Сидек юлы (ureter) - бөерләрнең парлы чыгару юлы. Алар буйлап сидек бөер лаканчыкларыннан сидек куыгына килә. 

Сидек юлы
Артериаль чыганак өске куык артериясе[d]
Анатомик структурасының үсеше ureter development[d]
Нәрсәгә тоташа почечная лоханка[d] һәм Сидек куыгы
NCI Thesaurus идентификаторы C12416
 Сидек юлы Викиҗыентыкта
Сидек юлы
Өлеш сидек системасы һәм upper urinary tract[d]
Кан килү өске куык артериясе[d]
Идентификаторлар
TA A08.2.01.001
FMA 9704

·      Сидек юлы - якынча 30 см озынлыкта (хатын-кызларда 2-3 см кыскарак) һәм 4-7 мм диаметрлы бөер лаканчыгын сидек куыгы белән тоташтыручы көпшә.

·      Бөер лаканчыгы сидек юлына дәвам итеп, зур бил мускулының алгы өслегенә ятып, linea terminalis ка кадәр җитә (оча сөякләрен һәм аларның тоташмаларын кара) һәм аның аша бөгелеп кече оча куышлыгына эләгә. Кече очада сидек юлы сидек куыгы төбенә барып, кыек юнәлештә аның тышчасын тишә.

·      Сидек юлында урнашуы буенча аералар:

o  корсак өлеше (pars abdominalis) - корсак куышлыгында;

o  оча өлеше (pars pelvina) - кече очада;

o  тышча эче өлеше (pars intramuralis) - сидек куыгы тышчасында.

Топография үзгәртү

·      Сидек юлы алдында күкәй (күкәйлек) артериясе һәм венасы, париеталь корсак ярысы урнашкан.

·      Кече очада янбаш артерияләре һәм веналары алдында урнашкан.

·      Хатын-кызлар очасында сидек юлы күкәйлекнең ирекле кырые янында, аналыкның муентыгыннан латераль бара һәм җиңсә һәм сидек куыгы арасына үтеп керә.

·      Ирләр очасында сидек юлы орлык чыгару юлыннан алдарак тора.

Сидек юлының тараюы

Сидек юлында өч тараю бар:

·      лаканчык сидек юлына күчкән урында;

·      корсак өлеше оча өлешенә күчкән урында;

·       сидек куыгы тышчасыннан үткәндә.

Сидек юлының тышчасы үзгәртү

·      Лайлалы катлау күчемле эпителий белән капланган, анда лайла бизләре бар.

·      Мускуллы катлау

  • Ике катламнан тора - эчке буй һәм тышкы циркуляр. Ике катлам да сидек куыгы мускулатурасы белән бәйләнмәгән һәм сидекнең куыктан сидек юлына кире агуын тоткарлый.
  • Сидек юлы куыкка кушылган урында өченче (иң тыштагы, буй), куык мускулатурасы белән тыгыз бәйләнгән һәм сидекне куыкка ташлауда катнашучы мускуллы катлам барлыкка килә.

·       Адвентиция.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Кеше анатомиясе фәненнән студентларга мөстәкыйль эш өчен уку-методик ярдәмлек. 2 нче өлеше. Спланхнология. /А.П. Киясов, Ә.А. Гомерова, Л.А. Емелина һәм б.к. / Русчадан И. С. Хаҗиев тәрҗ. - Казан: КДМУ, 2013. - 126 бит.