ордены белән бүләкләнә.[6]

Искәрмәләр үзгәртү