Сидек чыгару юлы
Сидек чыгару юлы | |
Лимфатик дренаж | внутренние подвздошные лимфатические узлы[d] |
---|---|
Артериаль чыганак | аскы сидек куыгы артериясе[d] |
Анатомик структурасының үсеше | сидек чыгару юлының үсеше[d] |
Нәрсәгә тоташа | Сидек куыгы |
NCI Thesaurus идентификаторы | C12417 |
Сидек чыгару юлы Викиҗыентыкта |
Сидек чыгару юлы | |
---|---|
Өлеш | сидек чыгару системасы һәм түбән сидек тракты[d] |
Кан килү | аскы сидек куыгы артериясе[d] |
Лимфа | внутренние подвздошные лимфатические узлы[d] |
Идентификаторлар | |
TA | A08.4.01.001F A08.5.01.001M |
FMA | 19667 |
Ирләрнең сидек чыгару юлы (urethra masculina)
үзгәртү· Ирләрнең сидек чыгару юлы – сидек куыгы чигендә урнашкан эчке тишек (бу урында ихтиярсыз сидек чыгару юлының эчке сфинктеры урнашкан, сидек куыгын кара), һәм җенси әгъза башында урнашкан тышкы тишек арасында урнашкан көпшә.
· Ирләрдә сидек чыгару юлы бәвел һәм сперманы чыгару өчен хезмәт итә.
· Сидек чыгару юлы төрле анатомик әйберләрдән үтеп, шуңа күрә анда өч өлеш аералар – простатик, ярылы һәм көпшәк.
Простата өлеше (pars prostatica)
· Ул беренче, сидек куыгына иң якын өлеш, простата аша үтә.
· Простата өлешенең арткы тышчасында сидек чыгару юлының сырты (crista urethralis) һәм батынкылыгы - простатик аналыкчасы (utriculus prostaticus) белән орлык таучыгы (colliculus seminalis) урнашкан
· Юлның бу өлешенә, арткы тышчасына орлык ташлап атучы юл һәм простата юлчыклары ачыла.
Ярылы өлеше (pars membranacea)
· Юлның бу буынтыгы простатаның очы һәм җенси әгъзаның тамыры арасында урнашкан.
· Ярылы өлеш сидек-җенес диафрагмасы (бот арасы кара) аша үтә һәм аркылы-буйлы ихтиярлы мускул бәйләме белән чолгап алынган – сидек чыгару юлының тышкы сфинктеры (m. sphincter urethrae externus).
· Бу өлеш иң кыска һәм тар, аның турында ирләрнең сидек куыгына катетеризация ясаганда истә тотарга кирәк.
Көпшәк өлеше (pars spongiosa)
· Бу өлеш җенси әгъза гәүдәсенең тукымасы белән урап алынган.
· Сидек чыгару юлы җенси әгъза тамыры һәм башы янында киңәя. Җенси әгъза башындагы киңәю каексыман чокырчык (fossa navicularis urethrae) дип атала.
· Көпшәк өлешенә (тамырга) бульбоуретраль биз юллары ачыла.
Ирләрнең сидек чыгару юлының тараюлары
· Сидек чыгару юлының эчке тишеге.
· Ярылы өлеш.
· Сидек чыгару юлының тышкы тишеге.
Ирләрнең сидек чыгару юлының киңәюләре
· Простата өлеше.
· Җенси әгъзаның тамыры.
· Каексыман чокырчык.
Сидек чыгару юлының лайласы
· Юлның лайласында уретраль бизләр (glandulae urethrales) урнашкан.
· Юлның алгы тышчасында күпсанлы чокырчыклар урнашкан – уретраль лакуналар (lacunae urethrales).
Сидек чыгару юл S-сыман бөгелгән. Җенси әгъзаны өскә күтәргәндә алгы бөгелеш турая һәм бер генә касык симфизына батынкылыгы белән караган бөгелеш кала. Әлеге ысулны урологиядә катетеризацияне башкарганда кулланалар
Хатын-кызларның сидек чыгару юлы (urethra feminina)
үзгәртү· Хатын-кызларның сидек чыгару юлы 3-4 см озынлыктагы көпшә, сидек куыгыннан сидек чыгару юлының эчке тишегеннән (ostium urethrae internum) башлана.
· Юлның арткы тышчасы җиңсәнең алгы тышчасы белән тыгыз бәйләнгән, юлның алдында касык симфизы урнашкан.
· Очадан чыкканда сидек чыгару юлы сидек-җенес диафрагмасын (бот арасы кара) тишеп чыга, анда ул аркылы-буйлы җепселле сидек чыгару юлының тышкы сфинктеры (m. sphincter urethrae externa) белән чолгап алынган.
· Сидек чыгару юлының тышкы тишеге (ostium urethrae externum) җиңсә бусагасына җиңсә тишегеннән алдарак һәм өстәрәк ачыла. Бу юлның тар урыны.
Хатын-кызларның сидек чыгару юлы тышчасы
· Лайлалы катлау буй җыерчаларын барлыкка китерә һәм анда уретраль бизләр (glandulae urethrales) бар.
· Көпшәкле катлау (лайла астында) анда тамырлы үрелмәләр урнашкан.
· Мускуллы катлауда ике катлам бар – тышкы әйләнмәле һәм эчке буй. Сидек чыгару юлының эчке тишеге тирәсендә әйләнмәле катлам калыная һәм ирексез сидек чыгару юлының эчке сфинктерын барлыкка китерә (сидек куышлыгы кара).
· Адвентиция.
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.