Словакия президентын сайлаулар (2019)

Словакия президентын сайлаулар (словак. Voľba prezidenta Slovenskej republiky v roku 2019) — 2019 елның март аенда уза: 16 мартта сайлуларның беренче туры, 30 мартта икенче туры үткәрелә.

Зузана Чапутова
Марош Шефчович

Тарих үзгәртү

1999 елдан башлап, президент ачык яшерен тавыш бирү юлы белән 5 елга сайлана. Беренче турда кандидатларның берсе дә абсолют күпчелек тавышны җыймаса, икенче тур уздырыла.

Кандидат булу өчен сайлаучыларның 15 000 имзасын җыярга кирәк яки парламенттагы 150 әгъзадан 15 енең намзәтне яклавы таләп ителә.

2019 елның 31 гыйнварына 15 кандидат теркәлгән. Соңрак икесе сайлауда катнашудан баш тарткан.

Нәтиҗәләр үзгәртү

Беренче тур үзгәртү

Тавыш бирү хокукына ия булган сайлаучыларның 48.74% ы сайлауларның беренче турында катнаша. Икенче турга сайлаучыларның 40,57 % тавышын җыйган Зузана Чапутова һәм сайлаучыларның 18,66 % тавышын җыйган Марош Шефчович уза[1].

Икенче тур үзгәртү

Тавыш бирү хокукына ия булган сайлаучыларның 41,79% ы сайлауларда катнаша. Сайлаучыларның 58,40 % тавышын җыйган Зузана Чапутова җиңеп чыга. Марош Шефчович өчен сайлаучыларның 41,59 %ы тавыш биргән[2][3].

Словакия президентын сайлаулар (2019) нәтиҗәләре
Кандидатлар Фиркаләр Беренче тур Икенче тур
Тавышлар % Тавышлар %
Зузана Чапутова Прогрессив Словакия 870 415 40,57 1 056 582 58,40
Марош Шефчович бәйсез 400 379 18,66 752 403 41,59
Штефан Гарабин Милли коалиция 307 823 14,34
Мариан Котлеба Халык фиркасе — безнең Словакия 222 935 10,39
Франтишек Миклошко бәйсез 122 916 5,72
Бела Бугар Мост фиркасе 66 667 3,10
Милан Крайняк Без гаилә 59 464 2,77
Эдуард Хмеляр бәйсез 58 965 2,74
Мартин Данё бәйсез 11 146 0,51
Роберт Швец бәйсез 6567 0,30
Юрай Забойник бәйсез 6219 0,30
Иван Зузула Сеть (фирка) 3807 0,17
Богумила Таухманнова бәйсез 3535 0,16
Роберт Мистрик бәйсез 3318 0,15
Йожеф Менигарт Маҗар җәмгыяте фиркасе 1208 0,05
Саналган тавышлар 2 145 364 99,40 1 808 985 97,92
Яраксыз тавышлар 12 848 0,60 38 432 2,08
Барлыгы 2 158 859 100 1 847 417 100
Юклар 2 270 174 51,26 2 572 466 58,21
Катнашу 4 429 033 48,74 4 419 883 41,79

Искәрмәләр үзгәртү