Степан Михляев

Советлар Берлеге Каһарманы

Степан Михляев (10 декабрь 1919 ел — 28 март 2001 ел) — Бөек Ватан сугышы яугире, артиллерия дивизионы командиры, майор. Мәгариф эшлеклесе. 1951-1983 елларда Дуван районының Дуван урта мәктәбе директоры. Советлар Союзы Герое (1944). РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы (1957).

Степан Михляев
Туган 10 декабрь 1919(1919-12-10)
Дуан[d], Дыван районы
Үлгән 28 март 2001(2001-03-28) (81 яшь)
Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Биографиясе үзгәртү

Степан Андреевич Михляев[1] 1919 елның 10 декабрендә Уфа губернасының Златоуст өязе[2] Дуван авылында крестьян гаиләсендә туган. Рус. 1942 елдан ВКП(б)/КПСС әгъзасы. Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлый (шул ук районда).

1939 елда Башкорт АССР Әлшәй районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армиягә чакырыла. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый.

1941 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында. Майор Степан Михляев Көнбатыш Буг, San, Висла елгаларын сугышып кичкәндә, «Сандомирский» исеме алган плацдарм өчен сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң майор С. А. Михляев — запаста. Туган авылына кайта. 1948 елда К.А.Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының [3] география факультетын тәмамлый, Дуван урта мәктәбе директоры булып эшли.

2001 елның 28 мартында вафат була.

Батырлыгы үзгәртү

«917-нче артиллерия полкының (1-нче Украина фронты 13-нче армия 350-нче укчылар дивизиясе) дивизион командиры майор Михляев Степан 1944 елның 18-24 июлендә дошманны эзәрлекләп барып, Көнбатыш Буг һәм Сан елгаларын сугышып аша чыга һәм Польшаның Сандомир каласыннан көньяктарак Висла елгасының көнчыгыш ярына килеп чыга. А. С. Михляев үзенең дивизионының орудиеләре уты белән укчылар подразделениеләренә дошманның су аша чыгу кирәк-яракларын басып алырга мөмкинлек тудыра. 1944 елның 29 июлендә Сандомир каласыннан 20 км көньяк-көнбатыштарак разведчикларның зур булмаган төркеме белән ике батареяны паромда Висла елгасының сул ярына чыгара.

Сандомирский плацдармында сугышта дивизионның кыю командиры дошманның сигез контратакасын кире кага».

1944 елның 23 сентябрендә СССР Югары Советы Президиумының указы белән, командованиенең хәрби заданиеләрен төгәл үтәгәне һәм шул ук вакытта күрсәткән батырлыклары һәм каһарманлыклары өчен, майор Михляев Степан Андреевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены белән «Алтын Йолдыз» медале (№ 4597) тапшырыла.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • Советлар Союзы Герое (1944)
  • «Алтын Йолдыз» медале, (23.09.1944).
  • Ленин ордены (23.09.1944).
  • Кызыл Байрак ордены (19.10.1943).
  • Кызыл Байрак ордены (03.06.1945).
  • Александр Невский ордены (31.03.1945).
  • 1-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (06.04.1985).
  • 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (17.01.1944).
  • Кызыл Йолдыз ордены (16.02.1943).
  • «Батырлык өчен» медале (13.09.1943).
  • «Хәрби хезмәтләре өчен» медале (28.08.1942).
  • Медальләр.
  • РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Михляев Степан Андреевич // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 9 декабрь 2018)
  • Михляев Степан Андреевич. «Герои страны» сайты.