Шыгай (Удмуртия)

(Сигаево битеннән юнәлтелде)

Шыгай (удм. Сигаево, рус. Сигаево) — Удмуртиядә урнашкан авыл, Сарапул районының административ үзәге.

Шыгай
Карта
Ил Россия
Республика Удмуртия
Муниципаль район Сарапул районы
Координатлар 56°25'12"тн, 53°46'4"кнч
Элеккеге исемнәр Сигаева
Халык саны 5 648 кеше
Сәгать кушагы UTC+4
Телефон коды +7 34147
Почта индексы 427990
Автомобиль коды 18

Халык саны — 5 648 кеше (2010).[1]

География үзгәртү

Шыгай Сарапулдан 6 километрга көньяктарак, Чулман елгасыннан 5 километрга көнбатыштарак урнашкан.

Тарих үзгәртү

Авыл атамасы Шыгай исемле татар кешесеннән килеп чыккан.[2]

Революциягә кадәр Шыгай Вятка губернасы Сарапул өязе составында булган.

1859 елдагы ревизия буенча, авылда 40 йорт һәм 280 кеше яшәгән.

1928 елда Шыгайда 518 кеше яшәгән.[3]

1991 елданСарапул районы үзәге.

Халык үзгәртү

2002[4] 2010[1]
5 845 5 648

Милли состав: руслар — 72,3%, арлар — 7,3%, татарлар — 7,2%, чирмешләр — 1,2%, башкортлар — 1,1%.[5]

Икътисад үзгәртү

«Спецтехтранс» ААҖ, Сарапул төзү-монтаж идарәсе, Сарапул дәүләт юл идарәсе, «Яңа юл» колхозы

Социаль инфраструктура үзгәртү

Мәктәп, мәктәп-балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар бакчасы, китапханә, хастаханә, клуб, «Факел» физкультура-сәламәтләндерү комплексы.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Численность населения УР(үле сылтама)
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2018-04-18, retrieved 2022-08-08 
  3. Список населённых пунктов Уральской области. — Свердловск: Издание Огротдела Уралоблисполкома, Уралстатуправления и окружных исполкомов, 1928. — Т. IX Сарапульский округ.
  4. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php
  5. Шыгай(үле сылтама)