Сидек куыгы, сидек капчыгы (vesica urinaria) - бөерләрдән сидек юллары буйлап килгән сыекча җыелу органы.

Сидек куыгы
Анатомик урнашуы оча куышлыгы[d][1]
Артериаль чыганак өске куык артериясе[d]
Веноз дренаж vesical venous plexus[d]
Анатомик структурасының үсеше urinary bladder development[d]
Нәрсәгә тоташа Сидек юлы һәм сидек чыгару юлы
NCI Thesaurus идентификаторы C12414
 Сидек куыгы Викиҗыентыкта
Сидек куыгы
Өлеш сидек системасы һәм түбән сидек тракты[d]
Урынлашу оча куышлыгы[d][1]
Кан килү өске куык артериясе[d]
Кан китү vesical venous plexus[d]
Идентификаторлар
TA A08.3.01.001
FMA 15900

·      Сыңар мускуллы куыш әгъза – сидекне туплый.

·      Зурлыгы, формасы һәм урнашуы сидек күләме һәм кешенең яшенә карап  үзгәрә.

·      Буш сидек куыгы кече оча чигендә тулысынча ята.

·      Сидек куыгында бар:

o  Куык очы (apex vesicae), өскә һәм алга юнәлә. Куык очы алгы корсак тышчасының арткы өслегенә яндаш, аннан кендеккә фиброз бау бара - урта кендек бәйләвече (lig. umbilicale medianum) – яралгының сидек юлы (urachus) калдыгы.

o  Куык гәүдәсе (corpus vesicae) - куыкның очы һәм төбе арасындагы урта өлеш.

o  Куык төбе (fundus vesicae) – аскы киң өлеш, аска  (ирләрдә простата, хатын-кызларда сидек-җенес диафрагмасы белән чикләшә) һәм артка (ирләрдә юан эчәккә, хаты-кызларда җиңсәгә) карый.

o  Куык муентыгы (cervix vesicae) - иң аскы тар өлеш, сидек чыгару юлына дәвам итә. Куык муентыгының аскы бүлегендә сидек чыгару юлының эчке тишеге (ostium urethrae internum) урнашкан.

Топография үзгәртү

·       Алгы тышча касык сифизына яндаш, аннан көпшәк клетчатка белән аерылган, ул куык алды аралыгы (spatium prevesicale) дип атала.

·       Арткы тышча ирләрдә туры эчәккә, орлык куыкларына һәм орлык чыгару юлларның ампуласына яндаш; хатын-кызларда аналыкның һәм җиңсәнең алгы тышчасына тия.

·      Кырый тышчалар арткы юлны күтәрүче мускул белән чикләшә.

 Сидек белән тулганда сидек куыгының өске өлеше касыктан өстәрәк күтәрелә һәм көчле тартылу нәтиҗәсендә кендеккә кадәр җитә ала. Шуңа күрә сидек куыгы тулып беткәндә аңа корсакның алгы тышчасы аша корсак ярысына җәрәхәт китермичә тишем ясап була.

 

Сидек куыгының тышчасы үзгәртү

·    Лайлалы катлау күчешле эпителий белән җәелгән. Анда лайлалы бизләр һәм лимфатик фолликуллар урнашкан.

·       Лайла асты нигезе

  • Буш сидек куыгында җыерчыклар ясый, куык тартылганда җыерчыклар юкка чыга.
  • Сидек куыгының бер өлешендә лайла асты нигезе юк (рәс. 3.10.) һәм анда лайлалы катлау мускуллы катлау белән кушылып үсеп, җыерчыклар ясамый, ул урын сидек куыгы өчпочмагы (trigonum vesicae) дип атала. Ул ике сидек юлы тишекләре (ostium ureteris) - өчпочмакның нигезе, һәм сидек чыгару юлының эчке тишеге (ostium ureteris internum) - өчпочмакның очы белән чикләнгән. Сидек юлы тишекләре арасында сидек юлы ара җыерчыгы (plica interureterica) уза.

 ·      Мускуллы катлау өч үрелеп үскән шома мускуллы җепсел катламыннан тора:

  • тышкы - буй җепселләр;
  • урта - циркуляр җепселләр, алар сидек чыгару юлының эчке тишеге янында ихтиярсыз сидек чыгару юлының эчке сфинктерын (m.sphincter vesicae internum) барлыкка китерә;
  • эчке - буй һәм аркылы җепселләр.

Бергә өч катлам сидекне этеп чыгаручы мускулны (m. detrusor vesicae) барлыкка  китерә.

·      Сүлле катлау куыкның арткы тышчасын һәм очын каплый. Сидек куыгының калган өслеген адвентиция каплый.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.