Соломин-Смолин йорты
Соломин-Смолин йорты (икенче исеме: Укытучылар йорты) – Казан шәһәре үзәгендәге таш бина. Төп хуҗалары – В.Е. Соломин һәм В.Б. Смолин исеме белән аталып йөртә. Шәһәр архитектураы һәйкәле, Җөмһүрият күләмендәге әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре.[1] ХIХ гасыр ахырында эклектика стилендә корылган. Бауман урамы, 62 йорт, Астрономия урамы, 9 йорт кисешкән урам почмагында урнашкан.
архитектура һәйкәле | |
Соломин-Смолин йорты
| |
Шәһәр | Казан |
Лаихә авторы | В.П. Александров (архитектор)(1873), Ф.Р. Амлонг (1908)(архитектор) |
Төзелеш | 1857—1873 еллар |
Халәт | Калып:Культурное наследие РФ 4 |
[[:commons:Category: Solomin-Smolin House, Kazan Викиҗыентыкта|Соломин-Смолин йорты]] Викиҗыентыкта |
Тарих
үзгәртү1857 елда Зур Проломная урамында Казан җәмгыять банкы директоры, 2 нче гилдия сәүдәгәр Василий Ефим улы Соломин өчен салынган бина. 1873 елда архитектор В.П. Александров бинаны яңартып төзи, Астрономия урамындагы бинаны да кушып, зурайта.
1861-1874 елларда биредә шәһәрдә иң зур прәннек пешерү цехы урнаша. Еллык акча әйләнеше 27 мең сум тәшкил итә. Соңрак биредә Остерман кибетләре ачыла. 1908 елда «Урания» синематографы эшли. архитектор Ф.Р. Амлонг бинада төзелеш конторы тота. Ул ук В.В. Образцов (курчак театры режиссёры Сергей Образцовның нәсел башы) өчен «Chat noir» (тат. Кара мәче) миниатюралар театры ача.
Октябрь инкыйлабыннан соң «Яңа тормыш» эшчеләр клубы (1918), Зиновьев исемендәге клуб (1940), соңрак М. Горький исемендәге мәдәният йорты урнаша.
2001 елда «Казанның тарихи үзәген саклау федераль программасы» нигезендә[2] Профсоюзлар урамындагы синагога бинасыннан «Мәгариф хезмәткәрләре йорты» («Укытучылар йорты») күчерелә.
Архитектурасы
үзгәртүЭклектика стилендә салынган бина. Фасадтан чыгып торучы өлеше - ризалит (итал. risalita) бар. Барокко стилендә эшләнгән кәрниз, авыш түбә тәрәзәсе - люкарна (фр. lucarne, латинча «lux» («яктылык») сүзеннән) белән бизәлгән. Астрономическая урамына чыгучы фасадының уртасында бизәү колонналары - пилястралары һәм кәрниз өстендә парапет дивары – аттика бар. Балконы, түбәсендә чатыры булган йорт.
Әдәбият
үзгәртүЗолотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана.- Казан, 2001.- Т.2.- .146-149 бит
Тышкы сылтамалар
үзгәртүЙорт фотосурәте 2016 елның 3 ноябрь көнендә архивланган.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ постановление Главы администрации г. Казани от 03.02.1997 № 138
- ↑ Республика Татарстан, 152 сан, 01.08.2002(үле сылтама)
Казанның истәлекле урыннары | ||