Һерберт Спенсер

(Спенсер битеннән юнәлтелде)

Һе́рберт Спе́нсер (ингл. Herbert Spencer) — британ фәлсәфәчесе, социолог, идеалистик фәлсәфә вәкиле, эволюционизмга нигез салучыларның берсе, либерализм идеологы.

Һерберт Спенсер
Herbert Spencer
Туган телдә исем ингл. Herbert Spencer
Туган 27 апрель 1820(1820-04-27)[1][2][3][…] яки 28 апрель 1820(1820-04-28)[4]
Дерби, Англия
Үлгән 8 декабрь 1903(1903-12-08)[1][2][3][…] (83 яшь)
Брайтон, Англия
Күмү урыны Һайгейт зираты[d]
Ватандашлыгы  Бөекбритания һәм Ирландиянең берләшкән патшалыгы (1801-1922/1927)[d]
Һөнәре фәлсәфәче
Эш бирүче The Economist
Ата-ана

 Һерберт Спенсер
Herbert Spencer
Викиҗыентыкта

Дербида укытучы гаиләсендә туа. Кембриҗ университетында белем алудан баш тарта, фәннәрне үзлектән өйрәнә.

Спенсер фәлсәфәсе Кант, Юм, Шеллинг һәм Конт карашлары йогынтысында формалаша. Спенсер гомуми (уртак) эволюция теориясен тәкъдим итә. Бу теория күбрәк механистик характерда иҗат ителгән. Ул, материаль һәм рухи дөньяның төрле өлкәләрендә яшәгән (нәорганик материя, органик материя, әхлак, социаль тормыш өлкәләрендәге) предметларны һәм күренешләрне бер рәткә куеп барысы өчен дә «уртак» булган тигезлеккә бару тенденциясен исбатларга тырыша.

Спенсерның эволюция теориясе диалектика гыйлеме тарафыннан каралган һәм исбатланган теориядән күпкә аерыла. Спенсерның эволюция теориясе метафизик, механистик принципларга корылган, ул объектив дөньяның һәр өлкәсенә характерлы үзенчәлекләрне инкяр итә, шунлыктан аларның үзләренә генә хас булган тенденцияләрне ачудан ерак булып кала.

Танып белү теориясендә Спенсер Кант карашларын, аның агностик фикерләрен, «әйбернең асылы үзендә кала» формуласын нигезгә куярга тырыша.

Социология фәнендә галим органик мәктәпкә нигез салучы булып санала. Бу мәктәпнең төп карашлары механистик принципларга нигезләнгән. Җәмгыятьнең структурасын ул тере организм структурасына җәмгыять кануннарын органик материя кануннарына кайтарып калдыра.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. 1,0 1,1 Hugh Samuel Roger Elliot Spencer, Herbert // Dictionary of National Biography, second supplement / S. LeeLondon: Smith, Elder & Co., 1912.
  2. 2,0 2,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
  3. 3,0 3,1 Acton H. B. Encyclopædia Britannica
  4. Педагоги и психологи мира — 2012.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

үзгәртү

Моны да карагыз

үзгәртү