Тайчинов Солтан Нургали улы (27 ноябрь 1906 ел — 3 сентябрь 1982 ел) — галим-агроном, туфрак белгече. Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1948), профессор (1949). РСФСРның (1968) һәм Башкорт АССРның (1951) атказанган фән эшлеклесе. Хезмәт Кызыл Байрак (1966) һәм ике «Хөрмәт Билгесе» (1950, 1973) орденнары кавалеры.

Солтан Тайсинов
Туган 27 ноябрь 1906(1906-11-27)
Гайниямак, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 3 сентябрь 1982(1982-09-03) (75 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Самар дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе[d]
Һөнәре агроном
Эш бирүче Самар дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе[d], Башкорт дәүләт аграр университеты һәм Башкорт дәүләт университеты[1]
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Солтан Нургали улы Тайсинов 1906 елның 27 ноябрендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Гайниямак волосте (хәзер Башкортстан Республикасының Әлшәй районы) Гайниямак авылында туган.

Бала чагынан үк авыл тормышын яхшы белә, авыл хезмәтенә өйрәнгән була. Атасы Нургали Тайсинов патша армиясендә хезмәт итә, каптенармус була, унтер-офицер дәрәҗәсен ала[2].

1920 елда Солтан Тайсинов Бәләбәй татар-башкорт педагогия техникумына укырга керә. Шунда ул тәүге бүләккә — юкә чабатасына лаек була — аларны техникумның бакчасында тырыш хезмәт өчен ала[2].Башлангыч сыйныфлар укытучысы квалификациясен ала. Хезмәт эшчәнлеген хәзерге Миякә районының Җилдәр авылы мәктәбендә укытучы булып башлый.

Башкорт АССР-ның халык мәгарифе комитеты Солтан Тайсиновны 1926 елда Самар авыл хуҗалыгы институтына укырга җибәрә. 1930 елда, агрономия факультетын тәмамлагач, шунда ук гомуми җир эшкәртү кафедрасында ассистент булып эшли, аспирантурада укый. Аннары гомуми җир эшкәртү кафедрасында доцент һәм вакытлыча җитәкче вазифаларын башкара.

1933 елдан гомеренең ахырына кадәр Солтан Нургали улы Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында (хәзер Башкорт дәүләт аграр университеты) эшли. Ярты гасырга якын туфрак өйрәнү кафедрасының җитәкчесе була.

19491951 елларда институтның агрономия факультетын җитәкли. Туфрак географиясе һәм авыл хуҗалыгы нигезләре буенча лекцияләр укый. Бер үк вакытта 1939-1947 елларда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтында (хәзер Башкорт дәүләт университеты) укыта.

1937 елда Солтан Тайсинов корылык белән көрәш мәсьәләләре буенча эзләнү нәтиҗәләрен гомумиләштерә һәм К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Диссертация яклаганда бөек агрохимик, Советлар Союзы Фәннәр академиясе һәм Ленин исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы фәннәре академиясе академигы Дмитрий Николаевич Прянишников була. Ул яшь галимнең эшенә югары бәя бирә.

1933-1982 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында эшли. Ул җир эшкәртү һәм туфрак гыйлеме кафедрасының тәүге мөдире була.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Солтан Тайсинов Башкортстанда туфрак гыйлемен үстерүгә зур шактый зур өлеш кертә. Фәнни эшчәнлеге туфракны бонитировкалау, җирләрне сыйфат ягыннан бәяләүгә, туфрак эрозиясенә багышланган. Галим тарафыннан Башкортстан территориясен авыл хужалыгына ярашлы районнарга бүлү үткәрелгән, республиканың төрле авыл хуҗалыгы зоналары өчен туфракта тирән сөрү катламы булдыру системасы эшләнгән. Тайсинов җитәкчелегендә 1975 елда БАССР‑ның туфрак картасы һәм 1977 елда «БАССР авыл хуҗалыгы җирләренең сыйфат ягыннан бәясе (бонитировкасы)» картасы төзелгән.

Солтан Нургали улы 130 дан артык фәнни хезмәт авторы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • РСФСР‑ның атказанган фән эшлеклесе (1968)
  • Башкорт АССР-ның атказанган фән эшлеклесе (1951)
  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены (1966)
  • ике «Хөрмәт Билгесе» ордены (1950, 1973).

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү